Фәрештәләр саклар дисезме?

Машиналарның тәрәзәләрендә, гарәп хәрефләренә охшатып, «Аллаһ сакласын!» дип язылган сүзләр балкый. Машина хуҗалары боларны хәвеф-хәтәр килмәсен дип элә. Биш елга якын машина йөртүче Харис зарлана: «Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, күптән түгел дустым белән чәкештем! Маңгайга-маңгай. Машина жәл. Югыйсә тәрәзәгә «Аллаһ сакласын!» дип тә яздырткан идем, ә бит сакламады».

Шундый сүзләрне күп кеше авызыннан ишеткәнем бар. Ходай сакламаган, имеш… Башыңны-күзеңне акайтып, сәгатенә 180км тизлек белән чап та, шул ук вакытта фәрештәләрдән ярдәм көт. Булмый алай, җәмәгать. Башында акылы булган кеше болай фикер йөртми.

Куңенер (Мари Иле) борылышыннан шәһәр арасындагы юлдан сәгатенә 100-120 чакрым тизлек белән йөрсәң, фәрештәне түгел, әҗәлнең нәкъ үзен чалгысын кайрап торган рәвештә очратырсың. Мина кыры белән бер ул… Чат итеп машинада йөри белмәсәң, кагыйдәне бозсаң, бәрелүдән, капланудан бернинди фәрештә дә, могҗиза да йолып кала алмый. Моны күптән аңларга вакыт…

Шулай да юлларда йөрүчеләрне Аллаһ сакласын, хәвеф-хәтәрсез, исән-имин йөрсеннәр, әмин!!!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Комментарии