- 30.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №52 (30 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Кышның кырыс салкыннарына, шомлы гриппка, әледән-әле куркыныч фаҗигаләр булып торуга да карамастан, Русия халкы үзенең иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әзерләнә. Җир йөзендә Яңа ел бәйрәме үтеп кермәгән халыклар, илләр бар микән? Шулай да читләрнең гореф-гадәтеннән саклану йөзеннән, бу бәйрәмнән читләшүче илләр дә юк түгел.
Шундый халыкларның берсе – яһүдләрдер. Аларның руханилары, безнекеләрдән аермалы буларак, бу мәсьәләдә сәясәт саклыйм дип, “ярар инде”, “нишлисең инде”, “бәйрәм бит инде”, “аракысын эчмәсә, шунысына да рәхмәт” дип фәлсәфә таратмый. Рәсми сайтларына кереп карасаң, төрле илләрдән килгән мөрәҗәгатьләргә раввиннары: “Безнең өчен читләр бәйрәме – бәйрәм түгел!” дип кырт кисеп куя. Чит гадәтләрнең аеруча балалар күңеленә үтеп керүдән куркалар. Мөселман илләренә килгәндә, бу бәйрәмне кайберләрендә туристлар уздыра булса кирәк, чөнки җирле халык чит культураны ят күрә һәм андый чаралардан ерак булырга тырыша. Хәтта Европа йогынтысы белән шактый тәэсирләнгән Төркиянең дә Дини идарәсе ватандашларын бу бәйрәмдә катнашмаска чакырды һәм: “Бу бәйрәмнәргә киткән исраф, кеше сәламәтлегенә зыян салучы исерткеч куллануны дини һәм милли гадәтләребез белән туры китерү мөмкин түгел”, – дип белдерде.
Без дә бит мөселман өммәте, ни өчен соң татар ерак һәм якын күршеләреннән бөтен кирәген һәм кирәкмәгәнен дә, файдалысын һәм зыянлысын да, изгелеген һәм гөнаһын да сайланмыйча үзләштерәбез? Димәк, дини һәм милли үзаңыбыз бик түбән.
Бер көнне телевизордан халкыбызның бер күренекле җырчысы: “Бәләкәй чакта мин Кыш бабайга, чыннан да, ышана идем. Чөнки һәр елны өйдәге чыршы астындагы Кыш бабай кырыена әти япон датчигын куя торган булган. Шуңа да аның янына килеп утырсаң, чыршыдагы гирляндалар үзеннән-үзе кабына иде. Ничә яшькә кадәр ышанганмын икәнен хәтерләмим, ләкин хәзер дә Яңа ел алдыннан тылсым һәм могҗиза хисе күңелдә туа”, – диде.
Ата баласы күңелендә шушы бәйрәмгә карата мәхәббәтне менә ничек уята алган! Ә ник соң бүген без, мөселман ата-аналар, балаларыбызның нечкә күңелләрендә үзебезнең асыл бәйрәмнәребезгә карата шундый җылы хисләр тудыра алмыйбыз? Ә бит кайчандыр халкыбыз гаетне бәйрәм итә белгән. Фәкыйрьлек заманнарында кечкенә Габдулла күңелендә Корбан, Ураза гаетләре никадәр җылы хис калдырган. Тукай ул чакларын гел сагынып, хәтта үзенең шигырен багышлаган.
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:
Уйнамакчы булам сыйбъян белән бергә.
Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;
Бәлки, заманасында халкыбыз үзенең изге бәйрәмнәренә игътибарын киметкәч, Аллаһы күңелләргә башкалар бәйрәменә карата хөрмәт салгандыр. “Раббың биргән нигъмәтләрне изге юлда кулланмасаң, Ул аларны зыянлы юлга чыгартыр”, – дигән бит элеккеләр. Бәлки өстебезгә төшкән бу кыйбласызлык та кайчандыр булган кыйблабыз кадерен белмәвебез нәтиҗәседер? “Кая барсаң да, төртергә кирәк”, – дип зарланабыз, бәлки акчабызны изге юлга жәллибездер, шуңа да ул гөнаһ юлга шуадыр? Бер хәерчегә 100 сум бирсәк тә, күп күренә, кайвакыт Яңа елда, юбилейда, туганнар, дуслар белән җыелышып, затлы шәраб артында кәеф-сафа кору өчен ун меңе түгел, йөзе дә сизелми генә чыгып ычкына.
Болары бер хәл, әмма иң куркынычы – Яңа еллар, Кыш бабайлар безне янә мәҗүсилеккә тарта! Кыш бабай дигән персонаж хакында ru.wikipedia.org сайты менә ниләр яза: “Мороз (Морозко, Трескун, Студенец) – славянское божество, повелитель зимнего холода. Мороз – сын Мары-смерти и мудрого Велеса. Собирательный образ Деда Мороза построен по мотивам агиографииСвятого Николая, а также описаний древнеславянских божеств”. Күренгәнчә, “Дед Мороз” персонажы формалашуында борынгы славян мәҗүсиләренең поты һәм христианнар табынган “изге”се катнаша. Мороз дигән борынгы славян илаһәсе дистәләгән ел дәверендә әкренләп безнең балаларыбыз илаһәсенә дә әйләнде!
