Җәннәт – аналарның аяк астында

Җәннәт – аналарның аяк астында

Кешенең дөньяга килүенең хакыйкый-асыл сәбәбе – Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә. Ә инде табигый сәбәбе – атасы белән анасы. Шул сәбәпле, баланың тугач тәүге сүзе – «Әлхәмдүлиллаһ» була, ягъни Аллаһыга олылау булсын, дип әйтә ди. Аллаһы Тәгалә: «Шуның өчен яраттым да инде сине», – дип җавап кайтара ди. Бала Аллаһы Тәгаләне танып, иман, шәһадәт белән дөньяга килә. Аллаһыны таныган – гыйбадәттә була. Ә гыйбадәтләрнең олыларыннан берсе – ата-анага хөрмәт. «Исра» сүрәсенең 23-24нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Раббыгыз сезгә бары тик Аңа гыйбадәт кылырга һәм ата-аналарыгызга яхшы мөнәсәбәттә булуыгызны боерды. Әгәр дә аларның берсе яисә икесе дә картайса, аларга «Уф» дип тә әйтмә. Аларга тавышыңны күтәрмә, олылау белән дәш, кече күңеллелек канатларын җәй. «Раббым, аларга мәрхәмәтле бул, алар мине кече вакыттан тәрбияләделәр», – дип дога кыл».

Кешенең иң югары дәрәҗәсе – ул Аллаһыны – үзенең Раббысын тануы. Ә аның Кешегә үзен тануы кирәк. Үзен таныган – үзен кеше икәнен белгән Илаһны таныр! Аллаһы Тәгалә Адәм (г.с.)не балчыктан бар итеп, рухыннан рух өреп ярата. Һәрберебез ата-анадан туып, бу Аллаһыдан булган хикмәт икәнен, Рухыбыз – Аллаһының нигъмәте, җаныбыз Аллаһы Тәгаләдән булган бүләк булуын Җир йөзендә яшәгәндә онытмаска, гыйбадәттә вә зекердә булырга омтылырга тиешбез.

Дөньяга килүебезнең сәбәпчеләре булган әти-әниләребезгә хөрмәттә, ярдәмдә булу да безнең изге, иң олы бурычыбыз. Югарыда китерелгән аять белән Аллаһы Тәгалә ата-анасының дәрәҗәсен билгеләп, аларга кадер-хөрмәт балалары өстендәге бурыч булуын күрсәтә. Тормышта үзара мөнәсәбәтләрне тәгаенли. Әти-әни белән сөйләшкәндә исемнәре белән түгел, ә аларның телен хөрмәт итеп, әтием-әнием, дип дәшәргә кирәк (папа, мама дип түгел!). Газизләрең нинди генә хәлдә булсалар да, «Уф» та дип әйтмә, ди Аллаһы Тәгалә, чөнки әниең сине авырлык өстенә авырлык белән 9 ай күтәргән, әтиең шул вакытта сезне ризыкландырган, инде син дөньяга килгәч, шатланган. Ризыгың – әниеңнең күкрәк сөте, әтиеңнең нык кулы бишегең булган. Тәрбия биргәннәр, гыйлем биргәннәр, өс-башыңны караганнар, хәвеф-хәтәрдән саклаганнар. Бала чагында сине чиста итеп тотканнар, астыңны җыйганнар, төн йокыларын калдырып, сине караганнар. Авырсаң, шифасын тапканнар. Ялгышсаң, үгет-нәсыйхәт биргәннәр, догада булганнар. Инде үсеп җиткәч тә, сине балалары дип, күзалларыннан җибәрмиләр, хәтерләреннән чыгармыйлар. Аллаһы Тәгалә олылаган шул затлар безнең хөрмәткә лаек түгелме?

Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килеп: «Әниемә нинди хөрмәт күрсәтсәм, аның ризалыгына ирешермен дә, аның алдында булган бурычымны үтәрмен икән?» – дип сорый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр әниеңне кулыңа күтәргән килеш Мәдинәдән Мәккәгә барып, Хаҗ гыйбадәте үтәсәң дә, бу әниеңнең сине тапкандагы бер тулгагына да тормый», – ди. Ягъни әти-әни каршындагы бурычыбыз олы, алар безнең ахирәт сәгадәтебез, тормышта терәгебез. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хурлык, хурлык, хурлык – әниләре картаеп та, аларга кадер-хөрмәт күрсәтеп, үзләренә җәннәттә урын әзерләмәүчеләргә», – ди.

Бер егет әтисен бик хөрмәтләгән икән, картайгач, күтәреп йөргән, чиста-пакь тоткан, йомышын үтәгәндә дә җирәнмәгән. Шулай итеп гомер кичергәннәр. Бервакыт йокларга ятканда бу егет: «Мин әниемне дә карадым, әтиемне дә тәрбиялим, инде бурычымны үтәгәнмендер», – дип уйланып, йокыга киткән. Төшендә моңа: «Әлбәттә, син бурычыңны үтисең. Әти-әниең сине карагандай карыйсың. Аллаһ разый булсын. Ләкин аерма шунда: әти-әниең сине бакканда, сине пакь тотканда, асларыңны җыйганда, тәрбияләгәндә, бу эшкә бурыч дип карамадылар, шатлана-шатлана, дәвамлы булсын, тәүфыйклы булсын, миһербанлы-шәфкатьле булсын, дип, догада булдылар. Синең бу гамәлең – аларның догасы бәрабәре, Аллаһының сиңа булган рәхмәте. Шул ук вакытта бер аерма бар. Алар караганда дәвамлы булсын дип, ә син тизрәк бетсен иде, дигән уйдан арына алмыйсың», – дигән аваз килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Әти-әниеңнең баласы өчен кылган догасы кабул булмый калмас. Аллаһы Тәгаләгә кылынган дога бәрабәренә яши кешелек дөньясы. Дога – мөселманның калканы», – ди.

Әлкама исемле бик диндар кеше яшәгән. Бервакыт ул телсез калган, хәтта шәһадәт кәлимәсен дә әйтә алмаслык хәлгә килгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу егетнең әнисен чакыртып, аннан улы турында сөйләвен сорый. Әнисе исә:

– Йә Рәсүлаллаһ, Әлкама бик яхшы кеше, гыйбадәтен калдырмый, тик минем аңа бер шелтәм бар. Ул миңа караганда, хатынының ризалыгын алырга, күңелен күрергә тырыша. Аны якынрак күрә, аңа яхшырак мөнәсәбәттә, шуңа күңелем рәнҗи, – ди.

– Шуның өчен дә ул телсез калган, гафу ит син аны, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.).

– Йә Рәсүлаллаһ, – ди ана. – Ул мине рәнҗетте. Гафу итә алмыйм.

– Йә, Билал, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). – Учак як. Бу ана баласы белән риза түгел. Ананы рәнҗеткән Әлкаманы утка атыгыз!

– Йә Рәсүлаллаһ, – ди ана, – мондый җәза бирә күрмәгез. Ана йөрәге моңа түзмәячәк.

– Әй ана, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). – Тәмуг уты – учак утыннан зәһәррәк, күпкә көчлерәк. Әгәр дә ул сине рәнҗеткән икән, тәүбәгә килеп төзәлмәгән һәм син аны гафу итмәгәнсең икән, ана гыйбадәте дә, намазы да шәфкатьле булмас, ул җәһәннәмгә эләгер. Аны шунда күреп ничек түзәрсең?

Ана улын гафу итә. Улы тәүбәгә килә, шәһадәтен теленнән төшерми. Анадан олы кеше юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Хатын-кызны яратыгыз, чөнки ул – сезнең әниегез, сезнең балаларыгызның әнисе, сезнең кызыгыз, апагыз, сеңлегез, кыз туганыгыз», – ди. Анага, хатын-кызга ислам динендә аеруча хөрмәт күрсәтергә боерылган, чөнки һәрбер бөек ир артында бөек хатын-кыз тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Җәннәт – аналарның аяк астында», – ди. «Әниеңне, әниеңне, әниеңне, аннан соң әтиеңне хөрмәт ит» дигән хәдис тә бар. Әти-әниеңнең дәшүен ишетсәң, хәтта нәфел намазын бүлеп, алар янына ашыгырга кирәк.

Әти-әнине ризыкландыру, өс-башын карау – балалар вазифасы. Ярдәм итү – балалар вазифасы. Сүзләрен үтәргә тиешбез. Алар белән итагатьле булу, йомшаклык белән сөйләшү – безнең бурычыбыз. Аларга һәрвакыт догада торырга тиешбез. Ата-ананың иң олы бәхете уллары, кызлары белән иңгә-иң намазда торудан гыйбарәт. Ата баласына исем куша алмас, улы үлем түшәгендә яткан әти-әнисенә ясин чыга алмас дәрәҗәдәге кавем булудан саклан, татар халкы. Исламда безнең нигезебез атабыз Адәмнән башлана.

Хәтта әти-әниең ялгышса да, динсез булса да, Аллаһы Тәгалә безне аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булудан азат итми. Дөнья мәшәкатьләренә бәйле бөтен кушканнарын үтә, Аллаһы Тәгалә тыйганнарын эшләмә, итагатьлек белән ата-анага да үгет-нәсыйхәт кыл. Дәгъват дүрт баскычтан булып, аның беренчесе – таныштыру, икенчесе – дәгъват-нәсыйхәт, өченчесе – орышу, куркыту, дүртенчесе – үтәмәсә, җәза бирү. Ләкин әти-әнигә караганда, беренче-икенчесе кулланыла, ягъни аңлатып, төшендереп, таныштырып – сабырлык белән үгет-нәсыйхәт итәсең, ачуларын китермичә, дәвамлы дәгъват алып барасың, ә инде өченче-дүртенче – орышу һәм җәза бирү тыелган. Миңа рәхмәтле бул һәм әниләреңә шөкрана кыл, ди Аллаһы Тәгалә. Синнән – дәгъват, миннән – хисап, ди. Кешегә иман нурын бирүче без түгел, ә Аллаһы Тәгалә. Йа Раббым, безләргә иман ныклыгын биреп, балаларыбызны ислам, иман нурында тәрбияләргә насыйп итсәң иде. «Ата-анагызны сүкмәгез, – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). – Бу очракта үзеңнең әти-әниеңне генә истә тотма. Башкаларның да ата-анасына тел тидермә. Без бит асылда бөтенебез бер ата Адәм (г.с.) һәм Һәва балалары. Бигрәк тә телеңне шакшы сүз белән каралтма. Бигрәк тә ана исемен искә алып сүгенү безнең халыкта киң таралган. Бу – зур гөнаһ, кешене мыскыл итү, гайбәт һәм яла. Беренчедән, ник син кешенең анасын мыскыл итәсең, аны зинада гаепләргә ни хакың бар. Үзеңнең зина кылуыңны фаш итәсең икән, ул ананың малае ипи шүрлегенә менеп төшсә, бу әле дөньялыкта күргән җәзаң, гаепсез хатынны мыскыл иткән кешегә ахирәттә җәһәннәм икәнен дә онытмыйк.

Ата-аналарга хөрмәт булсын. Картлар йортында түгел, уллары, кызлары, оныклары белән кадер-хөрмәттә гомер кичерсеннәр. Бер кисәк ипи, бер чынаяк чәебезне дә жәлләмик алардан. Һәрбер татар кешесенең үзенең нигезе булырга тиеш. Ул – ислам, иман, ата-анасы, гаиләсе, туган йорты, Аллаһыдан әманәт булган туган теле, дәүләте.

Кайда гына булсак та – мәҗлестә, урамда, трамвайда – әти-әниләргә юл, урын бирик. Алар исемен Аллаһ зурлаган кебек зурлыйк. Без бөтенебез бала, бөтенебез ата-ана.

Мәрхүм әти-әниләребезне онытмыйк. «Аларга догада булыгыз, туганнарының хәлен белегез», – ди Рәсүлаллаһ.

Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛА.

Киров өлкәсе мөфтие.

Комментарии