- 07.11.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Русиядә бик хәтәр вирус йоктыруның тәүге очраклары теркәлгән. Яңа вирус «Гонконг гриппы» дип атала. Чир йоктыруның бер очрагы Орел өлкәсендә ачыкланган. Төмән өлкәсендә бер олы кеше һәм ике бала чирләгән. Гонконг гриппы 1968нче елда пәйда булган. Пандемия Көньяк-Көнчыгыш Азиядә башланып, бөтен дөнья күләмендә 1-4 млн чамасы кешене гүргә керткән. Чир билгеләре ОРВИ һәм коронавирусныкына охшаш: температура күтәрелә, коры ютәл барлыкка килә, томау төшә һәм баш авырта. Авыру билгеләре вирус йоктыруның 1-2нче көнендә пәйда була.
Комментарии