КӨН САНАУ –ХРИСТИАННАН

Зөбәйдә әбиебезнең «БЕЗДӘ АЛАЙ ТҮГЕЛ ЛӘ…» (№4, 30 гыйнвар, 2013 ел) язмасын укыгач язарга булдым. Дөрес, мин әле яшь кеше, намаз да укымыйм, әмма динне хөрмәт итәм, өйрәнәм. Әз-мәз беләм бугай. Мәетне мәңгелеккә озату, «өчесен», «җидесен», «кырыгын» укыту, сәдака тарату, ясин чыгу һәм башкалар хакында да бәхәсләр күп.

Безнең якларда мәетне соңгы юлына озату менә мондый тәртиптә бара: мәетне юып кәфенлиләр, Ясин сүрәсен укыйлар. Дөрес, мин алай укырга кушканны беркайда да тапмадым. Аннан мәетне ишегалдына алып чыгалар, халык җыела, мулла озак итеп Коръән сүрәләре, аятьләре укый. Укып бетергәч, йорт хуҗалары ирләр һәм хатын-кызларга аерып сәдәка тараталар. Зиратта мәетне җирләгәч, имам озаклап сүрә-аятьләр укыгач, хуҗа кешеләр һәм аларның туганнары тагын сәдака тарата. Ә миңа калса, мулла, мәет рухына багышлап, бер-ике дога укып, теләкләр теләсә, шул җитәдер. Ник дигәндә, зиратта намаз уку тыела, диләр. Ә Коръән сүрә-аятьләре уку, намаз уку кебектер, дип ишеткәнем бар. Аннан соң кабернең дүрт почмагына утырып, тагын укыйлар. Аларга хуҗа кеше сөлге тарата.

«Өчесе», «җидесе», «кырыгын»а килгәндә, ул гадәт һичшиксез безгә Христиан диненнән күчкән. Ислам саннарга бернинди әһәмият бирми, шулай булгач «өчесе», «җидесе», «кырыгы» түгел, ә Коръән уку, дога мәҗелесләре дисәк яхшырак булыр. Зөбәйдә әбиебез аны миннән яхшырак беләдер. Әгәр инде дингә шулай яңалык кертә торсак, йөз елдан ни булыр? Ә инде гореф-гадәткә килгәндә, безнең Коръән һәм хәдисләребез бар, шуларга таянырга һәм шулардан җавап эзләргә кирәк. Коръән ул никах, балага исем кушу мәҗлесләрендә укыла. Ниятләгәнсең икән, тарат рәхәтләнеп сәдәкаңны, һич югында муллага бир, чөнки ул укый, ниндидер көч түгә кебек. Аламы, юкмы – аның ихтыяры. Син җыйган мәҗлес, ашың, тәмле чәең – ул үзе яхшы гамәл, бер сәдәка бит инде.

Әйдәгез, җәмәгать, бүгеннән тотынып, «өчесе», «җидесе», «кырыгы» дип түгел, ә Коръән уку, дога мәҗелесе, дип әйтик. Чөнки шулай итеп үзебез дә чын мөселманнар булырбыз. Әгәр бу хакта Рамил хәзрәт язып чыкса, бу сорауга нокта куелыр иде.

Шәүкәт ГАЙНАНОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии