«Дин – намаз уку гына түгел»

«Дин – намаз уку гына түгел»

Бер көнне җәмәгать транспортында ике өлкән яшьтәге апаның сөйләшүләрен тыңлап бардым. Яулык бәйләгән бер апаның теленнән: «Дөнья хәрәмләшә», – дигән сүзләр ишетергә туры килде. Ә нинди була соң ул хәрәм дөнья? Элек дөньяда хәләл генә булганмы? Бу ике төшенчәнең төп аермасы нәрсәдә? Бу һәм башка сорауларга җавапны Чаллы шәһәренең «Сөембикә» мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтов белән бергәләп эзләдек.

– Рәис хәзрәт, без хәләл дөньяда яшибезме?

– Безнең халыкта дингә иммунитет пәйда булды. Ул динне инкарь да итми, дин кушканча яшәми дә. Бу киемгә дә, ашап-эчүгә дә, яшәү рәвешенә дә кагыла. Кеше сине тыңлый, үзенчә эшли. Безнең өстебезгә төшкән бүгенге проблемалар әнә шул дин кушканча яшәмәгәннән инде. Моның асылын никадәр тизрәк аңлыйбыз, шуның кадәр яхшырак. Дин бит ул намаз уку гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Газета битләрендә дә дин турында берәр әйбер чыкса, мин шулай уйлыйм дип үз фикерләрен белдерергә тырышалар. Син уйлаганча да, мин уйлаганча да түгел шул. Аллаһ ничек кушты, шулай эшләргә кирәк. Шәригать ничек куша, шулай яшәсәк, дөньябыз да хәләл булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәлифәт төзеп калдыра, ягъни шәригать кануны белән эш итүче дәүләт төзи. Әгәр шуның кануннары буенча яшәсәң, дөнья хәләл булыр иде.

– Хәләл дәвалану хәрәм юл белән дәваланудан нәрсә белән аерыла?

– Хәләл дәвалану хәрәм әйберләр һәм хәрәм гамәлләр кулланмыйча дәвалану ул. Дәвалану ысуллары күптөрле булырга мөмкин. Шуның өчен төгәл җавап бирү өчен, кешенең нәрсә белән авырганын һәм нәрсә белән дәваланганын белү зарур.

– Үлән төнәтмәләре белән дәваланырга ярыймы?

– Үлән төнәтмәләре белән дәвалану ярый. Ярый гына да түгел, кирәк тә. Даруларны да үләннәрдән ясыйлар бит. Без хәзер даруханәләргә ышанып, дару үләннәренең файдасы турында онытып бетердек инде.

– Спирт – иң яхшы дәва, диләр. Бигрәк тә коронавирустан булыша дип, күпләр аны куллана да. Мөселман кешесенә профилактика чарасы буларак аракы иснәү тыеламы?

– Эчемлек ясый торган спирт бар. Аны куллану хәрәм. Медицина шартларында куллану өчен ясалган спирт бар. Бу спиртны эчәр өчен түгел, даруларга кушар өчен ясыйлар. Димәк, чарасы шул гына булса, дәваланырга бүтән чара булмаса, куллану дөрес.

– Ә составында спирт булган мазь сөртү шулай ук хәраммы?

– Составында спирт булган әйберләрнең хөкемен язам, үзегез аңларсыз. Әгәр спиртның күләме бик аз булып, төсе, исе, тәме әйбердә сизелмәсә, кулланырга була.

– Коръән ашына исерек кеше килсә, хуҗа аны куып җибәрергә тиешме? Аны куып чыгарса, гөнаһы аңа булырмы?

– Коръән ашы гади ашлардан аерыла. Һәрбер кеше моны аңларга тиеш. Коръән ашына исерек килеш килү – хуҗаны хөрмәт итмәү билгесе. Аны куып чыгарыргамы, әллә инде табынга утыртыргамы – хуҗа үзе хәл итә. Мөселман илләрендә исергән өчен суктыру каралган. Кусагыз да, сезгә гөнаһ юк.

