Рамил хәзрәт, кайда сез?

Кулыма каләм алуымның сәбәбе – Габделфәт Сафинның «Ирадә» дигән җыры. Ул клип белән күрсәтелә. Клипта хәзрәт тә бар иде, ә бүген, ягъни 9 ноябрь көнне клипта хәзрәт күрсәтелмәде.
Бу мөфти хәзрәтләренең эше, билгеле. Мөфтине «Яңа гасыр» хезмәткәрләре 1нче каналдагы Якубовичка тиңләштерәләр ахры. Гел бертөрле ризык ашамыйбыз, төрләндерәбез. Вәгазь сөйләүчеләрне дә алыштырсыннар, төрләндерсеннәр иде. Алайса, хәзер гел мөфти хәзрәтне сөйләтәләр.
Хөрмәтле дин әһелләре! Йөрәккә үтеп керә торган вәгазь кирәк адәм балаларына, авыз эчендә ботка пешерүчеләр түгел.
Мөфти хәзрәтләреннән шуны сорыйсым килә: «Ни өчен Рамил хәзрәтне сөймисез? Гаебе нидә? Ә үзегез ни өчен халыктан качасыз? Пәйгамбәребез нинди генә авырлыклар күрсә дә, халыктан качмаган, халык белән бергә булган. Дөреслекне халыкка аңлату кирәк, дип беләм».
Кулыма каләм алгач, калган фикерләремне дә языйм инде.
Мине Президентка язган әләк хаты борчый. Анда гел ялган язылган. Рәхмәт Искәндәргә, «Бисмилласыз хатка җавап» (10 октябрь, 2010 ел) язган.
Ул хатта «…Чөнки без барыбыз да сез һәм Илдус хәзрәтебез алып барган юнәлешне хуплыйбыз», – диелгән. Бу ялган. Гаепсез мөселманнарны зинданга яптыруны хупларгамы? Аннан, телевизордан Венера ханым белән кочаклаштылар – бу шәригатькә сыймый торган эш, монысын да хупларгамы? Әй, әләкче мөселманнар!
Хөрмәтле дин әһелләре, Искәндәр Сираҗига бәйләнмәгез, ул хаклыкны яза. Әгәр сез чын мөселман икән, хаклыктан ерагаймагыз, ялган мәгълүматлар бирмәгез, ялагайланмагыз. Искәндәр әфәндене пычратудан туктагыз, чөнки алтынга пычрак ябышмый.
Рәйсә ИМАМЕТДИНОВА.
Казан шәһәре.Рамил хәзрәт, кайда сез? , 2.8 out of 5 based on 10 ratings

Комментарии