Безнең үзебезнең дә бәйрәмнәребез күп

Безнең үзебезнең дә бәйрәмнәребез күп

Халык декабрьне «Яңа ел»га әзерлек белән үткәрә. Миңа Азнакай шәһәреннән армия сафларында бергә хезмәт иткән якын дустым Марат шалтыратып: «Хәзрәт, менә без татарлар, без мөселманнар Яңа ел бәйрәмен уздырырга тиешме?» – дип сорады. Дустыма бу турыда җентекләп аңлатып бирергә туры килде.

Без татар мөселман булгач, бу исемгә лаек булырга һәм Аллаһы Тәгалә безгә биргән бәйрәмнәрне генә бәйрәм итәргә тиеш: алар – Корбан гаете, Ураза гаете, Гарәфәт көне, атна саен ике гаеттән олы булган җомга көне, никах бәйрәме, бала туе, йорт туе. Бу бәйрәмнәр барысы да шәригать тарафыннан билгеләнгән. Без бу бәйрәмнәрдән разый, канәгать һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиеш. Күңелле була бит әгәр Аллаһ риза булган хәләл ризыклар белән тукланып, хәләл эчемлекләр эчеп, догалар кылып, Коръән укып, күп саваплар эшләп уздырган бәйрәм. Бу шәргый бәйрәмнәр безнең халыкның иманын куәтли, безне берләштерә, килештерә, саваплы итә, тормышыбызны бәрәкәтле итә, чөнки бу бәйрәмнәр барысы да Аллаһы Тәгаләне биргән нигъмәтләре өчен олуглау, мактау, шөкер итү өчен уздырыла. Ураза ае узгач, Гает бәйрәмендә уразаны исән-имин тотып, гөнаһларыбыздан пакьләнеп, Аллаһка якынаеп уздырырга мөмкинлек биргәне өчен Аллаһы Тәгаләне мактап тәкбирләр әйтәбез, бер-беребезне котлыйбыз, изге теләкләр телибез, кунакларга сый-хөрмәт күрсәтәбез. Ислам динендә башка бәйрәмнәр дә Аллаһы Тәгаләне (никахны уздырганга, корбан чала алганга, өй сала алганга һ.б. өчен) мактап, шөкерләр кылып үткәрелә.

Ә Яңа ел безнең өчен бәйрәмме? Аллаһы Тәгалә аны бәйрәм итәргә куштымы? Юк, кушмады. Бу көнне кешеләр Аллаһы Тәгаләне мактыйлармы? Ел буе яшәргә, Ул биргән барлык нигъмәтләрдән файдаланырга мөмкинлек биргән өчен кешеләр Аллаһы Тәгаләгә тәкбирләр әйтәләрме, Коръән укыталармы, сәдака бирәләрме, Корбан чалалармы? Юк… Кызганычка, бу көндә боларның берсе дә үтәлми. Киресенчә, кешеләр, Аллаһы Тәгаләне мактыйсы урынга, Кыш бабайны мактыйлар, Аллаһка тәкбирләр әйтәсе урынга, чыршы тирәли әйләнеп, чыршыны мактыйлар, хәрам ризыклар эчәләр, хатыннар ирләр белән бергә кушылып, ярымшәрә килеш бииләр һәм елның беренче секундларын хәрам эчемлек эчеп башлап җибәрәләр. Бик еш кына Яңа ел төнендә, кеше үтерү, көчләүләр, сугыш, җәнҗаллар аркасында, зыян күрүчеләр дә була: шулай үзебезне үзебез бәхетсезлеккә дучар итмибезме?! Кыскасы, бу «бәйрәм» халкыбыз өчен куркыныч бер афәт булып тора. Аллаһы Тәгалә шушы «бәйрәмнән» разый булырмы? Әлбәттә, юк. Фәхештән, гөнаһлардан, Үзе кушмаган бәйрәмнәрдән бер дә разый булмас. Аллаһның илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтте: «Кем дә булса кайсыдыр халыкка охшарга тырышса, ул кеше шул халык саныннан булыр». Ягъни мөселманнарга бүтән халыкларның бәйрәмнәрендә катнашуны тыйган. Берсендә мөселманнар, Мөхәммәд галәйһиссәлам янына килеп: «Мөшрикләрнең бәйрәмнәрендә катнашыйк әле», – дип сорадылар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Аллаһы биргән бәйрәмнәр сезгә җитмимени?» – дип аларны ачуланды. Шуңа күрә үзен мөселман дип санаган татар кешесе Аллаһы Тәгалә биргән бәйрәмнәрне тантаналы рәвештә Аллаһка мактаулар әйтеп, кешеләрне сыйлап, Коръән укытып, дога кылып уздырырга тиеш.

Шулай итеп, татар мөселман кешесе ел ахырында нәрсә эшләргә тиеш соң? Беренчедән: Йа Раббым Аллаһ, ел буе миңа ашарга-эчәргә мөмкинлек бирдең, аякларым белән йөрдем, кулларым белән тоттым, Син биргән чиста суларны эчтем, мөселман булып ошбу елымны яши алдым, шуңа мактыйм Сине, Сиңа шөкер кылам, дип дога кыла. Икенчедән: Йа Раббым Аллаһ, Син биргән нигъмәтләреңнән ел буе файдалануга карамастан, мин бәндәчелек белән бихисап гөнаһлар кылдым. Мине гафу итсәңче һәм тәүбәләремне кабул ит, дип, Аллаһыдан ярлыкау сорый. Өченчедән: Йа Раббым Аллаһ, киләсе елда үземә, туганнарыма, якыннарыма, милләтемә иман белән, Сиңа бер ялгызыңа гына гыйбадәт кылып, Ислам динендә иминлектә уздырырга насыйп итсәң иде, дип дога кыла.

Шулай дип дустыма аңлаткач: «Кара әле, хәзрәт, мин бит ялгышып, кешеләр эшли дип, өйгә чыршы алып кайткан идем. Ул чыршыны өйдән чыгарып атам болай булгач», – диде. Үзе дә, хатыны да бик зур рәхмәтләр әйтеп, теләкләр теләп калды. Бу сөйләшүдән соң үземә дә җиңел булып китте, чөнки быел, Аллаһның рәхмәте белән, бертуганымдай дустым Марат гаиләсе Яңа елны чын мөселманнарча каршылыйлар бит.

Барлык дин кардәшләремә, милләттәшләремә дә шушы ук сүзләрне әйтәсем килә. Динебез Ислам – Аллаһының зур рәхмәте, шушы зур бүләкне тормышыбызга кертик. Ислам диненнән булмаган фәхеш бәйрәмнәреннән ерак булыйк. Шулай эшләсәк, Аллаһы Тәгалә бездән разый булыр, гөнаһларыбызны ярлыкар, җәннәтләргә кертер, иншә Аллаһ.

Гомәр хәзрәт БАТЫРША,

Бөтентатар милли хәрәкәте имамы.

Комментарии