– Пәйгамбәребез (с.г.в) дәвалануның нинди ысулларын кулланган? Коръәни Кәримдә бу турыда нәрсә диелә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр авыруга да аңлатма биргән. Авыруларның ике төрле булуын әйтеп китү кирәктер. Аның берсе – рухи, икенчесе – тән авырулары. Алар бер-берсе белән һәрчак бәйләнештә. Шуңа күрә дәвалану дәверендә тәнне дә, җанны да дәваларга кирәк. Күпләрдән ишеткәнем бар: «Анализларым яхшы, табиблар авыруымны таба алмый, тик авырганымны үзем беләм», – диләр. Болар – рухи авырулар. Болары каян килә соң дисәгез, җавабы әзер – дөрес итеп яшәмәвебез нәтиҗәсе. Гөнаһ гамәлләр кылу, әти-әни алдындагы бурычыңны үтәмәү, әйткән сүзеңдә тормау, каргыш, бозым – барысы да шуңа керә. Бу хакыйкатьне яхшылап аңламыйча, дәвалануның нәтиҗәсе аз булыр яки бөтенләй булмас. Пәйгамбәр (с.г.в.) янында вакытта бәдәви гарәпләр килеп: «И, Аллаhының илчесе, безгә дарулар эзләргә ярыймы?» – дип сораганнар. Ул: «И, Аллаhының бәндәләре! Хасталарыгызны дәва кылыгыз! Аллаhы Тәгалә hичбер хасталык яратмады, яратты исә, аның дәвасын да яратты. Бары тик бер генә хасталык өчен дәва юк», – дип җавап бирде. «Бу нинди авыру?» – дип сораганнар. «Картлык», – дип җавап биргән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Кыскача әйткәндә, бүген сөлек салу, өшкерү актив кулланыла. Хиҗама да шулар исәбендә. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән килгән, дәвалау максатыннан кулланыла торган чара булып хезмәт итә.

– Һәр авыруга дәва бар, дисәк тә. Дәва тапмаган очраклар да шактый бит.

– Имам Әбү Хүзәмә болай дигән: «И, Аллаһының илчесе, иләһи дарулар, ислам динендә шифа аятьләре, дәвалану догалары, без куллана торган саклану чаралары Аллаһы Тәгалә язганны үзгәртә аламы?». «Болар – Аллаhы язганның бер өлеше булып торалар», – дип җавап биргән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Табын артыннан аз гына ач килеш китәргә кирәк икәнен дә беләбез. Шундый очракта син сәламәт буласың. Йоглар: «Табын артыннан тамагыңны тутырып китсәң, үз-үзеңне агулаган, үтергән буласың», – диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына да табиблар килгән: «Дәвалыйбыз», – дигәннәр. «Дәвалау кирәк түгел, без мөселманнар, авырмыйбыз. Ашыйсыбыз килмичә ашарга утырмыйбыз. Ашасак та, туйганчы ашамыйбыз. Әз ашаганга күрә, озак яшибез», – дигән. Кеше дөрес ашаса, авырмас иде. Авыруларның 80 проценты ашкайнату системасы белән бәйле. Тәннең сәламәтлеге өчен берничә кисәк ризык җитә.

Ислам динендә ашказанын өч өлешкә бүлегез, диләр. Өчтән берен – ризыкка, икенче өлешен – эчемлеккә, өченче өлешен һава өчен калдырырга кирәк. Күп ашаган ризык эшкәртелеп бетми, череп, начар нәрсәләр бүлеп чыгара башлый. Шешкә әйләнә, төрле эчәк авырулары китереп чыгара. Ә моның дәвасы нәрсә? Аз ашау. Күп эшлибез икән, күп эшләргә кирәк. Рухны ныгыту өчен ураза тоту да хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) атнаның һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбесендә ураза тоткан. Ураза тотучыга Аллаhы Тәгалә әҗерләрен үзем бирермен, дигән. Гөнаһларыбыз өчен дога кылып, Аллаһыдан сорасак, гөнаһларыбыз да кичерелер. Дин буенча яшәсәк, шәригать кануннарына буйсынсак, тәнебездә булган күп кенә авырулар китәчәк. Үзебезне аклар өчен төрле сәбәпләр эзләргә кирәкми, исәнлек юлында тырышлык куярга гына кирәк.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии