Әллә җитәме соң ахырзаман?!

Әллә җитәме соң ахырзаман?!

Соңгы арада күңелләрне тетрәндергеч, уйландыргыч хәлләр булып тора. Телевизорда барлык каналларда да диярлек Япониядәге җир тетрәү, радиация, халыкның күпләп кырылуы турында сүз барды. Тыңлап тәмам туеп бетсәк тә, күңелгә һаман да шул ахырзаман хакында уйлар килеп баса. Меңәрләгән уй башта бөтерелеп чигәләрне кыса башлый… Хәер, ерак йөрисе юк. Күптән түгел авылыбызда да тетрәндергеч вакыйга булды. Күңелне сафландырып, көч биреп, авылдашларыбызның иман байлыгын арттырып торучы дүрт мәчетнең берсен ялкын камап алды һәм күз ачып йомган арада көлгә әйләндерде. Халыкның телендә бер генә сүз: “Ә нигә мәчет? Нигә башка корылма: каралты-кура, мунча, келәт (Алла сакласын!) түгел?” Мондый уйланулар күңелгә шом сала. Бер минутта диярлек барлык авыл халкы бирегә җыелды. Картлар (бигрәк тә ак әбиләребез) әрнеп елады. Бабайлар үзара көрсенеп, моңсу уйларга чумды. Башкача мөмкин дә түгел, бу – кисәтү, ахырзаман билгеләренең берсе. Мәчетнең януын “кыска ялганыш аркасында” дип билгеләделәр. Бигрәк тә айлы манараның гөрселдәп җиргә төшүе йөрәккә тиде. Мәчеттән көйгән таш өеме генә утырып калды…

Мондый хәлнең булуы, әлбәттә, тикмәгә генә түгел. Ничәмә еллар иман байлыгы биргән мәчетебездән коры калу – зур фаҗига, билгеле. Гаеп нидә?! Әлбәттә, без башкаларга сылтарбыз, янәсе, дөнья гөнаһ белән тулган, кемдер нидер дөрес эшләмәгән… Иң беренче чиратта, үзебездән башларга кирәк. Яшьләр телендә нигә сүз саен сүгенү, дога юк? Нигә алар өлкән буын белән санлашмыйча, үзләренчә гомер кичерә, бик иртә “зур” юлга баса? Нигә ана сөтеннән аерылгач ук, хәмер татыйбыз?! Мәчеткә йөрүче яшьләр бик сирәк, аның каравы, һәр кич клуб тулы. Бүгенге белән генә яшәргә түгел, мәңгелекне уйларга кирәк. Гаеп читтә түгел, үзебездә… Иң беренче төзәлүне үзебездән башлау хәерле булачак!

P.S. Фаҗигадән соң бик күпләр стресс хәлендә. Иң мөһиме – ахыры хәерле булсын!

Алсу НУРГАТИНА.

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбе укучысы.

 

Комментарии