Дин әһелләре гыйлемле булса иде

ҖЫРЛАП ЯШӘП ГӨНАҺЛЫ БУЛДЫМ

Саба районында бик күркәм бәйрәм үтте. Мөселманнар Сабан туе дип ишетеп белә идем, бу юлы үз күзләрем белән күрергә ниятләдем. Көне шыксызрак булса да, бәйрәмгә килүчеләрнең йөзе нурлы иде. Яңгыр да куркытмый үзләрен. Матур ачылыштан соң хәләл ризыклардан гына әзерләнгән табынга чәй эчәргә кереп утырдык. Шунда берәү палатканы дөбердәтә башлады. Ишектән башын тыкты да аптырап калган очкынлы күзләрен төбәп хәзрәтләргә янарга кереште: “Нәрсә монда пәри туе оештырасыз? Нинди җыр-бию, ди, ул? Мин моны сезгә әйтергә тиеш. Бу минем бурыч. Төркемебез белән кайтып китәбез”, – дип тезеп китте ул. Табындагылар тын калды. Кем ничек җавап бирер? Колагымны торгыздым. Шунда үзенең җор теллелеге, гыйлеме, акылы белән мине һәрчак әсир итүче Җәлил хәзрәт Фазлыев кыюлык күрсәтте: “Берәү килә, берәү китә. Ул бит проблема түгел”, – дип җаваплады. Теге адәм каргана-каргана чыгып китте.

Чәй табынында авыр тынлык урнашты. Район хакимияте башлыгы, шушы бәйрәмне оештыруда җан атып йөрүче Рәис Миңнеханов җырчыларга ишарәләп, тынлыкны бозарга мәҗбүр булды. Җырларга ярамыймыни?

– Җыр мәсьәләсендә тәгаен генә тыю юк. Әмма вәгазьләр сөйләп, бәйрәмне музыка коралларында уйнамыйча, биюләр оештырмыйча үткәрсәң, хәерлерәк, – дип аңлатырга кереште Җәлил хәзрәт. – Ләкин икенче әйбер бар бит: без бүген генә тормышны үзгәртеп куя алмыйбыз, хикмәт белән акрынлап чын хөррияткә ирешергә тиешбез.

Чынлап та, Саба үзешчәннәре бик матур җырлый, килешле киемнәрдән, тирән мәгънәле җырлар сузалар. Мин әле дә гаҗәпләнәм. Моның нәрсәсе гөнаһ икән? Үзем 22 ел телевидениедә эшләдем. Еш кына мәҗлесләрдә тамада ролен башкара идем. Сәхнәләрдә концертларда катнашырга, театрда уйнарга туры килде. Димәк, мин гөнаһлы бәндәме? Күңелгә килгән моңны җырламыйча ничек тыярга? Нигә тыярга, әгәр ул бозык телдә, яман мәгънәдә булмаса? Әнә шундый уйлар белән йөрим әле. Хәер, җыен мәйданында да сөйләдем. Бүгенге дин ничектер үтә кырыс, катгый, кем әйткәндәй, уңга-сулга атласаң, “атам!” дип сакта торган хәрбине хәтерләтә. Ничә гасырлар дәвамында телебез, гореф-гадәтләребез шул дине аркасында исән калган. Ә менә бүгенге исламчылар бабайларыбыз иманы дөрес булмаган дип талаша. Алар өчен исламда юк. Бары гарәп теле. Тик мин гаҗәпләнәм, үзләреннән дә сорыйм: ник соң алар гарәпчә түгел, русча сөйләшә? Мәскәү Кремле бер яклап үз кануннары белән телебез тамырын корытырга тырышса, бүгенге дин әһелләре телебезгә икенче яклап килеп һөҗүм итә. Болары татарча сөйләшмә, татарча белем алма дип әйтми, гамәлләрендә телнең, милләтнең тамырына балта белән кизәнү. “БГ” бу хакта һәрдаим язып тора. Шушындый яңа хәзрәтләрнең үземне дә шактый гына камчыларга маташканы бар. “Кәферлеккә өндәүче” дигән исемне дә ишеттем. Ә безнең традицион иманыбызны әби-бабалардан алып калган бүгенге хәзрәтләребездә бу “яңалык”ка каршы торырлык гыйлем җитми. Хәер, кайбер муллалар белән очрашканда, иман ныклыгына да шигем туа.

КӘСЕПЧЕЛӘРГӘ ДИН БИК ФАЙДАЛЫ

Күптән түгел җеназа уңаеннан бер Коръән мәҗлесендә катнашырга туры килде. Әле мәҗлес тә, дә башланмаган. Табынга да утырышмаганнар. Кем кайда урын табып, юк-бар сөйләшә. Мин кердем дә чын ирләрчә сәламләп, кунаклар белән кул биреп исәнләшмәкче булдым. Бер-ике кеше белән исәнләшүгә, үзен хәзрәт дип атаган мәчет карты мине кырыс кына туктатты. “Нинди хәл бу? Гомуми исәнләшкәч тә җиткән. Әйдә, мәҗлесне башлыйсы бар”, – диде ул дорфа гына. Мин калганнар белән баш кагып кына исәнләштем дә, чынлап торып башлана ахрысы дип, өстәл кырыена утырдым. Ләкин муллага үз сүземне әйтергә өлгердем әле. “Сездә ничектер, хәзрәт, безнең якның әдәбе шулай. Кешеләр белән ике куллап күрешеп, хәл-әхвәл сорашырга кирәк”, – дидем. Хәзрәтебез эндәшмәде. Ләкин шушы дорфа хәлдән соң да әле 5-10 минут чамасы халык табыннан читтә гайбәт сөйләшеп утырды. Хәзрәт аннан соң гына вәгазенә күчте. Ә аны болай башлады.

– Мин иркенләп, озаклап, җиренә җиткереп укырга килдем. Алайса чакыручы, мәчеттән берничә кеше килсен дип әйткәч, башка картларга ияреп барганым бар. Тиз-тиз генә укыйлар да кайтып китү ягын карыйлар. Мине сүгәләр әле, укый башлагач, җиткән диләр, – дип бабай үзенә реклама да ясап алды.

Бу сүзләрдән соң табындагылар шушы бабайны гына чакырырга тиеш булачак инде. Ул шуның өчен телефоннарын да калдырды.

Ярар. Инде мин дә сынап утырам хәзрәтне. Җиренә җиткереп укыйм дисә дә, миңа бу уку ошамады. Кыска-кыска сүрәләрне һәм акылсыз, мәгънәсез, примитив вәгазьне ишетеп, бу бабайга кәсәбәче дигән тактым. Аңа өендә күңелсез булса, биредә азмы-күпме сәдакасы да җыела. Әнә бүген инде икенче мәҗлесе икән. Күчтәнәчләр дә кайта. Шулай картлык көнендә эш тапкан бу. Гыйлеме ялтырап тормаса да, үзе команданы бик оста бирә. Ислам кануннарын белеп бетермәгән хуҗабикәне хәйран утлы табага бастырды ул. Хуҗаларның, кунакларның котлары очты. Алай итәсеме, болай итәсеме дип башлары катты. Хәзрәтебез барыбызга да җитеште. Сул кул белән ризык тотучыларны да битәрләп алырга өлгерде. Мин бу җөмләне табын янында булсам әйтмәс идем, монда язам, ашаганда укып утырмыйсыздыр әле.

– Тәти кул белән ашарга кирәк. Ни өчен? Чөнки сул кул белән к… сөртәсең, б… тотасың, – ди бу.

Менә муллаларның шундый сүзләре дә кирәк шул аппетит ачар өчен.

Бераз утыра торгач, хәзрәтебез мине таныды. Бик якын килеп яктырып аралашып тормакчы иде дә мин сөйләшмәдем шул.

АКЧА АЛЫШТЫРЫШ УЕНЫ

Инде сәдака турысына килгәндә, Коръән мәҗлесләренә барсам, котым чыгып, сәдака өләшү вакытын көтәм. Бар мәҗлес ду куба. Сиңа бирдемме, миңа бирдеңме, әйдә тагын бир… Көлешә-көлешә, акча алыштырышу башлана. Хуҗа кеше истәлек өчен берәр нәрсә өләшсә, ярый торгандыр, минемчә, әйтик, тастымал, кулъяулык… Тик акча түгел. Ул акчаны кесәгә салырга куркам. Ялгыш хәрәм әйбер өчен сарыф итәрмен дим. Шуңа күпчелек очракта укучы бабайга тоттырам. Бүген үк мәчеткә барасыздыр, анда салыгыз дим.

Күптән түгел бик яшьли бер ханым вакытсыз гүр иясе булды. Аның да Коръән мәҗлесенә бардым. Тагын мәҗлес ду купты. Шунда шаккаттым. Әтисез булган, инде әнисез дә калган шыр ятим 15 яшьлек үсмер торып, сәдака таратырга кереште. Мин инде тыйнаклык күрсәттем, хәзрәттән узып сөйләмәдем. Үсмернең үзенә генә әйттем: “Энем, син сәдака таратырга тиеш түгел. Сәдака сиңа тиеш”, – дидем. Хәзрәт исемен күтәреп килгән укучы бабай сүзләремне ишетмәмешкә салышты. Ләкин соңрак сәдака тарату турында вәгазь әйтеп алды. “Сәдаканы хәленнән килгән һәркем өләшергә тиеш”, – диде ул. Килешәм. Ләкин бабабыз аның кемгә тиешлеген генә әйтмәде, чөнки тиеш булмаучылар сафына ул үзе дә керергә мөмкин бит.

Әнә шундый хилафлыклары, кәсәбәче хәзрәтләрнең дорфалыгы аркасында динебезгә кайтучылар азрактыр. Күркәм сыйфатлы, авызына каратып тота алучы итагатьле муллаларыбыз күбрәк булса иде. Бу нисбәттән Җәлил хәзрәт Фазлыев кебекләрне үрнәк итеп куям. Беркайчан да кешегә бәрелмәс, уены-чыны белән бергә гыйбрәт сөйләп һәркемне акылга утыртыр.

Инде изге уразаларыбыз үтте. Рамазан айлары тәнебезне генә түгел, калебебезне дә, аңыбызны да чистарту, кыйблабызны табу ае да булса иде. Чөнки бу айда кулыннан килгән һәркем авыз ачтыра, мәчетләргә бара, вәгазь тыңлый, ә акыллы, гыйбрәтле вәгазьләр җитенкерәми безгә. Зур җаваплылык алып, Коръән багышлау эшенә алынган әби-бабайлар моны истә тотсын иде. Өсләренә гөнаһ алмасын, кылган гамәлләребез һәркайсыбызның саваплы булсын. Уң фәрештәләребез тарафыннан гына язып барырлык булса иде.

Тоткан уразаларыбызның савапка, тормышларыбыз бәрәкәтле булуын теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии