- 31.12.2022
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2022, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Ислам динендә чыршы бәйрәмен билгеләп үтүгә дәлил юк. Дәлил юк икән, димәк, без аны билгеләп үтәргә тиеш түгел». Биектау районында яшәүче вәгазь остасы, сәхифәбезнең даими кунагы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев сүзләре бу. Декабрь җитү белән халык арасында сүз кузгала: кемдер чын мөселман кешесе: «Яңа елны каршы алырга тиеш түгел, бу – гадәти көн», – дисә, икенчеләр: «Без еллар буена сакланып килгән йоланы гына саклыйбыз, бу диндә тыелмый», – ди. Ничә кеше, шуның кадәр фикер. Хәзрәтләрнең дә фикерләре төрле. Үзләрен тыңлыйк.
Зөфәр хәзрәт ТӘХАВИЕВ: «КОРБАН ЧАЛЫРГА АКЧА ЮК, ЯҢА ЕЛ ҮТКӘРЕРГӘ БАР»
– Динебездә чыршы бәйрәмен билгеләп үтүгә дәлил юк. Бу безнең халыкка хас бәйрәм түгел, шуңа күрә Яңа ел каршы алу – гөнаһ. Ләкин халык моны аңламый.
Ибраһим галәйһиссәләм үз кавеме табына торган потларны ваткан. Нәмруд патша әмере белән Ибраһим галәйһиссәләмне утта яндырырга булалар. Бик зур учак ягалар һәм Ибраһимны шунда аталар. Әмма утның уртасы бакчага әйләнеп, Ибраһим галәйһиссәләмгә бер зыян да килми. Ләкин бу тамашаны бар халык риза булып карап тора. Берәү дә аңа ярдәмгә ашыкмый. Ул бит – Аллаһның илчесе. Ул гөнаһ эшләмәгән, динебезгә каршы килә торган гамәл кылмаган. Без бүген дә бөтен хәрәмгә күнегеп, риза булып беттек. Аллаһ Тәгаләне ачуландыра торган гамәлне белмичә дә, белеп тә үтибез, чирканмыйбыз да. Аллаһ җәһәннәм утында яндырачагын уйламыйбыз. Мондый уттан сакланырга кирәк, ә без аңа якынлашабыз. Бәланең башы шул – дини гыйлем җитми.
Ибраһим галәйһиссәләм утта янганда, авызына су кабып, ут янына бер кечкенә бака килә. Тамаша кылган кешеләр аңа: «Булышырга барасыңмы әллә?» – диләр. «Әйе», – дип җавап бирә бака. «Син бит бер тамчы су белән утны җиңә алмыйсың», – дип көләләр бакадан. «Аның каравы, мин Кыямәт көнендә: «Шушы мизгелдә мин битараф калмадым, булдыра алганча ярдәм иттем», – диярмен».
Шайтан эшли, тәүлегенә 24 сәгать буе эшли. Аллаһ Тәгалә аны мәңге тәмуг утында яндырам, дигән. Шуңа күрә аның җәннәткә керергә өмете дә юк, ә бездә өмет бар әле. Аллаһ Тәгалә тыйганнардан, ширектән, гөнаһтан саклансак, безнең өмет бар.
Яңа ел үткәрүне мөселманнар хуплый. Бу бәйрәмгә айлар буе түгел, еллар буе әзерләнәләр. Хәрәм эшләргә акча да табалар. Корбан чалырга акчалары юк, ә Яңа ел өчен бар.
«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ: «ЯҢА ЕЛ – БАЛАЛАР БӘЙРӘМЕ»
– Без күп милләтле республикада яшибез. Яңа ел бәйрәме – христиан бәйрәме дигән сүз түгел, ул күбесенчә балалар бәйрәме. Ә балалар бергә яши, бергә үсә. Әгәр руслар кызы-улына: «Корбан бәйрәменә барма, ярамый, гөнаһлы буласың», – дисәләр, ничек кабул итәр идек?
Чит мөселман илләрендә Яңа елны үткәрәләр, балалар йөри. Яңа елны бәйрәм итмисең икән, нигә «сиңа ничә яшь» дигәч, яшеңне әйтәсең? Шул яңа елдан саныйсың бит. Һиҗри елдан санап, яшен әйткән кешеләрне бик сирәк күрәм. Туган көннәр барысы да Милади елында. Яңа ел бит ул узган елга нәтиҗә ясау – нинди галәмәтләр күрдең, Аллаһ ризалыгы өчен нәрсәләр эшләдең, кая бардың, күпме гөнаһлар кылдың, киләчәккә нинди хыял-максатларың бар.
Әйе, Ислам динендә ярамый, Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында булмаган, ләкин ул вакытта самолет, машина да булмаган. Бу бит яңалыклар! Яңа ел дини бәйрәм түгел. Аңа карап кына, йөрәгендә иман булган кеше, чыршыга табына башламаячак.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ: «БӘЙРӘМНӘН ТРАГЕДИЯ ЯСАМЫЙК»
– Ислам динендә Яңа ел дигән бәйрәм юк, ләкин андый традиция бар. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, тик бу фәкать безнең фикеребез. Кемдер бәйрәм итә икән, аны тыярга, гаепләргә кирәкми. Күп тапкыр әйткәнем бар: безнең авылның намазлы егетләре дә бәйрәм итә. Мин аларга сүз әйтмим, чөнки алар эчми һәм тартмый, гөнаһ кылмый, гайбәт сөйләп утырмый. Аңа карап, намаз хакында да онытмыйлар. Яңа ел – балалар бәйрәме. Ә без балаларыбызга дини тәрбияне кечкенәдән үк бирә башларга тиеш. Яңа ел бәйрәмен һәр бала да түземсезлек белән көтеп ала. Ә ник соң әле бәйрәмне дин белән бәйләмәскә? Намаз укымаган балаларга Кыш Бабай бүләк алып килми, диегез. Кыш Бабайга «Әминә елый үкереп»не түгел, «Әлхәм»не сөйләсеннәр. Ләкин Кыш Бабайны табыну объекты итеп күрмәсеннәр. Мондый гади әйберләрне алар үзләре дә үсә төшкәч аңларлар. Бәйрәмнән трагедия ясарга кирәкми.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии