- 30.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Күземне ачтыгыз!» (11 июль, 2012 ел)язмасында шәһәрдәшебез З.Әхмәтҗанов Госман һәм Рамил хәзрәтләргә яла яккан. Үзенең башы җиткәнме, яки берәрсе кушканмы, әйтүе кыен. Аның күзе яңа «ачылган» икән, элек, күрәсең, «сукыр» булган. Ул анда мөфти Фәиз әфәндене хәнәфи мәзхәбен янәдән кертүче дип яза. Белүемчә, бу мәзхәб борынгыдан ук килә, безнең әби-бабайлар буыннан-буынга шул мәзхәб буенча дип тоткан һәм ул әле дә дәвам итә. Фәизнең монда ни катнашы бар? Ә үз милләттәшеңне, үз динеңдәге кешеләрне хөсетлек аркасында ваһһабчылар, сәләфитләр дип атау – бу чын мәгънәсезлек билгесе.
Безне, яңа фатир алгач, туганнар йортка Коръән уку мәҗлесенә чакырды. Мулла килде, дәфтәрдән көчкә-көчкә укып чыкты. Гаепләмибез, олы кешенең хәтере начарлана. Намаз вакыты җитте һәм ул намазга утырды. Шунда аякларындагы тишек оекбашларын һәм юылмаган үкчәсен күргәч, милләтебез өчен оят булды, динебезне мәсхәрә итеп йөрмиме бу, дигән уй килде.
Табынга яңадан чәй эчәргә утырдык. Рамил хәзрәтне мактап сөйли башладылар (аны Казанга алганнар иде инде). Шул вакыт муллабыз әйтә, мактарлык кеше түгел ул, ди. Ник алай икәнен сорагач: «Мин бакча өемне төзегәндә, мәчеттән (ягъни Рамил хәзрәттән) такта сорадым, ә ул бирмәде», – ди. Менә татарның фикер йөреше нинди. З.Әхмәтҗанов та шундый кешегә охшап тора. Ә чынлыкта, Рамил әфәнде – бик абруйлы, мөхтәрәм кеше. Йөзе нурлы, үзенә тартып торган чын дин башлыгы. Гади кешегә – кешелекле, түрәләр белән дә тигез торып сөйләшә алырлык, төпле, тирән белемле, тапкыр, акыллы кеше. Мәчетне дә ул төзетеп бетерде. Халыкның аны бездән җибәрәсе килмәгән иде. Әле дә сагынабыз. Хәзерге имамыбыз Йосыф хәзрәт тә – яхшы кеше. Ә Госман хәзрәткә тел озайту – ул ахмаклар эше. З.Әхмәтҗанов кебекләр 1970-80 елларда аракы чөмереп, динне сүгеп йөргәндә, Госман хәзрәт Башкортстанның Октябрьск шәһәрендәге мәчетен гөрләтеп эшләтте. Җомга намазына бөтен тирә-як авыллардан да чын мөселманнар җыела иде. Ә аның әнисен гаепләүче М.Мортазин әфәнде Рәшидә абыстайның кисеп ташлаган тырнагына да тормый дип уйлыйбыз.
Фәиз хәзрәтнең шәхесенә карата бернинди дәгъвабыз юк. Ләкин безгә аның гамәлләре ошамый. Ул әле мөфти булганчы, өч хәзрәт телевизордан «Җомга вәгазе» тапшыруын чиратлашып алып баралар иде. Иң ошамаганы Фәиз әфәнде вәгазе иде. Чөнки ул матур итеп сөйләргә тырышып, көчәнә, бутала, кабатлана. Хәзер тапшыруны да үзенә генә алды бугай.
Икенчедән, мөселманнарны әйбәт һәм начарларга аеру башланды, ягъни дошман эзләү. Мәскәү алдында бик эшлекле күренергә һәм ошарга тырышып, ваһһабчылар, сәләфитләр һ.б. әллә кемнәрне эзли башладылар һәм кирәк булгач таптылар. Чөнки Госман хәзрәткә яла ягарга кирәк иде. Русиянең чире бу – элек эшләгән түрәне хурлау. Бу чир безнең кайбер дин башлыкларына да күчә, күрәсең.
Түбән Кама мәчетендә хәзерге мөфтинең докладын тыңлаган кешеләр: «Бөтенләй куркыныч астында торганбыз икән, мөфти итеп Фәизне куймасалар, харап буласыбыз булган», – дип көлеп сөйләделәр. Шулай ук мөфтине тән сакчылары саклап йөрүе дә – көлке хәл. Ул үзе турында шундый югары фикердәме, әллә сакчыларны Илбашы көчләп такканмы, билгесез. Мөселманнар арасында кем таркаулык тудыра, журналистлармы, әллә мөфти үземе?
Өченчедән, ул үзе чибәр генә кеше булса да, йөзеннән салкынлык бөркелә, күзләрендә нур юк, үзсүзлелек сизелә. Дан, шөһрәт яратмый микән? Мөфтинең күңеле йомшак, мәрхәмәтле, кешелекле булырга тиештер. Мәсәлән, Р.Фәхретдиннеке кебек.
Дүртенчедән, вәгазьнең темасын дөрес сайлап алырга кирәктер. Кайсы заманда яшәвеңне онытырга ярамый. Аллага ышанмаучы урта буын һәм яшьләргә – «дөрес кырылмаган култык асты йоннары кыямәт көнне сорау алырга килерләр», дип сөйләп кенә дингә тартып булыр микән? Туфан ага бер язып чыккан иде – шул «кол» сүзен бүтән сүз белән алыштырып булмый микән дип. Чынлап та, икеле-микеле йөргән кешеләргә бу ничек тәэсир итә, бәлки, уйлап караргадыр.
Шәһәребез мәчетендәге мәдрәсәгә яңа мөфти ректор итеп үз кешесен җибәрде. Ул килеп, мөгаллимнәрне һәм шәкертләрнең күбесен куып бетерде, дип язып чыктылар шәһәр газетасына. Бер төркем әбиләр каршы чыккач: «Сез, томана башлар, ни беләсез?» – дип куып чыгарган. «Мине Миңнеханов белән мөфти тәртип урнаштырырга җибәрде», – дип сиптерә генә ди. Рөстәм әфәнде вак мәдрәсәләр эшенә дә кысыла микәнни? Ышанасы килми.
Мөфти, дошман эзләп, көчен әрәм итмәсен иде. Ә кул астында эшләгән имамнарны бертуктаусыз тәрбияләргә, укытырга кирәктер. Аларның шәхси тәртибенә, киенүенә, чисталыкларына да игътибар кирәк. Комсыз, намуссыз имамнарны эшеннән читләштерергә вакыттыр. Бер мисал китерәм. Үзбәкстаннан күченеп кайткан танышымның кызы никахында катнаштык. Әле торыр җирләре дә юк, акчалары юк та юк инде. Никах укырга килгән яшь кенә мулланың чемоданнан да зур сумка белән килеп керүенә игътибар иттем. Керү белән, менә шуны тутырып куярсыз, диде. Ә хуҗалар коелып төштеләр. Әҗәткә акча алып, кибеткә барып, сумканы тутырырга мәҗбүр булдылар. Пәйгамбәребезнең алтын хәдисе бар дип беләм. Аның мәгънәсе – динебезгә надан имамнан да ныграк зыян китерүче юк. Бу очракта мулланы эшеннән читләштергәннәр дип ишеттем. Ләкин андый комсыз кешеләр турында башка урыннардан ишетелеп тора.
Сезгә исәнлек, озын гомер теләп, Нәсим бабай, Рузилә әби.
Комментарии