«Мәчет төзелеше халык тормышын үзгәртергә сәләтле»

«Мәчет төзелеше халык тормышын үзгәртергә сәләтле»

2022нче ел истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның берсе – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү. 2021нче елның икенче яртысында ук бу елга планнар корылып, максат-бурычлар билгеләнеп куелган иде. Исемлек зур, әмма барысы да үтәлеп бара. Шул вакыйгаларның иң зурлары соңгы атнада гына үтте.

ТАШЫ БАР, ТИЗДӘН МӘЧЕТЕ ДӘ БУЛАЧАК

Әле кайчан гына, Җәмигъ мәчетенең төзеләчәк урыны билгеле булды, дип язган идек. Бүген ташын да куеп кайттык. Тиздән мәчет ачылышында да катнашырбыз. Әлегә мәчет проекты расланмаган, төзелеш эшләренең кайчан башланачагы турында сүз юк үзе.

Казанның Җәмигъ мәчете – Кырлай паркы урынында төзелә. Бер ай дигәндә паркта булган бөтен аттракционнарны сүтеп, территорияне чистартып, агачларны кисеп тә өлгергәннәр. Парк урынында – бушлык. Әмма бу вакытлыча гына, чөнки бик тиздән биредә татарстанлылар көткән 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчете калкып чыгачак.

Парк ягына кеше күп агыла: олысы да, кечесе дә, хәтта монда нәрсә булачак икән дип, аптырап кына халык артыннан иярүчеләр дә бар. Булачак мәчет территориясенә керер өчен, букчаңны, кесәләреңне тикшертергә кирәк. Эчтә исә кирәк кешегә – яулык, кирәк кешегә намазлык өләшәләр. Юмартлыкның сәбәбе дә бар: бүген биредә беренче тапкыр өйлә намазы укылачак.

Мәчет төзелешенә каршы чыгучылар шактый булса да, чарага бу вакыйганы хуплаучы ике меңгә якын кеше килгән. Кырлай паркында моның кадәр кешенең җыелганы булмагандыр. Мәчетнең әлегә нигезе дә юк, ә халык инде буа буарлык. Казанда яшәүче Фирзия апа Латыпова да шундый фикердә:

– Казаныбыз – зур шәһәр. Әнә бит күпме кеше килгән, аларга сыенырга урын кирәк. Адым саен мәчет дип зарланганнарны аңламыйм. Мәчет – Аллаһ йорты. Чат саен хәмер кибете булса, зарланучы болай ук күп булмас иде. Мәчет төзи алабыз икән, безнең киләчәгебез – өметле. Туачак буынга диннең әһәмиятлеген генә түгел, матурлыгын да өйрәтү чарасы бит бу, – диде ул, намаз укырга ашыгып.

Таш куюны Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәменә бәйләүләре очраклы хәл түгел, чөнки Русиянең 72 төбәгеннән, 5 чит илдән килгән XII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында катнашучылар да бар биредә. Хәер, бу – татарларныкы гына түгел, бөтен Русия мөселманнары бәйрәме. Кавказда һәм Идел буенда Ислам динен әле иртәрәк тә кабул иткәннәр. Тик Идел буе Болгарында бу вакыйга икеләтә әһәмияткә ия.

– Казанда Җәмигъ мәчетен төзү – ата-бабаларыбыз сайлаган дингә тугры калу дигән сүз. Аллаһы Тәгалә һәр мәсьәләне хәл итү өчен дә ике юл тәкъдим итә: беренчесе – хәләл, икенчесе – хәрәм. Ата-бабабаларыбыз да сайлау алдында булган һәм хәләл юлны сайлаган, без дә алар эзеннән атлыйк. Әби-бабаларыбыз качып кына намаз укыган, һәрдаим уразаларын бозарга мәҗбүр ителгән, әмма совет чорының шундый шартларында барыбер динен үзгәртмәгән. Аллаһка шөкер, бу вакытлар артта калды. Хәзер курыкмыйча дин тота алабыз. Һичшиксез, мәчет төзелеше эшенә дә бөтен халык кушылачак. Тиздән аны ачу тантанасына да җыелырбыз, – дип ышаныч белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Вәгазь тыңлаган һәм чит илләрдән килгән мәртәбәле кунакларның котлавын кабул иткәннән соң, мәчет территориясенә зур таш урнаштырылды. Кыяфәте белән ул Кагъбәне хәтерләтә. Истәлекле ташта гарәп, татар, рус һәм инглиз телләрендә: «Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчетен төзү уңаеннан» дип язылган.

– Бүген безнең өчен әһәмиятле вакыйга булды. Башкалабыздагы Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды. Тарихыбызда мәчет төзелеше татар халкы тормышын үзгәрткән берничә мисал бар. Әйтик, 1767нче елда Екатерина II Казанда таш мәчет төзергә рөхсәт бирә. Бүген әлеге борынгы мәчет күренекле татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә. 1990нчы елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелешенә старт бирелде. Хәзер ул – шәһәребезнең күренекле урыннарының берсе, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Бу һәм башка мәчетләр җәмәгатьчелек ярдәме белән төзелү аерым игътибарга лаек. Җәмигъ мәчете дә искәрмә булмаячак. Акча җыю белән «Игелек» фонды шөгыльләнәчәк. Милләттәшләребезне, битараф булмаганнарны Җәмигъ мәчете төзелешендә актив катнашырга өндим.

