«Хатын-кызлар катнашындагы бокс ярышларын карау – гөнаһ»

«Хатын-кызлар катнашындагы бокс ярышларын карау – гөнаһ»

Заманалар үзгәрде, тормыш үзгәрде, дип сөйләргә яратабыз. Дин өлкәсендә бу сүзләр аеруча еш ишетелә. Элек һәм хәзер дигән төшенчәләр дә актив кулланыла. «Элек яулыкны болай бәйләмәгәннәр», «элек динне катлауландырмаганнар»... Мондый чагыштырулардан китаплар бастырып булыр, әмма хәзер без динне чынлап та катлауландырабызмы икән? Редакциягә килеп ирешкән күптөрле сораулар да – шуның бер мисалы түгелме? Бу хакта Казанның «Өметлеләр» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, бүген «халык динне үзе катлауландыра», дигән төшенчәне еш ишетергә туры килә. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Мөселман кешесе Ислам динен Аллаһ Тәгалә Коръәндә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрендә аңлаткан рәвештә тотарга тиеш. Менә шул вакытта ул динне катлауландырмаган була. Дөреслектә, Аллаһ Тәгаләнең дине, Ислам дине – бик җиңел дин. Аллаһ Тәгалә безгә аны тормышны җиңеләйтү өчен биргән. Коръәннең Хаҗ сүрәсенең 78нче аятендә: «Аллаһ Тәгалә сезгә диндә авырлык тудырмады», – дип әйтелә. Бишвакыт намаз уку да, госел-тәхәрәт алу да, Рамазан аенда ураза тоту да, гөнаһлардан тыелу да иманы һәм ихтыяр көче булган кеше өчен җиңел. Диннең асылын аңламаган һәм белмәгән кешеләр генә Ислам дине авыр, дип уйларга мөмкин.

– «Элек әби-бабайларыбыз биш вакыт намазын укыган, хәләлне хәрәмнән аерган, сәдакасын биргән – менә чын дин шул», – дип әйтә күпләр. Ә хәзер сораулар артык күп. Һәр өлкәне дин белән бәйләп карау модада. Хәер, бу модамы икән? Әллә кешеләр чыннан да дин белән кызыксынамы?

– 90нчы еллардан соң Ислам динен тотуга ирек бирелде, мәчет-мәдрәсәләр эшли башлады һәм шуның нәтиҗәсендә дин белән кызыксынучы кешеләрнең саны да артты. Бик күп кешеләр Ислам диненең дөнья тормышына файда китерүен аңлый башладылар. Дин тоту бит ул намаз уку һәм мәчеткә йөрү генә түгел. Ислам динен тоту – ул Аллаһ иңдергән кануннар белән яшәү. Моңа сәүдә итү дә, өйләнү дә, бала үстерү дә, ашау-эчү дә һәм хәтта ял итү дә керә. Менә шуңа күрә мөэмин-мөселманнар Аллаһ ризалыгына ирешү, үзләрен хәрәмнән вә гөнаһтан саклау өчен тормышның һәр өлкәсенә дини күзлектән чыгып карыйлар.

– Укучыларыбыздан килгән иң популяр сорауларны тупладык, шуларга тукталыйк. Иң еш ишетергә туры килгән сорау: дин кешесенә бокс карарга ярыймы?

– Буш вакытта спорт ярышларын, шул исәптән, бокс ярышларын да карарга ярый. Ә менә хатын-кызлар катнаша торган бокс ярышларын карарга ярамый, чөнки аларның гаурәт урыннары капланмаган була. Ислам динендә чит кешенең гаурәт урыннарына карау рөхсәт ителми. Хатын-кызның йөзеннән һәм кул чугыннан кала бөтен гәүдәсе гаурәт санала. Ә ир-атның гаурәт урыны кендектән алып тезгә хәтле булган тәннең өлеше.

– Үтереш-талашка нигезләнгән фильмнар карау диндә тыелганмы?

