Иң күп этлекне татардан күрдем

Иң күп этлекне татардан күрдем

Аллаһ динен тотучылар өчен соңгы арада сынаулар күбәйде. Минем уйлавымча, бу сынаулар аша Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызның ныклыгын тикшерә. Кем чын, кем икейөзле икәнлекне танырга да ярдәм итә. Мин «Безнең гәҗит» һәм «Звезда Поволжья» газеталарына махсус языла башладым (әлегә кадәр үзебезнең «Туган як» газетасын гына ала идем). Һәм моңа бер дә үкенмим. Мөселман дөньясында нинди хәлләр булуын белеп торырга тиешмен дип саныйм. Һәрбер язманы укыганда, автор белән сөйләшәм, бәхәсләшәм һәм күңелемнән аларга җавап язам.

Әле бу язманы язарга этәргеч булып, Казан медицина көллиятендәге хәл турында укып борчылуым тора.

Мөслимә кызлар, бирешмәгез, нык торыгыз! Мөслимә сүзе үк Аллаһка буйсынучы икәнлекне аңлата, ә «татар» директорына түгел. Үз хокукыгызны яклап чыгыгыз! Без догада булырбыз, иншәАллаһ! 2003нче елда безгә паспортка яулык бәйләп төшү мәсьәләсендә имзалар җыярга туры килде, шәхсән үзем имзаларны авылымда да, эштә дә җыйдым. Һәм шунда күпләрнең ниндилекләрен таныдым. Татарлар, үзләрен мөселман дип санаучылар, кул куярга курыкты. Киемсез йөрергә ярый дип дәүләт кушса, куркуларыннан ялангач чыгарлар иде. Ә эшемдә рус ирләренә кадәр кул куйдылар, «Пусть лучше закрытыми ходят, а то так противно полураздетых видеть», – диделәр. Бу – ирләр сүзе, ә хатыннар аның саен шәрәләнә бара, алар чишенгән саен, иманнары кача.

Мин үзем дингә 1996нчы елда, 40 яшемдә килә башладым (сез миннән күпкә бәхетлерәк, яшьтән үк диндә), күпме гөнаһ эшләнгән, күпме тәүбәсез яшәлгән, авырудан башым чыкмады. Әле ярый Раббым ташламады, туры юлына күндерде. Дөрес, Аллаһны танып үстек, әти-әнием, әбиләрем намазлы кешеләр иде. Аллаһны тану бер, ә аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелу – икенче. Яулык ябып, намазлар укый башлагач, сынаулар тотынды инде… Монда аларны язуым түгел, шуны гына әйтәсем килә, иң күп авырлыкларны, этлекләрне татарлардан күрдем, эштә качып намаз укысам да, буш вакытларымда дини китаплар тоткаласам да «чактылар». Әлхәмдүлилләәһ, алардан түгел, бер Аллаһтан курку кирәк. Бүгенге көндә миңа беркем зыян сала алмый, Раббым теләмәсә. Пенсиягә киткәндә, директор: «Китмә, эшлә, ул тиеннәргә яшәргә авыр була бит», – дип нык үтенде (рус кешесе). «Җитәр, Аллаһ ташламасын», – дидем. Шөкер Аллаһ Раббым ташламый, ә сынаулар гел булып тора. Раббым иманнан аермасын! Һәммәбезгә дә Аллаһ сабырлык бирсен.

Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Иң күп этлекне татардан күрдем, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии