- 30.05.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №22 (31 май)
- Рубрика: Иманга юл
Ураза тотмаган кеше ураза тотучыларга «үз-үзләрен интектерүчеләр» итеп карый. Аеруча башка дин вәкилләре. Тик бу дөрес фикер түгел. Чөнки әгәр кеше дөрес итеп уразага керә һәм авыз ача икән, сәламәтлегенә бернинди куркыныч та тудырмый, дип әйтә белгечләр. Ә ничек итеп уразага дөрес керергә, уразаны бөтен кешегә дә тотарга ярыймы – монысы хакында аларның киңәшен тәкъдим итәбез.
Рөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИН, ТР Мөфтиенең беренче урынбасары:
– Уразаны 15 яшемнән бирле тотам. Аның сәламәтлеккә бернинди тискәре йогынтысы да юк. Иң мөһиме, ураза тотучыга чамасын белергә кирәк. Әгәр авыз ачканнан соң, күрмәгәндәй ашасаң, билгеле, бу яхшы әйбер түгел. Ураза тотканда кеше аз-аз ашарга тиеш. Мәсәлән, авыз ачканнан соң бераз су эч, бераз җимеш кабып куй һәм намаз укып ал. Намаз укыган вакытта ашказаныбыз, акрынлап, үзен ризык эшкәртүгә, дип әзерли башлый. Аннан соң да күрмәгәндәй ашау кирәкми. Пәйгамбәребез әйткән: «Ашказанының өчтән бер өлеше – каты ризык, өчтән бере – сыеклык, өчтән бере- һава өчен булсын». Ягъни, корсагыбызны тутырмыйк, анда бераз урын да калсын. Ә инде сәхардә мин, мәсәлән, күп итеп су эчәргә тырышам. Чөнки организмда су балансы бозылмаска тиеш. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Су дефицит түгел бит, җитәрлек, Аллага шөкер.
Альберт ГАЛЯВИЧ, Татарстанның баш кардиологы:
– Быел ураза ае көннәр бик озын торган вакытка туры килде. Әйтик, Гарәп Әмирлекләрендәгегә караганда, бездә көн озынлыгы 3 сәгать ярымга күбрәк. Бездәге дин вәкилләренә авыргарак туры килә, чөнки 17-17,5 сәгать тирәсе уразада булырга кирәк. Табиб буларак, шундый статистика китерә алам: ураза ае җиткәч, Татарстанда йөрәк авырулары белән үлүчеләрнең саны арта. Бу нилектән килеп чыга? Әгәр дә синдә гипертониянең авыр төре, яки йөрәгеңә операция ясалган икән, яки бер ел эчендә инфаркт кичерсәң, шулай ук йөрәк-кан тамыры авыруларың бар икән, бу очракта ураза тотарга ярамый! Чөнки мондый кешеләргә көненә 2-3 мәртәбә дару эчеп торганда да, таман гына әле. Хәдисләрдә язылган бит: кеше авырый икән, аңа ураза тотмаса да рөхсәт. Чөнки ураза тоткач, дарулар эчелми, димәк, чир дә көчәя дигән сүз. Шуңа авыру кешеләргә, табиб буларак, ураза тотмаска киңәш итәр идем. Ә инде сәламәт булган һәм ураза тоткан мөселманнарга исә күп ашамагыз дигән киңәш бирер идем. Чөнки көне буе сусыз, ризыксыз ач торганнан соң, күрмәгәндәй ашау йөрәк эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Сау-сәламәт кеше дә бер утыруда бер литр су эчеп бетерсә, яки артык күп ашаса, моның йөрәккә зыяны күп.
Айрат ЗИАТДИНОВ, «Казан» клиникасы табиб – эндоскописты:
– Эчәклек һәм ашказаны авырулары белгече буларак, мин кешеләргә әгәр мондый чире булса, ураза тоту алдыннан табиб белән киңәшеп кайтырга кирәклеген әйтер идем. Чөнки аның чире көчәеп китәргә мөмкин. Мәсәлән, әгәр ашказанында, уникеилле эчәктә яки башка эчәклектә җәрәхәт (язва) бар икән, димәк, инде ураза тотарга да ярамый дигән сүз. Икенче чиратта, авыз ачкач, кешеләргә күп ашамаска кирәклеген искәртер идем. Чөнки бу диафрагмаларга да йогынты ясый: ашказаны тулгач, аның эшчәнлегенә урын калмый һәм бу сулыш алуга да комачау итә.
Тәүлек дәвамында кеше организмына керергә тиешле продуктларның күләме бар. Әйтик, бу: 80-100 грамм тирәсе майлар һәм аксымнар, шулай ук, 400-500 грамм тирәсе углеводлар. Тик проблема шунда: ифтар белән сәхәр арасында боларның бөтенесен дә организмга ничек кертеп җиткерергә соң? Төнгә каршы ашамаска тырышыгыз, ризык иртәнге якта күбрәк керсен.
Ашамый тора алса да, кешегә эчми торуы авыр. Кеше, организмы тулы канлы эшчәнлек алып барсын өчен, тәүлек дәвамында бер килограмм авырлыгына 50 мл күләмендә су эчәргә тиеш. Суны ашар алдыннан эчәргә кирәк. Мәсәлән, берәр төрле җимеш яки җиләк-җимеш белән авыз ачтың, ике стакан су эчеп куй. Син намаз укыганчы, баш миеңә «ризык ашалды» дигән сигнал барып җитәчәк һәм кичке ашны инде күрмәгәндәй ашамаячаксың да. Ә иртәнге якта сәхәр ашаганда мөселманнарга тозлы, борычлы, әчкелтем ризыклар ашаудан тыелырга кирәк, чөнки алар тамакны киптерә, шулай ук күбрәк җиңел эшкәртелә торган сөт ризыкларын кулланырга киңәш итәм.
Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде
Йөрәк белән ашказаның авырткач, ураза тотма!,

Комментарии