– Андый фильмнарны карау Ислам дине буенча ярамый, чөнки ул кешенең психикасына тәэсир итә. Андый фильмнарны карау кешене әкрен-әкрен кансызлыкка, мәрхәмәтсезлеккә, кешене җәберләүгә этәрергә мөмкин.

– Спектакльдә катнашу, фильмда төшү мөселманнар өчен хәләл гамәлме?

– Шәригать таләпләренә каршы килмәгән спектакльдә катнашу һәм фильмда төшү рөхсәт ителә.

– Халыкның хорафатларга ышануы (әйтик, кара мәче, ватылган савыт-саба) шайтан эшеме?

– Халыкның хорафатларга ышануы Ислам динен һәм иман нигезләрен белмәүдән килә. Күңеле Аллаһ Тәгалә белән бәйләнгән, Аңа гына таянган һәм ярдәмне Раббысыннан гына өмет иткән иманлы кеше хорафатларга ышанмый, чөнки ул дөнья белән бары тик бер Аллаһ Тәгалә генә идарә итүен, зарар белән файда кешегә бары тик Аллаһның теләге белән генә килүен белә.

– Шәригатьчә аш, Коръән, никах мәҗлесләре үткәрүнең нинди тәртипләре бар?

– Дини мәҗлесләрнең төп максаты – Коръән уку, дога кылу, вәгазь тыңлап Аллаһны искә алу, туганнар һәм күршеләр белән араны ныгыту, аларны кунак итү булырга тиеш. Күп вакытта дини мәҗлесләр табын әзерләү һәм ашауга гына әйләнеп кайта. Ризык мәсьәләсенә килсәк, мондый мәҗлестә бөтен ризык та хәләл булырга тиеш, аеруча ит ризыклары. Шуңа күрә кибеттән яки базардан ит сатып алганда, «хәләл» сүзе язылуына игътибар итәргә кирәк. Ир-атлар җыелган мәҗлестә Коръәнне бары тик мулла гына укый, ә хатыннар мәҗлесендә абыстай укый. Әгәр дә инде бер мәҗлестә ир-атлар һәм хатын-кызлар да булса, мәҗлескә Коръән уку өчен мулла чакырыла. Утыру тәртибенә килсәк, хатыннар белән ирләр аерым өстәл артына утырсалар хәерлерәк. Әгәр дә инде болай эшләп булмаса, өстәлнең бер башына ир-атлар, ә икенче башына хатыннар утыра. Шәригать таләбе буенча хатыннар Коръән мәҗлесенә тәннәренең гаурәт өлешләрен каплаган килеш килергә тиешләр.

– Мөселман кешесенә сугым цехларында эшләү гөнаһ түгелме?

– Әгәр дә ул хәләл булган сыер, үгез, сарык кебек хайваннарны гына чалса, андый цехта эшләү рөхсәт ителә. Әгәр дә инде аңа дуңгызларны да суярга кушсалар, андый цехта эшләргә ярамый.

– Хатын-кызга тавык-чебеш суярга ярыймы? Әгәр дә аның янында ире, улы булмаса, ул нишләргә тиеш?

– Шәригатьтә хатын-кызга кошларны һәм терлекләрне чалырга ярамый дигән тыю юк. Ләкин шулай булуына карамастан, бу хатын-кыз эшли торган эш түгел. Шуңа күрә дә чалу эшен гадәттә ир-атлар башкара. Әгәр дә хатын-кызның тавык-чебешен суярга ире белән улы булмаса, күршегә әйтергә мөмкин.

– Мөселман кешесенә чиркәүгә керү тыелмыймы? Аның әдәбе нинди?

– Танышып карап чыгу нияте белән чиркәүгә керергә ярый. Моның өчен гөнаһ булмый. Ә менә анда уздырыла торган дини гыйбадәтләрдә катнашу өчен чиркәүгә керергә ярамый.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии