Озак көтәсе

Камал театрының яңа бинасын ачу аңа нигез салуның 120 еллыгына багышланырга мөмкин. Бу – 2026нчы елда дигән сүз. Хәзер объект буенча проект-тикшерү эшләренә техник бирем әзерләнә. Аерым алганда, бинаның төп залларын җентекләп планлаштыралар. Анда 600 тамашачыга исәпләнгән зал һәм 200 урынлы универсаль зал, көнчыгыш, камера һәм тагын берничә репетиция залы, шулай ук техник бина, склад һәм грим бүлмәләре булачак.

Комментарии