«ҖЫЕН»НЫ МӘҖҮСИЛЕККӘ ТИҢЛИЛӘР»

Мөселманнарның ел саен көтеп алына торган тагын бер бәйрәмнәре – «Изге Болгар җыены» быел 21нче май көнне узды. Ул Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларның кульминациясе булды. Тарихка күз салсак, бу бәйрәм Болгар җирендә инде 34нче тапкыр уздырыла. Башкаларыннан аермалы буларак, быел җыенга 20 меңгә якын мөселман килде. Һава торышы салкын һәм өстән кар, боз, яңгыр явып торуга карамастан, берәү дә изге җирдән китәргә ашыкмады.

«Изге Болгар җыены» үткән тарихи тыюлык мәйданчыгы кунакларын күргәзмә белән каршы алды: Татарстан мөселман дини уку йортлары эшчәнлеген чагылдырган стендлар белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Гадәттәгечә, хәләл продукция сатып алырга, җылы чәй һәм өчпочмак белән сыйланырга мөмкин булды. Теләге булганнарга намаз укырга өйрәнер өчен ярдәмче-әсбаплар да таратылды.

Узган еллардагы кебек үк, халыкның бер өлеше Олы манара янына ашыга. Андагы Җәмигъ мәчете җимереклегендә урнашкан «сихри» таш багана турында ишеткәннәре бар, булса кирәк. Багана сихри дип санала. Әгәр аңа кагылып, теләк теләсәң, ул һичшиксез чынга ашачак, янәсе. Монда җыелган халыкка: «Гөнаһ эшләмәгез. Сез ташка табынасыз. Таштан түгел, Аллаһтан сорагыз!» – дип кычкырып торучы да табылды.

«Изге Болгар җыены»ның рәсми өлеше концерт номерлары белән үрелеп барды, Ислам диненең кабул ителү тарихы искә алынды. 20 меңгә якын халык арасында Башкортстан, Чиләбе, Омск, Кавказ өлкәләреннән килгән кунаклар да бар. Чиләбедән Роза апа бирегә икенче тапкыр килә. 2018нче елда гаиләсе белән экскурсиягә килгән булса, быел матур датага туры китереп, махсус килгән.

– Бу истәлекле вакыйганың шаһиты булуыма сөенеп туя алмыйм. Изге Болгар җирендә бит әле ул. Кайчандыр биредә безнең ата-аналарыбыз Ислам динен кабул иткән. Бүген без аларны искә алабыз. Бүген бу хакта истә тотабыз икән, димәк, бер елдан соң да онытылмаячак ул, – ди Роза апа.

Сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар, дин әһелләре күтәрелде. Быелгы җыенда Ислам дөньясы илләреннән килгән илчеләр дә катнашты. Алар бу көннәрдә Казанда узган KazanSummit форумына җыелган.

– Бу бәйрәм – барыбыз өчен дә мөһим вакыйга, – дип сәламләде халыкны Татарстан президенты.– Безнең белән булганыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт. Республика гөрләп торсын, дөньялар тыныч, Русиябез көчле булсын!

Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып Болгар җыенын оештыру идеясен алга сөргән мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә, бу җирлекне яңарту эше белән янып йөргән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка рәхмәт сүзләрен әйтте.

– Без үз-тәңгәллек турында бик күп сөйлибез. Нәрсә соң ул? Бу – һәркемнең үз кыяфәтендә, үз уйларында калуы дигән сүз, – дип халыкка мөрәҗәгать итте Русиянең дини һәм җәмәгать эшлеклесе, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин. – Европада кем белән яшәргә, кемне нәрсәгә алыштырырга белмиләр. Ишәккә мөгез куеп, озын койрык таксалар да – нәрсә эшләсәләр дә, ишәк атка әйләнми инде. Без – Мичурин түгел, без – Аллаһ колы, ул биргән җирдә яшибез. Бу бәйрәм – һәр халыкның үз-тәңгәллеген торгызу. Аллаһ бөтен халыкларны берләштерде. Бәйрәмнәр күбрәк булган саен – талашлар азрак була, табын корулар күбрәк булган саен – үзара аңлашу арта. Шуның өчен бездә хаҗ бар. Бу бәйрәм дә хаҗ кебек. Радикаллар Болгарда җыелуны мәҗүсилеккә тиңли, алайса өйдә яшәү дә – мәҗүсилек. Тизрәк кабергә керергә дә, теге дөньяга…

Дин әһелләре озак сөйләде, һәркем бәйрәм белән котлап, бу вакыйганың мөселманнар өчен әһәмиятле икәнен ассызыкларга тырышты. Аннары бергәләп, өйлә намазы укылды.

Салкын һәм яңгырлы көн булуга карамастан, һәркем өйлә намазын укып, күңеленә иман нуры өстәп, өйләренә таралды. Ахырдан үткәрелгән концерт номерларын карарга, җырчыларны тыңларга әллә ни күп кеше калмаган да иде. Хәер, Изге Болгар җиренә килүләренең төп максаты ул түгел бит.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии