Жириновский урамы?

ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге Казан хакимиятеннән партия лидеры Владимир Жириновский хөрмәтенә шәһәр урамнарының берсенә яки скверына аның исемен бирүне сораган. «Казанда Жириновскийга истәлекле урын булырга тиеш! Ул ил өчен 30 ел эшләде һәм гомеренең яртысын Русиягә багышлады», – дигән ул мөрәҗәгатендә.

Комментарии