- 30.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Иманга юл
Мин үзем чыгышым белән авылдан. Бер җәйне авылга яулык бәйләгән кыз кунакка кайтты. Аның белән дус булган кызлар: «Альбина мәдрәсәдә укый икән, бер намазны да калдырмый, ураза тота, Фатыйма апа белән (аның дәү әнисе икән) бергә догалар укый», – дип сөйлиләр. Шулай беркөнне кызлар белән клубтан кайтып киләбез. Бер йорт чатында ике шәүлә күренде. Карасак, теге кызыбыз бер егет белән тәмәке тартып, эчеп утыра. Альбинаның яулыклары башыннан шуып төшкән, егетнең итәгендә чырык-чырык килә. Ул кыз икенче көнне үзенең шәһәренә киткән, диделәр. Шуннан соң ул безнең авылга беркайчан да кайтмады. Алга таба аның язмышы ничек язылгандыр, белмим. Әбисе инде күптән вафат.
Университетның соңгы курсында укыганда гомердә дә уйламаган бер кыз яулык бәйләп килгән. Ә бит ул кайчан карама университет артында егетләр белән тәмәке тартып басып тора. Имәндә икән чикләвек. Ничә елга беренче тапкыр бу кызның әти-әнисе Казанга кунакка килгән. Алар дини кешеләр ди.
Әле беркөнне генә балам белән паркта утырам. Кызым йоклый, мин китап укыйм. Берзаман әче итеп кычкырган якка борылып карасам, мөслимә кыз үзенең баласына суга-суга акыл өйрәтә икән. Ул башта безне күрмәде. Күргәч, каушап китте, тавышын йомшартты да, әкрен генә акыл өйрәтүен дәвам итте.
Дин юлына баскан кешеләрне гаеплисем килми, тик алар чын күңеле белән ислам диненә кереп китмәгәннәр икән, динне пычратып йөрмәсеннәр иде дигән сүз генә әйтәсем килә. Кешенең эчке дөньясын – ул матур булса да, әшәке булса да – яулык кына каплый алмый.
Ләйсән ЯРУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Комментарии