- 31.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №21 (28 май)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»тә чыккан «ГЫЙЛЕМЛЕДӘН ӨЙРӘНЕП ЯШИК!» дигән кайтаваз язмасын (2014, №9, 5 март) укыгач, минем дә үз фикеремне әйтәсем килде. Бу муллалар берсеннән-берсе уздырыйм дип яши бугай. Моны язган Харис бабай иң акыллысы, ахрысы. Аның тәкъдиме буенча, имеш, үлгән туганыңа дога ирештерәсең килсә, 500 сумнан да ким булмаган акчаңны мәчеткә илтеп, җомга көнне дога кылдыр, ягъни өчесе, җидесе, кырыгы көннәрендә мәчеткә акчалата сәдака бирергә, ди. Аңа өстәп, динсез кешеләрне җыеп ашатып, акча исраф итеп, файда урынына гөнаһ кына булырга мөмкин, ди. Шулай ук, намаз укымаган кешене кяфер дип атыйм, ди.
Бу бәндә – Аллаһның ярдәмчесе – урынбасарымыни? Бигрәк үз өстенә күп җаваплылык ала. Кешеләр өйләренә күршеләрен, туганнарын, якыннарын, балаларын, кода-кодагыйларын һәм мәетне соңгы юлга әзерләп озатышуда булышкан мәрхәмәтле кешеләрен җыеп, табын-аш-су әзерләп, Коръән укытып, дога кылдырып, хәерен өләшеп, алар таралышкач, үз күңелендә, йөрәгендә канәгатьләнү хисе кичерүне бөтенләй исеннән чыгарган бугай. Шул ук вакытта кеше үзенең яшәгән йортында, фатирында елына бер тапкыр булса да кунаклар җыеп, Коръән укытса, йорты чистарып, йорт фәрештәләре, йорт хуҗасы, йорт стеналары дога ишетеп калгач, анда яшәүчеләргә тынычлык иңеп, уңышлар килә, ризыгы арта дип бәялим мин. Өйдә уздырганда 500 генә чыкмый, ләкин аны чутлап, күпсенеп эшли торган гамәл түгел ул. Аны бары тик Аллаһ кабул итүе һәм гөнаһлардан арындырып, морадына ирештерүе мөһим. Аннары, намаз укымаган кешене динсез, кяфер ди. Болай бәя бирү аның бурычы түгел. Ул үзе дә бер гөнаһлы Аллаһ бәндәсе генә хәзергә, чөнки үлмәгән һәм сират күперен кичмәгән әле. Бер риваять исемдә: имеш, тау куышында япа-ялгызы бер дини карт яшәгән, бөтен кылган гамәле – намаз булган. Үләр вакыты җиткәч, шул картның уена килгән: бу дөньяда иң изге кеше мин генәдер, гайбәт сөйләмәдем, зина кылмадым, урламадым. Аллаһы Тәгалә, аның бу уен белеп, аны тәмугка ташлаган, чөнки ул Аллаһның вазифасын хәл итеп, аңардан узып, үзе хөкем чыгарган.
Мөселман халкын кяфер дияргә аның хакы юк – бөтен кеше мәчеткә йөреп бетә алмый, алар үзләре белгәнчә, Аллаһы белән әңгәмәдә яши. Бәлки, иң саваплылары да шушы «динсез-кяфер» дигәннәрегездер, монысын хәл итү – Аллаһ эше.
Хәерне мәчеткә китерегез дигәннән – Харис бабай, бәлки реклама өчен язгандыр, мәчеткә акча кирәк анысы, газ, җылылык, су өчен чыгымнар зур, аңлашыла, ләкин әлеге дә баягы акчаңны «сарыф» итеп, догасын алмагач, кешенең күңеле була микән соң? Безнең мәчеткә илткән булды, аны салу өчен тартма куелган. Акчасын салып, анда утыручылардан дога кылуларын үтенгәч, кая салдың, шул дога кылсын, диде бер абзый бер ханымга. Дога кылынмады, ханым елап чыгып китте…
Өйдә укытканда, мәетләрнең исемнәрен язып бирүне сорыйлар, һәрберсенең исемен әйтеп, дога багышлыйлар, һәр килгән кеше хәер тарата – бик күркәм күренеш. Анда балалар да була, гөнаһсыз сабыйлар, сөенә бит алар. Кыскасы, һәркемнең үз эше – җаны теләгәнчә дога кылдырсын.
Иренгәннәр өйдә Коръән мәҗлесе җыюны авырсына, чыгымнары да куркыта, мәшәкатьләре дә бар, билгеле, әмма Аллаһы ризалыгы өчен багышлап, ният кылган гамәлгә Аллаһы үзе ярдәмен бирә, җиңел генә уздырып җибәрелә. Абыстайлар кайбер мәҗлесләрдә Коръән укыганда өчесе, җидесе, кырыгы дигән сүзләрне искә алмыйча гына, гап-гади Коръән мәҗлесе дип кенә укытырга кушалар. Мәетнең атна кич саен, бер елына кадәр, җаны үзенә багышлап Коръән укытуларын өмет итеп, өйгә кайтып йөргәнен искә алмыйлар.
Ни генә булмасын, без барыбыз да мөселман бәндәләре. Оҗмахсыз калмабыз, Аллаһы боерса, Аллаһыдан ышанып сорагыз. Иң яхшысы: кешене рәнҗетмәскә, ярдәмчел булып, изгелекләр-яхшылыклар эшләргә тырышып яшәргә кирәк, минемчә. Чөнки, көне-төне намаз укып та, Аллаһы кабул итмәсә, кеше күрми-белми дип, явызлыклар кылып, ялган сүз сөйләп, үз-үзеңне генә мактап, Аллаһыдан узып сөйләшсәң, барысы да җилгә очарга мөмкин. Ә юктан гына, бер изгелек кенә эшләгән кеше дә оҗмахлы булырга мөмкин. Шулай булгач, мөселман кардәшләр, өметсез яшәмик. Кешенең күңеле, эчке дөньясы чиста-саф булырга тиеш, булганына һәрчак шөкер итеп, сабыр итсәк, иншәАллаһ, барыбыз да оҗмах түрендә булырбыз әле.
Һәр нәрсә Аллаһның кушуы буенча, вакыты җиткәч эшләнә, бәндәдә акыл да шул чакта хасил була. Харис бабайга да участок милиционеры кебек, өй саен йөреп, ирексезләп, басым ясау, мәҗбүр итү урынсыздыр, бәлки. Болар бары тик минем шәхси фикер.
Вәсилә АРСЛАНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Син Аллаһның урынбасарымы?,
Комментарии