Хикмәтле аятьләр

Әгәр «Маидә» сүрәсенең 90-91 аятен игътибар белән укып, тирән анализ ясый белсәк, без үз тормышыбызны яхшы корып, исәнлегебезне дә саклый алыр идек һәм балаларыбыз да яшьли, бер-бер артлы гүр иясе булмас иделәр. Бу аятьләрдә әйтелә: «Әй иман китерүчеләр! Исерткеч эчемлекләр, комарлы уеннар, сыннарга табыну, ырымланган уклар белән шобага салу шайтан гамәлләредер һәм шакшылыктыр. Бу гамәлләрдән ерак торыгыз, бәлки бәхеткә ирешерсез. Дөреслектә исерткеч эчемлекләр һәм комарлы уеннар белән Шайтан арагызга дошманлык һәм үч орлыклары чәчәргә, Аллаһыны искә төшерүдән һәм намаздан биздерергә тели. Сез бу гамәлләрне кылудан туктамассызмы?» – дип.

Бу аятьләрне китереп аракының зыяны турында сөйләргә җыенмыйм, ул турыда күп яздылар һәм сөйләделәр инде. Аракы кешенең акылын алуы аркасында тыелган булуын да чамалыйбыз. Әмма хикмәт тирәндәрәк ята, җәмәгать.

Бүгенге медицина галимнәре әйтүенчә, кешенең эчке әгъзалары күпмедер дәрәҗәдә дә (), да, та эшләп чыгара. Бу матдәләр кешенең яшәеше өчен кирәк. Әгәр дә кешенең әгъзалары шул матдәләрне эшләп чыгарудан туктаса, аның сәламәтлеге нык какшый, ул хәтта үлеп китәргә дә мөмкин. Әгәр кеше спиртлы эчемлекләрне ешрак һәм күп күләмдә куллана башласа, эшләп чыгара торган әгъза үз эшчәнлеген туктата, чөнки ул болай да тышкы яктан күп керә, үзендә эшләп чыгаруның хасияте калмый.

Әйтик, СССР вакытында сәнәгать оешмалары – төрле җиһазлар һәм техника, ә колхозлар азык-төлек җитештерә иде. СССРны таркатып чикне ачтылар да сәүдәгәрләр арзан бәягә генә чит илләрдән товар ташый башлады һәм бездәге завод-фабрикалар, сәнәгать оешмалары һәм колхоз-совхозлар товар җитештерми башлады, чөнки аларны беркем дә алмый, ихтыяҗ калмады. Барысы да таркалды. Болар барысы да безнең күз алдында эшләнде. Без хәзер чит илдә эшләнгән арзан һәм сыйфатсыз, зыянлы азык-төлек алып ашарга мәҗбүр булып калдык.

Монда да нәкъ шулай, кеше әгъзасы да моңарчы үзенә кирәк кадәрле генә җитештергән алкогольне эшләп чыгарудан туктый да, хуҗасының кибет киштәләрендә тезелеп утырган шешәләрне алып кайтып, тышкы яктан салганын көтеп тора башлый. Бер сүз белән әйткәндә, кешенең әгъзалары тышкы алкогольгә бәйле булып кала. Ә алкоголь эшләп чыгаручы әгъза, заводлар кебек җимерелә, гамәлдән чыга. Ә хуҗасы, вакытында «коткаручы шешәгә» барып җитә алмаса, кәкрәеп җан-тәслим кыла. Никотин һәм наркотик белән дә шулай, әмма наркотикны кеше бер тапкыр кулланып карауга, организм үзе наркотик эшләп чыгарудан туктый һәм кеше шунда ук наркобәйле кешегә әйләнә.

Менә шулай илне таркатып, завод-фабрикаларны талап бетереп миллионнар, миллиардлар туплаган бәндәләр комарлы уеннар кертеп җибәрделәр. «Бер куллы бандитлар» исеме алган уен автоматларын хәтерлисездер. Шул автоматлар каршында ак яулыклы әбиләрнең дә сүгенә-сүгенә уйнап торуын күрергә насыйп булды. Кешеләр эшләп, хезмәт хакына гаиләсен тәэмин иткән завод-фабрикаларын тартып алгач, кесәсендә барлы-юклы акчасын шул кызыктырып торган автоматка салып баерга теләүчеләр барлыкка килде. Ягъни, «Чуртан балык кушуы, минем соравым буенча…», яисә «оча торган келәм»гә ия булу теләкләре зур булды. Җитмәсә, берәрсе килеп, күз алдында бик күп акча отып күрсәтеп китә, ә ул отучы шул автоматларга программа куючы егет була. Откан кешене күргәч, мескен үзенең өендәге әйберләрен сатып булса да уйнарга һәм баерга уйлый. Нәтиҗәдә, гаиләдә тавыш, сугыш-талаш, дошманлык барлыкка килә. Гаилә таркала. Нәкъ аятьтә әйтелгәнчә.

