- 31.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №29 (26 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Ике миллиардка якын мөселман дөньясы көтеп алынган корбан гаетен дә үткәреп җибәрде. Мәчетләрдә Коръән укылды, йөрәкләргә үтеп керерлек вәгазьләр сөйләнде, халык тын да алмыйча тыңлады, хозурланды.
Коръән бит ул күңелгә шифа, рухка тәрбия, иман, дин яктылыгы, кешелеккә яшәү өчен өйрәтмә һәм ахирәткә әзерләнү өчен кулланма. Ул бит Аллаһы Тәгалә сүзләре. Аны тотар өчен генә дә тәнең ару-пакъ, күңелең саф булырга кирәк.
Швеция башкаласы Стокгольмда Корбан гаете көнне мәчет алдында бер адәм актыгы шул изге китапны яндыра, үзе Гыйрактан килгән килмешәк, бер вәхши.
Төркиядә 1999нчы елның 7нче ноябрендә моңарчы булмаган коточкыч җир тетрәү була, меңәрләгән кешенең гомере өзелә. Измит шәһәрендә АКШның хәрби-диңгез базасында зур бәйрәм (3 мең кешегә якын хәрби хезмәткәр катнаша) ярымшәрә хатыннар биюе белән башлана. Зур дәрәҗәле кунаклар күп була. Төрек генералы Коръән китертә һәм бер мөселманнан укыта. «Аллаһы Тәгалә: «Коръәнне кыямәт көненә кадәр Үзем саклармын», дигән урынга җиткәч, бу тәкәббер генерал: «Кайда ул саклаучы, яклаучы?» – дип, Коръәнне укучы кулыннан тартып ала. Битләрен ерткалап, биюче хатын-кызлар аяк астына ташлый.
Коръән укучы, Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан куркып, мәҗлестән чыгып сыза. Күп тә үтми күз угын алырлык яктылык барлыкка килә, көчле шартлау яңгырый һәм тугыз баллы җир тетрәү башлана. Бу базаны бәйрәм кунаклары белән бергә, җир йота. Измиттә бер нәрсә дә калмый, кешеләрнең гәүдәләрен дә таба алмыйлар. Ә мәчет һәм мәдрәсә үз урынында кала, бернинди зыян да булмый.
Гитлер да китапларны бер урынга туплап (монда Коръән юк та әле) яндыртты. Үзен дә кислота белән яндырдылар.
Бу Гыйрак кешесе үзенең хәкиме булган Саддам Хөсәеннең үлем җәзасы алдыннан соңгы өмете, ышанычы булган Коръәнне укып, кулыннан да төшермәгәнен белмәдеме икән?
Коръән ул хакыйкать, хакыйкатьне яндырып та, үтереп тә булмый! Бу вәхшигә Аллаһы Тәгалә җәзасын бирмичә калдырмас, мөселманнар да мондый мыскыллауга түзә алмас! Мин дә бу шакшы гамәл кылучыга нәфрәтемне белдерәм.
«Ислам» мәчете мәзине Сәет ГАЯЗОВ,
Дәрвишләр бистәсе
Комментарии