- 31.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №34 (1 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
26 август көнне беренче тапкыр Казанның нәкъ үзәге – Кремль каршында мөселманнарның авыз ачу мәҗлесенә җыелуы – рәсми булмаган тарихи бер дата булып калыр, мөгаен.
1552 елда Казан яуланып алынгач та, татарлар кирмән янында түгел, хәтта үзенең киң җәннәттәй җирендә дини, милли йолаларын башкарудан рәсми рәвештә мәхрүм кала. Татарстан мөфтияте, Татарстан Президент Аппараты һәм Казан мэриясе тарафыннан оештырылган авыз ачу мәҗлесенә меңләп халык җыелды. Шулай ук, баштарак бу чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелгән иде, I республика ифтарына Президент килмәде.
Казанны руслардан яклаган иң олуг шәһитләрнең берсе Кол Шәриф исемен йөрткән мәчеткә аяк атлау белән татарларны Болгар җыены, яки Хәтер көненә җыелгандагы кебек, ниндидер рух биләп алган иде. Халыкның йөзендә нур бөркелә. Шундук каршыма «Мөслимә» хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә абыстай Әдиятуллина очрый. Сәламләшүдән соң, яшен тизлегедәй:
– Энем, беләсеңме, бүген мин иң бәхетле кеше, – дип, шатлыгын кая куярга белмичә сөйли Әлмирә апа. Аннан җитдиләнеп дәвам итә – Кремльдә, Кол Шәриф мәчетен салуга керешүләрен күргәч тә, мин шушында төрле дини, милли мәҗлесләр оештырылуны теләгән идем. Аның урынына заманында сыра сата башладылар, аның артыннан йөреп, Президентларга җитеп, тыюга ирешкәч, «Тынычлык яратылышы» («Сотворение мира» – Кол Шәриф мәчете каршында үткәрелүче рок-фестиваль) дип, шайтан туе үткәрә башладылар. Аңа каршы чыгып караучылар булса да, файдасы булмады. Ләкин минем күптәнге хыялым тормышка ашты! Аллаһыга шөкер, бездә дә бу урынның татар халкының милли һәм дини тарихы белән нык бәйле булуын аңлый башладылар. Дәүләт җитәкчеләренең «Меңьеллык мәйданы»нда ифтар оештыруы бик яхшы карар.
Хәер, бу мәҗлескә гадәти ифтар итеп кенә карамадылар. Нинди генә катламнан, даирәләрдән килмәсеннәр, халыкта ниндидер өмет чаткылары күзәтелә иде.Алдан ук әйтелгәнчә, мәҗлескә мохтаҗлардан алып, сәясәт, җәмәгать эшлеклеләренә кадәр чакырылган иде. Эшмәкәрләр, журналистлар, язучылар катнашты. Җитәкчелек тарафыннан биредә Татарстан вице-премьеры Зилә Вәлиева, кунаклардан Төркия һәм Иран консуллары килде.
– Әле берничә ел элек кенә татар мөселманнарының Казанның үзәк мәйданында авыз ачу мәҗлесенә җыелуын күзаллап та булмый иде. Без Аллаһы Тәгаләнең Рәхимлегенә, ифтарны оештыру фикерен күтәреп алган безнең президент Рөстәм Миңнехановка үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез, – дип башлады сүзен Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, ифтар алдыннан Кол Шәрифкә җыелган халыкка.
Чара иң элек Кол Шәриф мәчетендә, су белән авыз ачып, ахшам намазы уку белән башланып китсә, аннан халык мәчеттән чыгып, дәррәү тәкбир әйтеп, мең еллык мәйданында корылган чатырларга юл алды. Бу вакытта «Меңъеллык мәйданы»нда машина юлларын япканнар иде, ә тирә-юньдәге халык кызыксынып күзәтте.
Меңнән арткан халыкны пылау, башка тәгамьнәр белән сыйладылар. Өстәл артында утыручылар, бәлки, үзләрен Казанның нәкъ үзәгендә, кайчандыр дин өчен көрәш тоткан, аннан җирен югалткан урында авыз ачып утырам, дип уйламагандадыр. Моңа кадәр бу әле башка да килми иде. Бер яктан – шатлык, икенче яктан, кызганыч та. Иң мөһиме: оештыручылар Казан үзәгендә узачак ифтарның дәвамы киләсе елларда да көтелә, дип ышандырды һәм күбрәк чатырлар коруны вәгъдә итте.
Дөрес, Татарстан Президентының биредә катнаша алмавы халыкта кабынган утны бераз сүлпәнәйтте, чөнки гади мөселманнар да, җәмәгать эшлеклеләре дә, бу ифтар, түрәләрнең, гадәттәгечә, ярыша-ярыша дини мәҗлесләр үткәрә башлавына китерә торган үрнәк булыр дип уйлады. Үткән эшкә – салават, Рөстәм әфәнде халык белән авыз ачкан булса, бу – мөселманнарның аңа тагын да якынаюына китерер иде. I республика ифтары – ул Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә дә иң масштаблы чараларның берсе булды, дип белдерде белгечләр. Президентның мәҗлестә катнашуы, һичшиксез, аның үзенә уңай тәэсир итәр иде. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Русия ислам лидерлыгына омтылыш ясый бит әле, ә бу очракта Миңнехановның сүзе җитми калды, билгеле.
Шулай да, быел беренче тапкыр Татарстан Президенты гает намазында катнашты. Ул Mөфти Илдус Фәиз вәгазен тыңлады, гает намазын укыды. Бу инде икенче тарих, моңа кадәр Татарстан башлыкларының ислам диненең иң зур бәйрәменә килгәне булмады. Президентның рәсми төстә мәчеттә намаз укуы, әлбәттә, Татарстан һәм татар халкы тарихында зур роль уйнаячак.
Президент белән мәчеткә, шулай ук, Казан мэры башлыгы Илсур Метшин да килде. Аларны Мөфти Илдус Фәиз, Казан мөхтәсибе, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев каршылады.
Ахырдан, чәй табынында, Мөфти Президентка Татарстандагы дини эшчәнлек турында хисап тотты. Президент гает вакытында халыкка бер сүз белән дә мөрәҗәгать итмәде.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН, Саша ДОЛГОВ.
Комментарии