Комарлы (азартная игра) уен дигәннән, темадан читкә тайпылып, сүз уңаеннан шуны да әйтим әле: менә «Яңа гасыр» телеканалында «Башваткыч» уены ачып җибәрделәр. Бу бик яхшы, кешеләрнең хәтер сандыгында казынып, өлгерлекләрен сыный торган уен. Тик менә «Супер уен» дигәне инде комарлы уенга керә, чөнки, кеше үзенең сәләтен, белемен куеп эшләп алган бүләкне уенга (на конь) куйгач, ул шәригать кануннарына каршы килә. Инде татарлар өчен шундый «Башваткыч» кебек яхшы уен булдырылган икән, ул ахырына чаклы яхшы булып калырга, ягъни Аллаһының кушканына каршы килмәслек булса әйбәт булыр иде.

Инде нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап йөргән адәм баласы «ярдәм кулы» сузучы сектантлар кулына эләгә. Анда алар сыннарга да табыналар, аңа кәрт салып, башка ысуллар белән якты киләчәкләрен дә әйтеп бирәләр, тик «бәхеткә» ирешер өчен фатирыңны сатып менә шушы якты киләчәкне вәгъдә итүчеләр кулына акча бирү генә кирәк.

Инде урамга чыгып йөрергә яратмаучылар өчен Иблис үз хезмәтен өеңә кереп үти. Йолдызнамә кемгә кайчан бәхет елмаясын, кемнең кулына күп акча керәсен әйтеп тора. Шуны тыңлап утырган пенсионер әби-бабайлар: «Кайсы яклап миңа акча керер икән?» – дип уйланып утырганда ишеккә шалтыраталар да: «Без менә шәһәрнең социаль яклау бүлегеннән сезгә бүләк тапшырырга килдек», дип, әби-бабайларның үлемтеккә хәстәрләп куйган акчаларын да алып чыгып китәләр.

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Тәгалә бит: «…Сез бу гамәлләрне кылудан туктамассызмы?» – дип, иманыбызны арттырырга, төрле ялганчыларга һәм сихерчеләргә ышанудан туктарга чакыра. Өстә санап киткән гамәлләр бит бүген күз алдыбызда булып тора, ә һаман шул Иблис хезмәтчеләренә ышануны дәвам итәбез. Аларның мәкере нинди көчле булуына карагыз сез: нинди зур илне таркатып, зур-зур хәрби завод-фабрикаларны җимереп ташладылар. Күпме гаиләләрне таркатып, газиз булган кыз балаларыбызны юл буена фахишәлеккә чыгарып бастырдылар. Болар барысы да үзебезне һәм йөрәк җимешләребез булган балаларны Аллаһы Тәгалә кушканча тәрбия кыла белмәүдән килә. Күпме күз яше коябыз, ә Аллаһының Сүзенә колак салырга уйламыйбыз бит.

Коръәннең башка аятьләрен белмәгән сурәттә дә, шушы ике аятьне генә булса да тыңламаганга күрә, бүген җәмгыятебез нинди һәлакәткә бара. Инде кешеләр иманга килә күрмәсен, дигән уй белән ахырзаман көннәре билгеләп, ышанучан халыкны алдыйлар. Күзләренә карап артларына тибәләр бит… Ахырзаманның кайчан киләсен Аллаһы Тәгалә генә белә. Аның Пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган галәмәтләргә караганда, соңгы 50 елда гына әле дөнья бетмәячәк, тынычлап Аллаһыны зекер кылып, намазларыгызны укып, уразаларыгызны тотып, балаларыгызны Аллаһы кушканча тәрбияләп, Иблис хезмәтчеләреннән сакланган хәлдә, дөньяның матурлыгы белән хозурланып, һәрбер таңны күрергә насыйп булганы өчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтеп, Ахирәт көнендә җавап бирәселәребезне истән чыгармыйча имтиханнарга яхшы хәзерләнергә онытмыйк мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии