Үрнәк алу өлгесе

Саба үзәк китапханәләр берләшмәсе эшчәнлеге турында ирештерәсем килә. Китапханә эше китап бирү белән генә чикләнми. Халыкны ничек итеп җәлеп итәргә, балалардан башлап, өлкәннәргә кадәр китап укуга кызыксыну уята алу гаҗәеп дәрәҗәдә тырышлык, сабырлык сорый. Төрле-төрле түгәрәкләр, клублар ачып, кешеләрне шул клубларга тарту – шул тырышлыкның бер мисалы.

Өлкәннәр клубы, Сөембикә клубы, Алтын куллар, Мишә дулкыннары... Әле тагын Гаилә белән китапханәгә дигән түгәрәк тә бар. Монысы инде тәрбияви яктан бик тә аерылып тора. Әти-әниләр балалары белән килеп китаплар уку, укыганны сөйләп күрсәтү күнегүләре белән үтемле ул. Бик теләп йөриләр бу түгәрәккә. Бу инде туган телең – татар телен бик ныклап, онытылмаслык итеп өйрәнүгә керә.

Бу коллективның эш нәтиҗәсен көннәр белән түгел, еллар үткәч чагыштырып карарга кирәк булыр. Аң-белемгә ирешү – көндәлек, еллык, гомерлек эш.

Туган тел дигәннән, шушы берләшмә җитәкчесе Ләйсән Рәкыйп кызы кемнәрне генә чакырып безгә дәрес тыңлатмады: Рамил хәзрәт Юныс, Рабит Батулла, Гөлүсә Шаһбан, Лилия Ален... Язучыбыз Гөлсинә Галимуллина инде үзебезнең арада. Өлкәннәрнең юбилейларын үткәрүне дә традициягә кертте. Экскурсияләр оештыруны да бик теләп башкара. Төбәкләр белән танышу – Болгар, Биләр, Сатыш мәчете, Лесхоз музей-дендарий, Чепья, Йошкар-Ола, Казандагы театрлар – кайларга гына алып бармый ул. Болар, әлбәттә, районның өлкәннәр оешмасы – Саба җәмигъ мәчете белән килешенеп эшләнгән гамәлләр. Ләйсәннең оештыру сәләте искиткеч зур. Районнардагы чишмәләрне тергезү өчен дә күп көч куя китапханәчеләр.

Мин үзем китапханәдәге Өлкәннәр клубына яратып йөрим. Һәр атнаның атнакичендә җыелышабыз без монда. Ун-унбишләп булабыз, кайчагында егермедән дә артып китәбез. Төрле оешмадан килгән белгечләр, җитәкчеләр белән очрашып аралашабыз. Алар үзләренең эшләре белән таныштыра, киңәш-табыш итешәбез, дөнья хәлләрен сөйләшәбез, яңалыкларны барлыйбыз... Шушы клубны оештыручы һәм аны җитәкләүче Габид Фәсәх улы бик тә фикерле, теманың төбенә төшеп тикшерә торган кеше. Үз көче белән китап бастырып чыгарды, газетада да мәкаләләре гел күренеп тора. Минем бу язганнарым шушы коллектив эшләгәннең йөздән бер өлеше генә. Ясле-балалар бакчалары, башлангыч класс укучылары белән ниләр генә өйрәнмиләр.

Шул ук бинада урнашкан музейдан да кунак өзелми. Анда да бик күп темаларга эш алып барыла. Аларга карап торам да, булдыралар бит, дип мактап куям.

Районның Ветераннар Советы башлыгы Фәнил Ильясовка, китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Ләйсән Рәкыйп кызы Билаловага районыбызның өлкәннәре исеменнән рәхмәтебезне белдерәм. Гел дә шулай халыкка эш-гамәлләрегезне кызганмагыз.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии