- 08.08.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
10нчы август көнне 18:00дә Казанда Кабан күле яр буенда татар егетләре биюен өйрәнү мастер классы була. Ул Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе. Аны профессиональ биючеләр уздыра. Иң яхшы биюче ир-атка түштамга да тапшырачаклар.
Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында) үтә. Керү ирекле.
Комментарии