Болгар җыенында халык «теге әйбер күмгәнне» карады

Болгар җыенында халык «теге әйбер күмгәнне» карады

Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи, диләр бит әле. Кеше урынны бизәп кенә калмый, аны изге җиргә әйләндерә дә ала икән. 21нче май көнне узган «Изге Болгар җыены»на җыелган халыкка сәхнәдән: «Бу җир Ислам кабул ителгәнгә изге саналмый, бу җирне изге итеп сез һәм беренче чиратта сезнең президентларыгыз ясады», – дип аңлаттылар.

Моңа кадәр бер мәртәбә дә изге җыенда катнашканым булмаганлыктан, анда нишләячәкләрен дә, нәрсәләр булачагын да төгәл генә белми идем әле. Шуңа күрә бу язманы укып, күпләр, Болгар җыенында беренче мәртәбә булган кешенең чарадан алган тәэсирләре ниндирәк булуын аңлар.

КЕМ ӨЧЕН ЯСАЛДЫ БУ БӘЙРӘМ?

Казаннан килеп төшүгә, бөтенләй башка дөньяга килеп эләккән кебек булдым. Уңга карасаң да, татарча сөйләшәләр, сулга карасаң да. Хатын кызлар башларына яулык япкан, ир-атлар түбәтәен кигән, төшемме бу, өнемме дип карап тормалы.

Ел саен бу җыенда берәр зур вакыйга була. Быел җыен вакытында Болгарда Ислам академиясенә нигез ташлары салынды. Бу бина Ак мәчет артында төзеләчәк. Чара да шул тирәдә оештырылды, анда зур сәхнә корылган иде. Вакыйга булачак урын тимер коймалар белән әйләндереп алынган, кешеләрне полиция тикшереп кертә. Җәннәткә керү өчен сират күпере узарга кирәк, диләр, ул сират күпере берәү генә әле, ә менә Болгар җыенындагы сәхнә янына үтү өчен ике кат тикшерү узарга кирәк булды. Сумкаларны ачтырып, тән буйлап тимер эзли торган аппаратлары белән йөртеп кенә кертәләр, ярый әле чишенергә кушмыйлар. Мондый тикшеренүләрдән соң, мин бәйрәм карарга килдемме, төрмәгә эләктемме дигән фикер туа. Чарага инде күп еллар йөрүчеләргә җыенның мондый хәлгә калуы ошамый икән. Башкортстаннан килгән ике гаилә: «Элек эчкерсез бәйрәм иде, бернинди тимер рәшәткәләр юк, барасы килгән җиргә кеше үзе йөрде. Хәзер бу чара рәсмиләште бит, ә түрәләр тыкшынса, теләсә нәрсәнең ямен бозалар», – дип уфтандылар. Исемнәрен сорагач, «Анысы кирәкми инде, бизнесыбызны таратып бетерерләр, ату», – дип кенә куйдылар.

Чара ике экраннан күрсәтелеп барылырга тиеш булса да, барлык кешенең дә «тере» Президентны күрәсе килә иде. Әмма, инде әйткәнемчә, һәр кешене дә тикшереп кертү сәбәпле, тимер «капкалар» янында чират хасил булып, сәхнә янында урнаштырылган эскәмияләргә дә әрсезрәкләр һәм күбрәк түрәләр утырышты. Халыкның бер өлешен генә кертеп җибәрделәр дә, икенче өлеше чараны, рәшәткәләрнең икенче ягында басып торган килеш, экраннардан гына күзәтергә мәҗбүр булды. Нәүмиз калучыларны: «Бөтенесен дә зур экраннан карап була, барысы да ишетеләчәк», – дип юаттылар.

Болгар җыенын карарга дип әллә кайсы өлкәләрдән килгән әбиләр әнә шулай өелешеп басып калса, район башлыклары, министрлар, депутатларга алгы рәтләрдән урын бирелде. Менә шуннан соң сорау туа да инде, бу чараны кем өчен оештырдылар икән соң, гади халык өченме, әллә түрәләргә дипме?

САКАЛ БӨРТЕГЕНӘ ТАБЫНЫРГА ТИЕШБЕЗ?!

Чара башланганын көтеп утырганда, Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы, Пенәгәр авылыннан килгән Илфат Хәйруллин белән сөйләшеп киттек. Ул монда инде күп еллар килүен сөйләде. 75 яшьлек әнисен алып килгән агайның бу чарага карата өметләре искиткеч зурдан икән:

– Мондый чаралар безнең илдә бик сирәк уздырыла, бәлки чит илләрдә дә булмыйдыр әле. Мин монда бабайларыбызны, динебезне зурлап киләм. Монда килер өчен бер ел әзерләнәбез. Җомганы көткән шикелле көтеп торабыз… Хәзер бирегә академия салына, ә бәлки әле киләчәктә, киңәшмәләр сарае дип аталган шундый җир салыныр, хәтта чит илләрдән дә киңәшләшергә килерләр. Дөньяда туган иң четерекле сорауларны монда хәл итсәләр, бик әйбәт булыр иде: сугыш мәсьәләләрен, ачлыкларны… Бу бит изге урын. Бәлки киләчәктә Болгар Татарстанның башкаласы да булып куяр әле!

Чараның рәсми өлеше Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Аннары республика җитәкчеләре, дин әһелләре чыкты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, Ислам академиясенең ни өчен кирәк булуын аңлатып, «илнең дини бөтенлеген саклау өчен, лаеклы уку йорты булдыру мөһим» дип белдерде. Президент әйтүенчә, без Русия дәрәҗәсендәге шушындый үзәкне булдырып, анда лаеклы дингә өндәүчеләрне үстерергә тиешбез.

