- 31.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №29 (26 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Тәкъва кешеләр өч дистәне кадерләделәр: мөхәррәм аеның беренче 10 көнен; рамазан аеның соңгы 10 көнен; зөлхиҗҗәнең беренче 10 көнен.
Корбан аеның көннәре үтте, быел инде 19нчы июльдән яңа ай – мөхәррәм ае башланды. Бу хиҗри белән 1445нче елның башы була, яңа ел башланып китә.
Мөселманнар, башка өммәтләр белән чагыштырганда, Яңа ел дигән бәйрәмне үткәрмиләр. Шулай да мөхәррәм аен ураза тотып, Гашура көнен (ул 28нче июльгә туры килә) олылап, күп изгелекләр кылып үткәрергә тырышалар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Рамазан уразасыннан соң уразаларның артыграгы – мөхәррәм аенда ураза тотмак».
Пәйгамбәребез (с.г.с) Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч, мөхәррәм аеның 10нчы көнендә яһүдләрнең ураза тотканын белде һәм алардан моның хикмәтен сорады. Яһүдләр: «Ул көндә Муса белән Бәни Исраилне Аллаһы Тәгалә фиргавен кавеменнән өстен кылды. Бәс, безләр ул Гашура көнендә ураза тотабыз, ул көнне олуглау йөзеннән!»
Пәйгамбәребез (с.г.с) әйтте: «Без Муса галәйһис-сәлләмгә сезгә караганда лаегракбыз», һәм Гашура көнендә ураза тотарга боерды. Мөселманнарга яһүдләр кебек бер көн генә түгел, ә башкачарак тотарга: ике яисә өч көн тотарга әмер ителде. Мәсәлән, быел: 27-28нче июльдә яки 28-29нчы июльдә, яки инде 27-28-29нчы июль көннәрендә ураза тоту саваплы. Гашура көнендә ураза тотучы әҗер-савапка ирешә. Пәйгамбәребез: «Гашура көнен уразада үткәрүче кешегә Аллаһы Тәгалә ун мең фәрештә, Гашура көнендә ураза тотучылар санынча савап, ун мең хаҗ, ун мең гомрә һәм ун мең шәһит савабын бирер», – диде.
Гашура көнен уразада үткәрүче нәкъ бер елны тулысынча уразада үткәргән шикелле әҗерле булыр. Гашура көненең уразасы ике еллык гөнаһларга кәффарәттер.
Бер кыйсса.
Гашура көнне бер әсир кяферләр әсирлегеннән кача. Кяферләр бу әсирне тоту максаты белән атларга атланып юлга чыгалар. Атлы җайдаклар тавышын ишеткәч, бу мөселман күккә карап: «Аллаһым! Бу мөбарәк көннең хакы өчен, мине бу дошманнардан коткарсаң иде!» – дип, гозерләп дога кыла, җайдаклар әсирнең эзенә төшә алмыйлар... Аллаһка шөкрана булып, бу көнне ул уразада үткәрә, авыз ачарга вакыт җиткәч, авыз ачарлык бер ризык та таба алмый... Йокыга китә, йоклаганда үзенә су эчергәнне күрә. Шуннан соң бу бәндәнең 20 ел буена ризык-суга ихтыяҗ күрмичә яшәгәне мәгълүмдер. («Әр-Рауд Әл-Фәикъ» китабыннан.)
Борынгы заманда Басра шәһәрендә бер бик бай кеше яшәгән. Ул һәр елның Гашура көнендә кардәшләрен туплап, иртәнге сәгатьләргә кадәр Коръән укып-укытып кичә үткәрә торган була. Ул көнне бу бай толларга-ятимнәргә, мескен-фәкыйрьләргә, мохтаҗларга тагын да илтифатлы, якын күреп ярдәм итә.
Аның күршесендә берәү яши. Бу кешенең аяклары йөрми торган бер кыз баласы була. Шулай бер елны кыз, атасына карап: «Әй, әткәем! Күрше абзыебыз бүген Коръән укый, кешеләр чакырып, тәсбих-зикер кылып үткәрә. Нинди кичә соң бу?» – дип гаҗәпсенеп сорый. Атасы: «И кызым! Бу көн – Гашура көнедер, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә бу көнне бик могтәбәр, хөрмәтле итеп күрә», – ди.
Соңрак барысы да йокларга яталар. Тик кыз баланың күзенә йокы керми. Бу кыз: «И Раббым! Бу кичә Синең каршыңда гаять могтәбәр икән. Шушы кичәнең хакы-хөрмәте өчен мине шушы хәлемнән коткарсана!» – дип ялварып, дога кыла. Сүзе бетәр-бетмәс, кызның аякларына көч керә... Иртә белән ата кеше кызының аякларында басып торганын, йөргәнен күреп, аптырап хәйран кала. «И кызым! Нәрсә булды?» – дип сорый. Кыз: «И әткәем! Мин Аллаһы Тәгаләгә бу көннең хакы-хөрмәте белән ялвардым. Шул вакыт Раббым үземә хәл кертте», – дип, кичен булган хәл турында сөйли...» (Әр-Рауд Әл-Фаикъ китабыннан.)
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөхәррәм аен, Гашура көнен матур гына үткәреп, хиҗри 1445нче елда яңадан-яңа уңышларга ирешеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып яшәргә насыйп булсын!
«Ислам» мәчете мәзине Сәет ГАЯЗОВ,
Дәрвишләр бистәсе
Комментарии