ТЫНЫЧЛЫК ЭЗЛӘП…

27 июньдә Кол Шәриф мәчете каршында «Сотворение мира» рок-фестивале узды.

Гомумән, алдан ук төрле каршылыклы фикерләр белән телгә алынды бу фестиваль. Берәүләр – Кол Шәриф мәчете янында үткәрелү тарихын мыскыллау, икенчеләре финанс кризис вакытында акчаны җилгә очыру дип дулады. Ә күпчелек: «Риза, карарга киләм», – дип фикер белдерде.

Узган ел бу фестивальгә «Мөслимә» оешмасы каршы чыкты. Ул чакта алар мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итеп, фестивальгә каршылык күрсәтергә чакырды. Тик «Мөслимә»ләр теләктәшлек таба алмады. Инде быел да рок-фестивальнең узуын белгәч, алар тамашага янә протест белдерде. Бу юлы Президенты Минтимер Шәймиевкә хат юлладылар.

«Кремль тирәсендә меңләгән татар-мөселман Казаныбыз Явыз Иван тарафыннан яулап алынганда шәһит киткән. Биредә алар каны аккан. Шуңа да биредә шау-шулы чаралар уздыру тыела, бу бабаларыбыз рухын рәнҗетү булып санала. Кичекмәстән фестиваль урынын башка җирдә үткәрүне сорыйбыз», — дип, Президентка мөрәҗәгать иткән иде «Мөслимә» оешмасы вәкилләре.

Гомумән, бу хакта күп сөйләнелсә дә, сүзләргә колак салучы булмады. Бер караганда, фестивальнең идеясе игътибарны шундук җәлеп итә. Милләт һәм динара татулык, дуслык җепләрен ныгыту бит нигездә! Динара каршылыклар киң колач җәйгән чорда, музыка ярдәмендә бу бәладән өлешчә арыну, сәясәт кебек пычраклыкка бераз күз йомып, халыкны музыка дөньясына алып кереп китү. Чөнки оештыручылар әйтүенчә, музыка гына күпмилләтле халыкны дуслыкка, татулыкка дәшәргә сәләтле. Узган елгы фестивальне күрмәгәч, халыкның төрле фикерен тыңлап һәм ишетеп кенә йөрергә туры килгән иде. Ә быелгысын үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Оештыручыларның сүзләрен күңел дәфтәренә язып, шул тынычлык, татулыкны эзләп, чараны күзәтергә юл тоттым.

«ТЫНЫЧЛЫК ЭЗЛИМ, КАЙДА УЛ?»

Инде чара башланганчы ук, сыра сату өчен 15ләп палаткада хәрам эчемлек – сыра халыкка күпме кирәк, шуның кадәр сатыла иде. Өстәвенә, сыра сату урынын тимер рәшәткә белән «тотып» куйганнар. Ә керү-чыгу урынын хокук саклаучылар саклый. Алары да теләсә кем, ягъни балигъ булмаган балалар «баш төзәтү урынына» кермәсен өчен сафта тора икән. Бу фестивальдә бала-чага меңгә бер очрагандыр. Гадәттә, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре күренде. Ә күпчелек кеше кулында «Старый мельник» дип язылган ак шар. Кем сыра татыган, шул шарлы да булган. Андыйларның сан-исәбе чиксез. Димәк, күпчелек «бу дөнья кешеләре» түгел дигән сүз. Безнең җәмгыятебезгә «градуслы» музыка сөючеләрдән файда булыр микән? гына түгел, инде хәзер православие вәкилләре дә спиртлы эчемлекләргә каршы торганда, нәфескә ияреп, тынычлык булдырып буламы икән?

Бер якта – мәчет, икенче якта сыраханә. Әйтерсең, бер якта – җәннәт, икенче якта җәһәннәм. Ә араларында рок-тамаша. Шушы ике дөнья арасында тынычлык тудыручы чара, янәсе. Яки алтын урталык. Белмәссең… Шулай бер якта концерт карап, икенче яктан башкаларга күз салып йөргәндә, бер-бер артлы җырчылары артыннан «Мубай»ның исемен атадылар. Ниһаять! Аурупа музыкасы белән сугарылган татар моңы сәхнә тотты. Халык өчен дә шактый кызыклы тоелды бу. Тик сәхнәдән ары китмәде әлеге рух.

Кичкә таба тамаша кызганнан-кыза барды. Аннан да катырак халык үзе “кызды”. Хәтта кайберәүләр, киемнәренә кадәр салып атып, рәхәтләнеп сикерде… Тынычлык өчен булгач, үземә яңа дуслар да табармын дигән идем. Ә анда төрле юнәлешләргә, агымнарга кереп киткәннәр арасында йөргәнемне шундук аңладым. Белмим, әллә мин тормыштан аерылган, әллә алар бу дөнья кешеләре түгел. Үземә уртак сүз табардай кеше очратмадым, диннәр арасындагы татулыкны да күрмәдем.

Дин эшлеклеләре үзләре дә бу чараны өнәп бетерми. Әйтик, рок белән дин арасында бернинди уртаклык та юк дип саный алар. Шуңа ике гыйбадәтханә арасында рок аша татулык, тынычлык, бердәмлек булдыру урынсыз. Благовещение соборы атакае да бу фестивальнең максатын аңлап бетермәве хакында белдерде. Әмма әллә ни сөйләп тормыйча: “Архирей яхшырак белә, шуннан сора”, – диде. Мин бу турыда бөтенләй белмим, дигән сүзләрне ишетергә туры килде аннан. Шулай да, Татарстан Диния нәзарәтенең урынбасары Вәлиулла Ягькуб бу фестивальнең Кол Шәриф мәчете каршында узуында каршылык булуы мөмкин түгел дип белдерде. «Мәчет Кремль диварлары белән уратып алынган. Ә кайчандыр биредә шәһит киткән мөселманнар каны агуы бу фестивальне уздыруга киртә була алмый. Җирдә кан акмаган урын юк», — дип белдергән иде ул үз позициясен. Ә Татарстанның үзәк төбәге баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров «Азатлык» радиосына фестивальнең үткәрү урынын алмаштыру дин әһелләре көченнән килми, диде. «Әмма башка юлы мондый чараларның үткәрү урыннарын уйлаганда киңәшеп эшләргә кирәк», — дигән иде ул. Баксаң, чараны дин әһелләре фикереннән тыш уздырырга булганнар. Кол Шәриф мәчете фонды башлыгы Зөфәр хәзрәт тә шундый фикердә. Гомумән, диннәр арасында тынычлык турында уйлаганчы, әле ул диннәрне дә хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.

Милләт ягыннан да, дини күзлектән чыгып фикер йөрткәндә дә бу фестиваль шактый каршылыклы фикерләр тудыра. Исламда кыл чиртүнең тыелуы бер яклы булса, икенче яктан, Казанда мөселман илләре башкалаларының җыелышын үткәрәләр, ә башка яктан рок котыра. Бу бары пиар-компанияләр генә. Пиар – Ислам буенча бер түбәнчелек санала. Икенчедән, башка милләтләр арасында “эреп югалудан” саклап калу турында уйларга кирәк чак, дип татар каһарманнары чаң сукканда, чит мәдәниятне тәррәкый итү бара. Артык толерантлык та кайчагында безнең башларны ашый.

Узсын бу фестиваль. Тик башка җирдә. Аның максаты гына бераз анык түгел. «Тынычлыкның яратылышы» дип аталса да, кемнәр арасында тынычлык тудырырга маташулары гына аңлашылып бетми. Тормыштан аерылып, инде «градус»та йөрүчеләр арасында микән? Әллә «Пасха! Пасха! Христос!» – дип сәхнәдән кычкырып, тамашачыларны Кол Шәриф мәчете каршында юләрләндерүләре тынычлык тудыра микән? Миңа калса, бу зур хата. Максатка ирешү юк.

ЧАРА – РУСИЯНЕКЕ!

Колакны ертырлык итеп кычкырган музыкадан ерагаеп, тирә-якны әйләнеп чыктым. Берәү мактый-мактый байрак, эшләпәләр, шарлар сата. Бертөрле әләмнәрне болгаган хәлдә миңа да «бери» дип эндәште ул.

– Татарстан байраклары юк мәллә? — дип сорыйм аннан.

– Нету.

– Почему? Было бы купил.

– Это же не Татарстанский фестиваль, правильно.

ТАПТЫМ!

…Тынычлыкны озак эзләдем мин. Эзли-эзли, меңьеллык мәйданнан чыгып киткәнемне сизми дә калганмын икән. Кол Шәриф мәчетенә юл тоттым. Ахшам намазы вакыты җитә иде. Намаз укылды. Мәчеттән чыккач, Кремль диварларына менеп бераз сулыш алыйм, тамаша гөрли микән, дип югарыдан карарга ниятләдем. Төрле «солянканы» хәтерләткән халыкның тормыштан аерылып күңел ачуын күргәч, моннан тынычлыкны эзләү кирәк микән, дигән фикер башымнан йөгереп узды. Артыма борылып карасам, мәчет манаралары балкый иде. Аңладым, тынычлыкны мин тапканмын, шул тынычлыктан берничә минут элек кенә чыкканмын икән…

БАШКАЛАР НИЧЕК УЙЛЫЙ?

Ләйлә, студенты:

– Миңа мондый чаралар бик ошый. Еш булсын иде. Иң мөһиме – «тере» музыка. Дөньяның атаклы җырчылары. Супер!!! Фестивальне Кремль тирәсендә генә күзаллый алам. Казанның башка урыннарында узмасын иде, болай уңайлырак.

Максим:

– Ниһаять, Европалаша башлады! Шәһәрем белән горурланам!

Күптән түгел мәдрәсәне тәмамлаган Айрат:

– Мәгълүм инде – исраф. Шайтан туена акча туздыру бу. Бабаларыбыз рухын рәнҗетеп, шул шайтаннарны койрыкларыннан тартып акырту. Дөресен әйткәндә, бу фестиваль игътибарга да лаек түгел. Бер җирәнгеч әйбер шунда.

Роберт:

– Колак тынды әле. Ишетмим. Берни әйтә алмыйм.

Айгөл апа, табибә:

– Мондый чаралар колак нервларына зур зарар китерә. Нервларны дәвалау иң кыен мәсьәлә, тулысынча дәвалауны ышандырып булмый. 10 сәгать буе фестивальне күзәткән кешенең ишетү сәләте зәгыйфьләнә. Фестивальдән ары китсәң, колакка сәер тавышлар ишетелә, тирә-юньдәгеләрне ишетү начарлана. Шуңа да мондый чараларда озак тоткарланмаска киңәш ителә.

Саша, студент:

– Фестиваль вакытында нишләптер Русия байрагы гына җилфердәп торды. Ә Татарстанныкы юк иде. Чара Казанда, өстәвенә, татарлар өчен тарихи урында уздырылгач, исем өчен булса да, Татарстан байрагын да куярга кирәк булгандыр.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии