Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин музеенда

Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин музеенда

Татарстанның Әлмәт районы, Кичүчат авылында гаҗәеп бер урын бар, ул –күренекле дин галиме, тарихчы, нәшер, мөфти, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин музее. 4нче майда без – ирем Хөсәен Аймалетдин һәм мин, Әлмәт төбәге мөслимәләр оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Рәйхана Ханнанова белән шушы музейда булу бәхетенә ирештек. Дөрес, минем бу музейда элегрәк тә булганым бар иде, әмма анда күпме булсам да, туймыйм, чөнки бу музей минем өчен тарихи мәгълүмат алу чыганагы. Анда килгәч, иң беренче сөенечем – Ризаэддин хәзрәт өчен, чөнки шушындый затлы, бай эчтәлекле музей нәкъ менә аның туган авылында, туган нигезендә бит! Мәчет янәшәсендә, Ризаэддин Фәхреддиннең әти- әнисе яткан борынгы зираттан ерак түгел урнашкан ул. Һәм Риза казый белән бәйле бөтен әйбер – кызы чиккән намазлыктан алып, эш өстәле, кулъязма хезмәтләре, үзе чыгарган газета-журналлары, язган китапларына хәтле биредә тупланган. Бу – дөньяда Ризаэддин Фәхреддингә багышланган бердәнбер музей, ул 1995нче елда ачылган. Нигәдер, Риза хәзрәт казый һәм мөфти булып эшләгән Уфада да, «Вакыт» газетасын һәм «Шура» журналын чыгарган Оренбургта да аның музее юк, Казан турында инде әйтеп тә тормыйм. Югыйсә ул татарда йөз елга бер туа торган акыл иясе, бөтен ислам дөньясы тарафыннан танылган дин галиме бит! Казанда Ризаэддин Фәхреддиннең юбилейларын уздырырга да атлыгып тормыйлар, чөнки ул дин тирәсендә уйнап йөрүчеләрнең гакыйдәсенә туры килми, саф ислам иясе...
Бу музейда икенче сөенечем – аның иманлы, белемле, үз эшенә гаять бирелгән кеше кулында булуы. Ризаэддин Фәхреддиннең музее белән менә инде чирек гасырга якын шушы авылда яшәүче филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова җитәкчелек итә. Бу гаҗәп тырыш, булдыклы ханым Кичүчат авылы өчен генә түгел, милләтебез өчен дә зур табыш, чөнки Риза хәзрәтнең бай мирасы ышанычлы, җылы кулларда. Музейны җитәкләүдән тыш, Диләрә ханым Ризаэддин Фәхреддиннең китапларын яңадан чыгару буенча да зур эш алып бара. Бу елларда аның җитәкчелегендә Риза хәзрәтнең 16 исемдәге китабы 35500 тираж белән басылып чыкты һәм халыкка таратылды. Бу урында «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы ияләренә дә зур рәхмәтләремне әйтәсем килә, чөнки мондый затлы китапларны чыгару өчен зур акчалар кирәк, ә нефтьчеләрдә ул бар. Беренче тапкыр Татарстан нефтенең милләткә эшләвен күрәм! Монда Диләрә ханым Гыймранованың да роле зур дип беләм, чөнки акчаны ихластан эшләгән, гадел кешеләргә бирәләр, ә ул шундый. Моннан ике ел элек мин аның Уфада, Ризаэддин Фәхреддиннең һәм балаларының җимерек кабер ташларын ничек итеп ак мәрмәргә алыштыруга ирешүен күрдем. Диләрә ханым тырышлыгы белән, «Татнефть» монда да 2 миллион акчасын чыгарып салды, афәрин!
Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин турында язып та, сөйләп тә бетерү мөмкин түгел. Ул совет чорында, дин әһелләре өчен иң авыр елларда мөфти була, аларны ахыргача яклый, үзе 1936нчы елда ачтан диярлек үлә. Ул үлүгә, аның ике улын кулга алалар һәм юк итәләр. Әле Ризаэддин Фәхреддиннең басылып чыкмаган хезмәтләре дә шактый, алар башлыча Уфада, һәм башкорт галимнәре аларны дөньяга чыгарырга ашыкмый. Алар Риза хәзрәтне башкорт дияргә яратсалар да, җимерелеп беткән кабер ташын Татарстаннан татарлар килеп яңартты, китапларын татарлар чыгара, музее да туган җирендә. Чөнки ул безгә кадерле, милләтнең үз баласы, үз бабасы. Һәм аның хезмәтләрен милләтебез әле гасырлар буе өйрәнәчәк. Ризаэддин Фәхреддиннең дүрт томлык энциклопедик «Асар»ы, мөселманнар өчен өстәл китабы булырлык «Җәвамигуль-кәлим шәрехе», «Мәшһүр адәмнәр», «Мәшһүр хатыннар» китаплары, гаилә, бала тәрбияләүгә, әдәп-әхлакка багышланган хезмәтләре, халык педагогикасына нигезләнгән «Нәсыйхәт «китабы, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыкларына багышланган тиңсез тарихи китаплары татар халкы өчен юл күрсәткеч маяк булыр, ИншәәАллаһ!
 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Әлмәт шәһәре

Комментарии