- 31.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №43 (25 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
80 яшемне узып киткәч, кулыма каләм алырга булдым әле.
4нче июль көнне «Таяну ноктасы» тапшыруын караганнан соң үземнең башыма килгән уйлар белән уртаклашасым килә.
Темасы: үлем төркемнәре тарафыннан яшьләрне үлемгә хәтле этәрү фактлары турында иде. Әйтәсе килгән сүземнең беренчесе: аны интернетка кем куйган, нишләп хөкүмәт тарафыннан контроль юк, нишләп ул кеше җавап тотмый. Икенче урында – балаларның әхлагы түбән булу. Күпме генә сөйләшсәк тә, иң беренче гаилә тәрбиясе тора. Баланың характеры формалашканчы, 5-6 яшькә кадәр, гаиләдә көчле әхлакый тәрбия кирәк. Ул тәрбияне ата-аналар бирә алмыйлар, ник дисәң, үзләре дә белмиләр. Мәчетле-мәдрәсәле авыл булса да, мәдрәсәгә китермиләр, чөнки үзләренә дә киләсе була. Шулай итеп, бала мәктәп яшенә җитә, мәктәп тәрбиясе ала башлый. Катлаулы программалар белән бала арый, дибез. Җитмәсә, ата-аналар балага төрле әйберләр күрсәтә торган телефон алып бирә, бала көне-төне шуны карый, барысын да дөрес дип кабул итә. Ата-ана бу вакыт эчендә дөнья куа, акча таба, бала белән сөйләшергә вакыт таба алмый. Бала бүтән тормыш белән яши, эш узган була, Аллаһы сакласын. Менә бу безнең җәмгыятьнең чынбарлыгы. Дин иреге килгәнгә 30 ел була инде, балаларга әхлакый тәрбия бирергә бик вакыт җиткән. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар: Ризаэтдин Фәрхетдиннең әхлак дәресләре, Сәйдә абыстай Аппакованың 3 китабы, Җәлил хәзрәт дәресләре үзләре генә ни тора.
«Таяну ноктасы»на төрле дәрәҗәдәге түрәләр: депутатлар, педагоглар, журналистлар, артистлар, дин әһелләре килә. Бәхәсләр көчле була. Тик анда әхлак темасы бик калкып чыкмый, дин әһелләренең сүзләре ишетелми кебек. Минем сүзем ялгыш булса, гафу итсеннәр. Профессор, фән кандидатлары, галим уйлап табучы исемнәренә лаек затлар (үзебезнең татарларыбыз) диннең бер читен генә ачып карасалар иде, тәрбия каян башланганны белерләр иде, бу бик тә кирәк.
Өченчесе – җәмгыятьтә катлауларга бүленү. Түрә балаларына барысы да: акча да, укырга теләсә кая керергә мөмкинчелек тә, чит илләргә сәяхәт һәм башка мөмкинчелекләр дә бар. Ә калганнар моны күрәләр, миңа барыбер, дип, төрле юлларга керергә мөмкиннәр, алар яклау урыны табабыз, дип беләләр, күпме шундый яшьләр юлдан язып әрәм булалар.
Дүртенчесе – ЕГЭ. Балаларны сак астында сынау бирдерү, аның анда ярты нервысы бетә, авыруга әйләнә. Яңалыклар, дип нәрсә генә кертмиләр. Безнең мәгариф системасы бик камил иде. Элекке татар галимнәре авылдан татарча укып китеп, фән галимнәре дәрәҗәсенә ирешкәннәр. ЕГЭны татарча бирдерү өчен безгә нәрсә җитми? Бу үзебездән тора дип уйлыйм. Бала үзенең хәленнән килгән хәтле генә укысын, белем алсын, сәләтенә күрә булсын. Бала яшьтән үк әхлаклы, тәрбияле, ата-аналарны, әби-бабайларны хөрмәт итүче, эш яратучы булып үссә, аның киләчәге өметле булып, үзе бәхетле булачак.
Моның өчен ата-аналар, укытучылар, җәмгыять бергә булырга тиеш. Шул вакытта гына җәмгыятебез тыныч булыр, Алла боерса.
Хаҗия Ркоя абыстай ХИСАМИЕВА,
Тәтеш районы, Келәш авылы

Комментарии