Мактанмагыз!

Динебезне алга җибәрү буенча бик зур эшләр башкарыла. Яшьләр хәзер кайларга гына барып укымый. Аларга юл ачык! Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин республика күләмендәге дәүләт эшләрендә дә катнаша, халкыбызның дингә булган ышанычын акларга тырыша.

Хәзер хаҗ кылырга баручыларга да чикләүләр юк. Бер әбинең абыйсының хаҗга барып, 5 ел йөреп кайтканы турында сөйләгәне истә. Бу сәфәре вакытында абзый көтү дә көткән, ялланып та эшләгән, хәер дә сорашкан. Ә хәзер кайберәүләр гәҗиткә үк хаҗга өчәр тапкыр бардым дип язып чыга. Шуның кадәр бардым дип мактанганчы, хаҗ сәфәрендә алган гыйлемнәрегезне башкаларга да таратсагыз, күпкә файдалырак булыр иде.

Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы,

Олы Елга авылы.

Комментарии