Балаларыбызны Аллаһыдан сорауга өйрәтәсе урынга, шул ялган персонаждан теләк теләргә, өметләнергә, аңа хатлар язып дога кылырга өйрәтәбез! “Һәр сабый дөньяга пакь күңел, саф иман белән килә, әмма ата-анасы аны чукындыра, аннан яһүд яки мәҗүси ясый”, – диелә бит хәдистә.
“Ышаныгыз Кыш бабайга. Һәм Яңа ел алдыннан изге теләкләрегезне теләгез. Чын күңелдән теләсәгез, алар, һичшиксез, тормышка ашачак!” – дип өйрәтә газеталар. Бер газета мисал итеп укучылардан берничә хат китерә. Балалар туганнарына сәламәтлек, илләргә иминлек, үзләренә телефон, ноутбук, сеңелләренә курчак, энеләренә машина сорый! Аллаһыдан түгел, ә христиан изгесе, славян поты, уйдырма персонаждан…
Җир өстенә меңләгән пәйгамбәр килеп, безне бер Аллаһыга кайтып, потларга табынудан тәүбә итәргә чакырды. Явыз Иван газиз Ватаныбызга килеп: “Ник сез безнеңчә яшәмисез, безнеңчә киенмисез, телегез дә безнеке түгел, бәйрәмнәрегез дә башка?” – дип, үз тәртибен урнаштыра башлагач та, газиз бабаларыбыз бирешергә теләмәде. Ә без, шул горур халыкның балалары, сөенә-сөенә Иван телендә сөйләшәбез, аларча киенәбез, алардан да арттырып эчәбез, бәйрәмнәрендә күңел ачабыз…
Бу адәм бер шовинист икән дип уйламагыз, русларга бер ачуым да юк, күршеләрем дә – руслар… Әмма газиз милләтем, үз халкым өчен борчылам. Ата-бабаларыбыздан мирас итеп килгән гореф-гадәтләребезне онытып, халкыбызның үз йөзен югалтсак, нәрсә дип җавап бирербез икән!?
Фатыйх ХӘБИБУЛЛИН,
Түбән Кама шәһәре.
Кыланмагыз!
Ул көнне бик күп Кыш бабайны күрдем. Әйе-әйе, 19 декабрьдә Чаллы шәһәренең “Азатлык” мәйданында төп чыршыны ачу тантанасында Кыш бабайлар парады үтте. Араларында ниндиләре генә юк иде!
Аңа чаклы Бөек Устюгтан Чаллыга килгән Кыш бабай райондагы чыршыларга җан өрде. Кичке сәгать 4тә Русиянең чып-чын Кыш бабае “Азатлык”тагы 33 метрлы чыршы утларын кабызды, аннан соң тәүге кышкы салют шартлады. Театраль тамаша вакытында Кыш Бабай Чаллыда үз варисын калдырды.
Ул көнне Кышның бертуганы – Суык бабай котырынды, төкерек җиргә төшмәслек иде. Боздан ясалган сыннарны, лабиринтларны карап кайтыйк дисәк, мәйдан иркен даладай буп-буш. Шугалакның бер почмагыннан икенчесенә алпан-тилпән шуу гына бераз кәефне күтәрде. Хәер, Суык бабайга бирешмәс өчен, кайнар чәй эчеп алдык.
Кайберәүләр мондый көннәрдә кесәләрен калынайта. “Ак батыр”дагы кайнар ризык, эчемлекләр, ялтыравыклы уенчыклар сату, фотога төшерү белән беррәттән “Тулпар” ат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр бала-чаганы ат һәм дөяләрдә йөртеп акча эшли. Хайваннарга атланып йөрү никадәр ләззәт бирсә, шулкадәр зыян китерә. Мин “Урманлы” тукталышы янында яшим. Атлар, дөяләрне мэриягә таба нәкъ менә шул юлдан йөртәләр. Аларның кәкәйләре ятып калган сукмактан бару әллә ничек, шәһәр җирендә үзеңне кыргый кеше кебек хис итәсең. Зыяны моның белән генә чикләнми. Былтыр Яңа ел кичәсендә кеше күңелен күргән дөя өстеннән биш яшьлек бала җиргә башы белән килеп төште. Әтисе шундук улы янына йөгереп килде, ә дөя караучысы “бәла” артыннан чапты.
Быел да хайваннарны җигәләр. Мәйданда халык бик күп. Кеше, тирә-ягына игътибар итмичә барган чакта, каршысына дөя килә, ди. Шул кешенең йөзен күрсәгез иде, шашкан көнгерә сыман ике-өч метрга читкә сикерә. Дөяне караучы хет бер сүз әйтсен иде, кая ул!
Күтәренке кәеф алыйм әле дип, бәла-казага тарырга мөмкин. Моның белән чагыштырганда, Суык бабай пүчтәк икән. Шуңа күрә кәефләнгәндә артыгын кыланып куймасак иде.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Яңа ел - бәйрәмме?,
Комментарии