- 30.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Әлхәмдү лилләһи Раббил галәмин.
Наил Аланның «Татар зыялыларының күпчелеге нигә мәчеткә йөрми?» (5 сентябрь, 2012 ел) язмасында Равил хәзрәт Гайнетдин, имеш, яхшы, уңайлы булмагач, зыялыларның мәчеткә йөриселәре килми, дип җавап бирә. Инде Аллаһы Тәгалә шундый мәчет насыйп иткән икән, зыялымы син, гади кешеме, Аллаһы каршында бурычыңны үтәргә тиешсең. Мондый кешене зыялы дип әйтеп буламы соң? Билгеле, юк, ул – нәфсе колы. Нәфсе колы – шайтанның колы.
«Син әллә кешеләрнең күбесе (зыялылар) хак сүзне ишетәләр, чын мәгънәсендә уйланалар дип уйлыйсыңмы?! Юк, алар хайваннар кебек, бәлки, алардан да түбәнрәк адашу хәлендә, дөнья белән генә чикләнеп яшиләр», – диелгән Коръән Кәримдә («Фуркан» сүрәсе, 44 аять).
Фәрит Мифтахов, олы яшьтәге зыялылар Совет чорында тәрбияләнгән, дип саный икән. Совет чоры дин тотуга каршы килдеме соң? Дин тотмаучыга үзен яклау өчен бер сәбәп кенә ул. Чынлыкта Аллаһыны танучылар, Аллаһы каршында үз вазифасын үтәде. Мәрхүм әнием безгә гел: «Ни җавап тотарсыз?» – дип әйтеп килде. Аллага шөкер, соң булса да, Аллаһыны танып, белем алып, имам булдым. Инде Совет чорына сылтарлыктүгел, 1985нче елдан бирле ачык рәвештә дин тотарга рөхсәт бирелде.
Икенчедән, имеш, дин әһелләренә гыйлемле зыялылар кирәк түгел, дигән. Ә бит дин әһеленә гыйлемле зыялы бик кирәк, чөнки күпчелек халык аларга карый. Әгәр Президентыбыз биш вакыт намазын укып, җомга намазларына йөрсә, шулай ук зәкәтләрен биреп, уразасын тотса, район башлыгы, директорлар һәм башка җитәкчеләр, аннан үрнәк алып, Аллаһы Тәгалә алдында булган бурычын үтиячәкләр.
Рафаил Хәкимов, имеш, имамнарның белемнәре түбән, шуның өчен зыялылар мәчеткә йөрми, дип әйтә. Үзегезнең кимчелекне имамга сылтамасагыз иде. Белеме түбән булган имам Аллаһы Тәгаләнең кушканын башкара. Ә менә Сез, Фәннәр академиясенең тарих институты директоры, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, үзегез Аллаһы Тәгалә кушканны үтисезме соң? Мәчеткә, гомумән, җомгаларга йөрисезме?
«Бәкарә» сүрәсе, 2нче аять: «Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар итегез, намазны калдырырга яки кичектерергә бер нәрсә дә сәбәп булмасын, чөнки намазга каза юк. Намаз укыганда Аллаһыдан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазга түбәнчелек белән торыгыз», – ди Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә.
43нче сүрә («Зухрү»), 36нчы аять: «Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, ул кешене без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын булыр, һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез!» – дип кисәтә Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә. Ә безнең зыялыларыбыз һәм башкалар инде каяндыр гаеп эзләп, мәчет юлын белми һәм белергә теләми.
Ә чынлыкта бу зыялыларны ахирәттә нәрсә көтә соң? Шул ук сүрә, 39нчы аятьтә Аллаһ әйтер: «Ий, бер-берегезне аздыручы дуслар, бүген сезгә үкенүегез файда бирмидер, чөнки дөньяда Аллаһыга каршы барып, үзегезгә золым иттегез, сез газапта, әлбәттә, уртаксыз».
Инде калганын беләсегез килсә, мәчеткә йөреп, белемегезне арттырыгыз. Сез язган белемсез имам аңлатыр.
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтуһ.Әмин.
Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ,
Питрәч мөхтәсибәте, Ленино-Кокушкино авылы имам-хатыйбы.
Гыйлемсезлек бәласе ,

Комментарии