Шәүвәл аенда да ураза тотарга онытма!

Гыйбадәт кылу – безнең төп максатыбыз һәм бу бурычыбызны без, бигрәк тә, Рамазан аенда күбрәк үтәргә тырышабыз, чөнки бу айда изге гамәлләребезгә әҗер-саваплар арттырылып языла. Әйе, бу айда ураза тотабыз, Коръән укыйбыз, сәдакалар бирәбез, ифтар мәҗлесләре ясыйбыз яки ризыклар өләшәбез. Ә бу мөбарәк ай беткәч, никтер, игелекле гамәлләр кылуга салкынрак карый башлыйбыз. Без бит Аллаһыга Рамазан аенда гына гыйбадәт кылырга тиеш түгел, ә тулы ел буе Аллаһы ризалыгына омтылырга бурычлыбыз. Әмма ихлас мөселман кешесе Рамазан аенда гына Аллаһыга итагать итеп, ул ай беткәч, гыйбадәтен киметми, киресенчә, арттырырга омтыла. Әйтик, нәфел уразалар тота. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи уә сәлләм әйтте: «Кем Рамазан аен тотып бетереп аннан соң, Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр (ел буе ураза тоткан кебек әҗер-савапны алыр)» (Мөслим риваяте, 1164). Бу хәдисне укып дәлилләнгәч, инде безгә дә Рамазан аеннан соң да ураза тотарга омтылырга кирәк. «Әй, Рамазан ае бетте, җитәр инде», дип туктап калмасак иде.

Безне ураза тотарга омтылдыра торган тагын бер хәдисне китерәсем килә. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи уә сәлләм әйтте: «Кем Аллаһы ризалыгы өчен бер көн ураза тотса, Аллаһ аның йөзен бер елга җәһәннәм утыннан ерагайтыр» (Бохари риваяте, 2840). Беребезнең дә җәһәннәмгә керәсе килми, киресенчә, аннан ерак буласыбыз килә. Шуңа да бу дөньяда исән-сау, имин булганда безгә мәңгелек барасы урыныбызны бүгеннән үк кайгыртырга кирәк. Олуг ураза гыйбадәтен Рамазан аенда гына тотып чикләнмик, кардәшләр, ә көчебездән килгәнчә күбрәк нәфел уразалары тотарга, шулай ук, Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи уә сәлләм тотканча һәр айның һиҗри календаре буенча 13нче, 14нче, 15нче көннәрендә һәм һәр атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә дә ураза тотарга тырышырга кирәк. Һәрвакытта да Аллаһны зекер итеп, күңелләребезне Аллаһы белән генә бәйләп, Аңа гына гыйбадәт кылып яшәргә насыйп әйләсен иде. Әмиин!

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии