- 12.08.2022
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казансу елгасы буйлап 40 минутлык сәяхәтләр башлана. Елга трамвае «Казан» гаилә үзәге яныннан 11:00, 12:00, 15:00, 16:00 17:00 сәгатьләрдә китәчәк һәм сәфәрдән соң шунда ук әйләнеп кайтачак. Сәяхәт вакытында пассажирларга Казансу елгасының тарихы турында сөйләячәкләр. Өлкәннәр өчен бер билет бәясе – 900, 7 яшькә кадәрге балаларга – бушлай, 7дән 14 яшькәчә балалар өчен 800 сум.
Комментарии