Үзең күрми торып, алар хәлен аңлап булмастыр

Әлхәмдүлилләһ! Хаҗиларыбыз туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтты. Аларны озатканда бер еласак, каршы алганда да күз яшьләрен тыеп булмады. Икесендә дә шатлык күз яшьләре иде ул. Изге сәфәргә кузгалган автобус артыннан: «Бу бәхет безгә дә насыйп булса иде», – дигән теләк белән таралыштык. Төн караңгысын ярып кайтып килгән автобус утлары күренүгә, тагын шул ук теләкләр кабатланды: «Раббым, миңа да шушы татлы минутларны кичерергә язсаң иде».

Инде икенче көнне хаҗи-хаҗияләребез туганнарын-дусларын, дин кардәшләрен үзләре белән алып кайткан иң кадерле бүләк – «Зәм-зәм» суыннан авыз иттерергә ашыга. Күп түгел, берничә тамчысы эләксә дә шат алар. Тагын телгә шул теләк килә: «Үзем дә сезне сыйлау бәхетенә ирешсәм иде!»

Менә ишектән йөзенә бераз гына талчыгу төсмере чыккан Нурзия апа килеп керә. Каршына йөгерәм, әйтерсең, әнием кунакка килгән. «Сөбхәналлаһ! Хаҗ гамәлегез кабулдан булсын», – дип, кочып ук алам. Аның янында, шатлыгын яшерә алмый, әнисе өчен горурланып, кызы басып тора. «Әни кечкенә генә хаҗ күчтәнәче алып кайткан», – дип, кулыма пакет тоттыра. Рәхмәт гадәти сүзләр булып түгел, күз яше булып бәреп чыга. Бу халәтне берничек тә тасвирлап бирергә мөмкин түгел. «Оныклар белән очраша алдыгызмы? Ничек яшиләр? Туган якны сагыналармы?» – дип, җавап биргәнен дә көтми, сораулар белән күмәм үзен. Аллаһ Нурзия апага күркәм сабырлыкны мулдан биргән. Һәр сүзенең гамен, тәмен белеп, минем кебек кабаланмый гына сөйләп китә. «Балалар белән бергә кылдык хаҗны. Гарәфә тавында бергә дога кылдык. Мөзәлифәдә төн чыктык. Үзем белән алып барган дәфтәремдәге һәр теләкне ирештердем. Онык-туруннар белән бергә хаҗ кылу Раббым биргән тормышымның иң кадерле көннәре», – ди ул.

Яше шактый булса да, изге сәфәрдә Аллаһ һәркемгә ярдәмен бирә. Бер генә кешенең дә тузан бөртеге кадәр генә булса да зарын ишеткәнем юк. Барысы да: «Үзең күрми торып, безнең халәтне аңлый алмассың», – ди. Күпмедер вакыттан соң очрашкач: «Тән – монда, күңел һаман Мәдинәдә, Мәккәдә», – дип тә өстиләр. Күбесенең бу халәте атна-айларга гына түгел, елларга сузыла. Шуңа да, мөмкинлекләре булганнар, икенче, өченче тапкыр да изге сәфәргә чыга.

Чираттагы ялымнан соң эшкә чыккач, хезмәттәшләрем яңа шарф бәйләвемә шунда ук игътибар итте. «Бигрәк килешә үзеңә», – диләр. Килешмәскә! Бик ерактан, мөселманнарның изге җиреннән – Мәккәдән үк алып кайтылган бит ул! Ул үзенә Нурзия апаның, теләкләрен әйткәндә йөрәк түреннән бөркелеп чыккан җылы тынын, азан тавышын, Коръән аять-сүрәләре кайтавазын сеңдергән. Анда Мәккәбезнең аклыгы-яктылыгы, җылысы…

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Түбән Кама шәһәре

Комментарии