Ышанмагыз!

«Мин – мулланың тормышы…» (№42, 23 октябрь, 2013 ел) язмасына килгән кайтаваз.

«Безнең гәҗит»тә анонимнар аз булмады инде. Менә 23нче октябрь санындагы «Иманга юл» сәхифәсендә «Шамил бабай» язмасы да шундыйлардан дип саныйм. Ул исеменнән яза: «Айга өчәр мең сум кесәгә керә», – ди. Мин ышанып әйтәм: бу кеше түгел, аның мәчеттә дә булганы юк. Әгәр дә ул мәчеттә булган булса, белер иде: аны яктыртырга да кирәк, җылытырга да, ремонт эшләре дә җитәрлек була. Барлык акчаны кесәсенә салгач, боларына каян ала соң?! Авыл кешесе булуына да ышанмыйм. «8 мең сум пенсиягә ничек яшәргә?» – ди. Яшибез бит. Авыл кешесенең бакчасы бар, күпчелеге мал асрый. Зарланабыз, зарланабыз да: «Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, Аллага шөкер», – дип тынычланабыз. Безгә, карт кешегә, күп тә кирәк түгел бит. Зарланмаслык та түгел шул. 20 ел торган мәчетебезнең газын өзеп ташладылар да проект, килешү, тагын әллә нинди документлар ясарга кушалар. Мин, 84 яшьлек карт, шушы документларны ясау өчен Казанга бардым, Түбән Камага бардым, Зәй юлын таптаганны әйтмим дә инде. Шушыларга 100 меңгә якын акча китте! Иганәчеләребез юк, каян алырга бу акчаны?

Икенче яктан янгын сүндерүчеләр «буа». Агач конструкцияләрне янмый торган итеп буярга, сигнализация куярга, электр каршылыгын үлчәргә һәм башкаларына 70 меңләп сум кирәк. Кайдан алырга бу акчаларны? Түләргә акчабыз юк. Янгын сүндерүчеләр судка бирә. Күпме таптадым инде суд юлларын!

Бер мин генә түгел, барлык авыл имамнары шушы хәлдә. «Шамил бабай» муллалыкка чират дигән. Чиратта торучыларның берәрсен безнең авылга җибәрсеннәр. Мин аңа бик риза булып бирер идем бу вазифаны. Бездә «керәм» дип атлыгып торучылар юк.

Чират булгач, мәхәллә халкы, район мөхтәсибе нәрсә караган соң? Шушы чумарай, сәламәтлеге дә булмаган карттан да яхшырагын таба алмадылар микәнни?

«Мәдрәсә тәмамлаган бер кешедән җомганы алып баруны сораган идек тә: «Мулла итеп куйсагыз гына алып барам», – дип баш тартты», – дип язган. Бу кешенең җомга намазын мулла гына башкарырга тиеш икәнен белмәве гаҗәп түгел инде. Бу кешенең исеме бәлки чыннан да Шамилдыр. Эзләп кара, Самара өлкәсендә ничә Шамил бардыр!

Шушы ук биттәге икенче бер мәкалә «Муллалыкмы, муллыкмы?» дигәне дә шушы ук юнәлештә.

Муллаларны, динне мәсхәрәләү динсезлек чорында гадәти хәл инде. Хәзер дә мондый нәрсәләр килеп чыккалый шул. Нинди генә хәйләле ысуллар кулланмыйлар үзләренең пычрак эшләрен кылу өчен. Моңа бәлки ышанучылар да бардыр, ләкин мулла булган кеше моңа ышанмас.

Мин Зәй районы, Аксар авылы мәхәлләсе имамы. Үз сүзем өчен җавап бирәм. Мине табуы да авыр түгел. Моңа кадәр дә мәкаләләрем булгалады, һәрвакыт үз исемем белән яздым.

Салих хәзрәт ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

  Ышанмагыз!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии