Мәдрәсәдә андый «белем» юк

Мәдрәсәдә андый «белем» юк

«Мин – мулланың тормышы…» (№42, 23 октябрь, 2013 ел) язмасына килгән кайтаваз.

Газетаны укып барсам да, сезгә язарга уйламаган идем. Ләкин «Мин – мулланың тормышы», язмасын укыгач, язарга булдым. Ул Самара өлкәсеннән язган Шамил бабай бөтенләй дә түгел, ә кеше алдап йөрүче дип уйлыйм. Чөнки шундый сүзләр язган кеше була алмый. Аның «мөһим» кеше булып йөрүе диндә тәкәбберлек дип атала. Аллаһы сөбхәнә вә Тәгаләнең иң яратмаган нәрсәләренең берсе – тәкәбберлек. Ягъни үзеңне башкалардан өстен кую. Өч тиенлек акылың да булмагач, нигә кеше алдап, акча җыеп йөрисең? Аннан соң әрвахларның өчесен, җидесен, кырыгын үткәрүләр – бидгать гамәл, аны бабайлар ашап-эчеп, акча җыеп йөрү өчен үткәрәләр диелгән. Минемчә, мәҗлес җыеп, Коръән укытып, әрвахларның рухларына дога кылуның бернинди начарлыгы юктыр. Бу бервакытта да кушып эшләнми. Һәркемнең үзенең якыннарын җәннәтле итәсе килә. Аннан соң, Шамил бабай, мәдрәсәләрдә шәкертләрне гөнаһтан курыкмаска өйрәтәләр дигән, имеш урлап, аракы эчеп, зина кылып кеше үтереп йөрсәң дә, Аллаһка ышансаң, син мөселман буласың. Бабай акылыннан шаша башлаган ахрысы. Мәдрәсәләрдә дә, беркайда да Ислам дине мондый әшәкелекләргә өйрәтми. Моның булуы мөмкин түгел. Авылларда яшь, укып чыккан муллалар эшләми диләр. Дөрес, мәдрәсәләрдән бик күп шәкертләр укып чыгалар, ләкин, авылда булып эшләү өчен мөмкинлек кирәк. Ул бит өч тиен сәдака акчасына гына яши алмый. Иң беренче фатир кирәк, аннан соң хезмәт хакы түләргә, аның яшисе, гаиләсен тәэмин итәсе бар.

Ә авыл муллаларына хезмәт хакы түләнми. Алар Ходай ризалыгы өчен генә эшлиләр. Шуңа күрә яшь мулла авылга кайтса, иң беренче эш табарга кирәк. Ә хәзер авылда эш табып булмый. Икенчедән, теләсә-кайда эшләгән кеше мулла була алмый, аның вакыты булмый. Эшен ташлап дин эшенә китәргә, ягъни Шамил әйткәнчә «үз кәсебен» булдырырга вакыты җитми.

Менә шуңа күрә дә авылларда Аллаһы сөбханәкә вә Тәгаләне бар дип, бер дип белеп, иман китергән олы яшьтәге бабайлар, үз өсләренә зур җаваплылык алып, үзләренчә азмы-күпме гыйлем туплап, булдыра алганча укып, ата-бабаларыбыздан калган динебезне төгәл үтәп барырга тырышып һәм дә тапшырып калдырыр дип өметләнәбез.

Без сәдака өчен эшләмибез. Бервакытта да сәдака сорап йөргәнебез юк. Аллаһының биргәненә шөкер, пенсиябез җитәрлек, чөнки без сугыш чоры балалары. Вакытында көне-төне эшләдек. Кимендә 45әр ел хезмәт стажыбыз бар.

Ә мәчеткә, Аллаһыга шөкер, мәхәлләбез зур булмаса да сәдаканы китерәләр. Утка да түлибез, ремонт та ясыйбыз. Мәчетләрне бик матур тотабыз.

Билгеле инде хәзер муллаларны мыскыл итеп, төрлечә көлеп, «хәсрәт» дип атаучылар яки комсыз итеп язучылар бик күп. Менә арада шундый Шамил кебек яки Айдар Гайнетдин кебек динсез кешеләр язганны укып, кешеләр күңеленә ялгыш фикер салучы шайтаннар аркасында кайсы дин әһелләрен дә бер калыпка салалар. Әле тагын Апастан Фәрит абзый Юнысов муллаларны мыскыл итеп «Татарстан яшьләре» газетасына гел шигырьләр язып ята.

Имеш, элекке парторглар, авыл советы җитәкчеләре мулла булган. Булса, аның ни гаебе бар? Димәк башлары эшли. Дин белемен үзләштергәннәр, иманга килгәннәр. Күрәсең, ул эшне бөтен кеше дә башкара алмыйдыр. Алардан көлеп ятканчы, бәлки аларга ярдәм итәргә кирәктер. Чөнки дин булган урында әшәкелеккә урын юк. Юкса күпме яшьләребез ялгыш юлга кереп китеп, вакытсыз бакый дөньяга китеп баралар.

Инде Айдар Гайнетдин агайның «Муллалыкмы, муллыкмы?» (№42, 23 октябрь, 2013 ел) мәкаләсенә килсәк, ул да һаман шул сәдака җыеп байыйлар дип яза. Билгеле, бәлки бардыр сорап алучысы да, башкасы да, ләкин ни өчен берничә кеше аркасында бөтен дин әһелләрен дә пычратырга?! Бабасының бабасыннан мулла, җеназа укыр өчен, мунча бурасы һәм бозау алган имеш. Тагын 2 катлы йорт та сорамады микән?

Кеше ышандырмаслык сүзне, дөрес булса да, сөйләмә дигән әйтем бар безнең халыкта.

Инде Айдар әфәнде мөхтәсибләрне баеткан: 8 мең сум хезмәт хакы алалар, чит ил машинасында гына йөриләр имеш. Син абзый күктән төштеңме әллә? Безнең авылда һәр йортта 2-3 машина диярлек, күбесе иномарка. Ә аларның ул хезмәт хаклары, хәзерге заманда бензинга да җитми. Алар атнаның 2-3 көнен диния нәзарәтендә эш белән, калган көннәрен авыл мәчетләрендә йөреп, мәчетләрнең торышын һәм башка мәсьәләләр буенча эшлиләр.

Билгеле, һәр эшне дә кеше үзе эшләп карамаса, аны белми. Газетага теләсә ни язып яту ансатрак бит ул. Шушы үзлекләреннән белем өстәп, бар тормышларын, бар белемнәрен Ислам динен саклап калуга, аны киләчәк буыннарыбызга тапшырырга тырышып йөрүче мөхтәсибләребезгә, имамнарыбызга, бөтен дин әһелләренә пычрак атмыйча, үзегезгә дә Аллаһы Тәгаләдән куркып, барасы җирегезне бераз булса да уйлап дин юлына басаргадыр?

Дин юлында тырышып йөрүче барлык дип кардәшләребезгә, Аллаһы сөбхәнә вә Тәгалә саулык-сәламәтлек һәм дә сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

Мөнир ГАЙНЕТДИНОВ.

Кама тамагы районы, Кече Бортас имамы.

 

Комментарии