Каберне таптасаң, нишләргә?

Каберне таптасаң, нишләргә?

Җәйгә ике тапкыр авылга кайтып, зиратка барып киләм. Анда әби-бабайларның каберен чистартам. Менә узган атнада да печәннәрне чабып, сулар сибеп килдем. Каралган каберлекләр бик сирәк, күбесе чүп үләне белән капланган. Зират эченәрәк кереп карап чыгыйм дигәч, ялгыш кына бер каберлекне таптадым. Аның язуы да, чардуганы да юк иде. Менә шул өстемдә зур йөк булып тора хәзер. Аптырагач, бер ботак кадап чыгып киттем, тик электән кабер өстенә басарга ярамый, диләр иде.

Илсур НИГЪМӘТУЛЛИН,

Саба районы, Сатыш авылы

Соравыгызга «Иске Таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс җавап бирде:

– Белеп эшләгән эш гөнаһ түгел, ялгышу була. Кеше: «Дөрес башкарам», – дип ялгышырга яки белә торып гөнаһ кылырга мөмкин. Бу кеше белеп эшләмәгән, ягъни ялгышкан. Тик шуны истән чыгармаска кирәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Кабер өстенә утырырга да, басарга да ярамый», – дигән. Аллаһы Тәгалә ялгышкан кешеләрне кичерә, Аңардан гафу итүне сорарга кирәк. Борчылырга кирәкми, башка вакытта мондый хата ясамас өчен игътибарлы булырга кирәк.

Комментарии