Бабай килә

15нче декабрьдә Казанга Кыш бабай поезды килә. «Русия тимер юллары» матбугат хезмәте хәбәренчә, поезд 5нче декабрьдә Бөек Устюгтан кузгалып, 36 шәһәрдә тукталыш ясарга тиеш. Поезд килергә 20 минут кала, Казанның Үзәк вокзалы һәм вокзал яны мәйданчыгында бәйрәм башланачак. Чарада катнашу өчен QR-код күрсәтү яки ПЦР-тест узу кирәк. Кыш бабай бездә 9 сәгать 25 минуттан кичке җидегә кадәр кунак булачак.

Комментарии