Узган ел Болгар җыенында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, мөселманнарга үзенчәлекле бүләк ясап, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бүгенге көнгәчә сакланган сакал бөртеген тапшырган иде. Пәйгамбәр үзе исән чакта сакал бөртекләрен таратып, аларның бәрәкәт китерәчәген әйтеп калдырган, дип сөйләгәннәр иде узган елгы чарада. Бу сакал бөртеге мәчет эченә урнаштырылды һәм Карачай-Чиркәс мөфтие Исмаил Бердыевны да шаккаттырган булып чыкты.

– Нинди мәһабәт бина, – диде ул, күз уңында ак мәчетне тотып, – ә эчендә пәйгамбәр чәче бөртеге, сез аңлыйсызмы моның ни икәнен? Кешеләр бирегә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген күрер өчен киләләр, ә бу Пәйгамбәрнең үзен күрү белән бер…

Исмаил Бердыев Пәйгамбәрнең сакал бөртеген мактый-мактый киртәне узып киткәнен чамаламый да калды. Билгеле булганча, дин әһелләре «Болгар табыну урыны түгел» дип ышандырырга тырышалар. Ислам дине потларга табынуны тыя. Ә мөфти моны белми булып чыкты. Ул, ачыктан-ачык, Пәйгамбәрнең сакал бөртегенә табынырга кирәклекне искәртте: «Сез бөтенегез монда килергә һәм бу әйбергә табынырга тиеш. Ул – Пәйгамбәрнең бер «кисәге». Аның сакалы урнаштырылган җирдә намаз уку Пәйгамбәр белән бергә намаз укуга тиңдәш. Мөфти Тәлгать Таҗетдинга мондый ядкарь биргәне өчен рәхмәт, ул шушы эшне Ислам хакына, мөселманнар хакына эшләде. Бу җир Ислам кабул ителгәнгә изге саналмый, бу җирне изге итеп сез һәм беренче чиратта сезнең президентларыгыз ясады!» – диде ул.

КИЛӘЧӘККӘ ХАТ

Рәсми өлеш тәмамланып килгәндә, чараны алып барган Камал театры артисты Фәнис Җиһанша: «Ә хәзер Болгар академиясен төзи башлау тантанасында катнашучыларның киләчәк буыннарга мөрәҗәгатенең эчтәлеген бәян итик», – дип белдерде. Бу мөрәҗәгатьтә Ислам академиясенә нигез ташы салыну датасы, аны төзү турындагы тәкъдимне Русия Федерациясе Президенты Путин да хуплавы язылган иде. Билгеле, бу вакыйгада катнашкан рәсми әһелләрнең исемнәрен дә өстәргә онытмаганнар. «Киләчәк буыннарга бу мөрәҗәгать татар, урыс, инглиз, гарәп телләрендә язылган. Хәзер ул истәлек капсуласына куела!» – дип, шушы кәгазьне көпшә эченә урнаштырып, капкач белән ябып куйдылар. Президент һәм Дәүләт Киңәшчесе, шулай ук башка җитәкчеләр уку йортының нигезе булачак урынга юл алганда, халыкка тәкбир әйтеп торырга боерык бирелде.

– Хөрмәтле кунаклар, әлеге вакыйганы сез ике яктагы зур экраннардан үз урыныгызда калып карый аласыз, – дип, нигез ташы салына торган урынга барып йөри күрмәгез тагын, сез генә җитмисез ди анда дигәндәй, Фәнис Җиһанша халыкны кисәтеп куйды.

– Рәхмәт, анда чыгып тормабыз, улым, кире кереп булмас, алайса, – дип көлеп куйды арткы рәтләрдән бер карт.

Көпшә нигез ташларының берсенә борауланган тар гына чокыр эченә төшерелде. Аннан соң рәсми кунакларның һәрберсе, төзелеш соскысын кулына алып, бу чокырга берешәр соскы цемент салды. Театральләштерелгән тамашага охшап калган әлеге күренешне караганда, башымда бер генә уй булды. Бу «киләчәк буыннарга мөрәҗәгать»не еллар узгач кемдер алып укыр дип уйлау бик сәер. Аны алып уку өчен, шушы академия җимерелергә һәм аның нигез ташы ватылырга тиеш булып чыга бит инде. Димәк, уку йортына алдан ук уңышсыз киләчәк юрау белән бер. Әгәр мөрәҗәгать киләчәккә барып ирешсен дисәң, бу сүзләрне бинаның диварындагы ташка уеп язу дөресрәк булмас идеме икән? Көпшәне күмгәннән соң, халыктан «Бүген нинди вакыйга булды бу җыенда, аңладыгызмы?» дигән сораштыру уздырдым.

– «Теге әйбер» күмгәнне карадык, – дип җавап бирде күбесе.

– Ә нәрсә күмделәр анда?

Бу соравыма җавап бирүче табылмады. Чара уздырылган урынга ике зур экран куюның файдасы бик күп булган икән халыкка. Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, «бөтенесен күреп, ишетеп, аңлап» торганнар.

АКАДЕМИЯ КИРӘКМЕ?

Көндезге 12 тулгач, Президент белән берлектә, халык Җәмигъ мәчете урынына намаз укырга юнәлде. Менә шушы мәйданчыкта бер таш бар. Халыкның бер өлеше бу ташка тотынып, әйләнеп йөрергә ярата. Имеш, Болгарга килү – кече хаҗ кылу, һәм шушы ташны әйләнсәң, гөнаһларыңнан арынасың. Бер ханым, шушы таш янында әйләнде-әйләнде дә: «Аһ, шундый рәхәт булып китте!» – дип, май кояшы сыман балкып, халык арасында юк булды. Икенче бер әби исә ташны елый-елый әйләнде. Мамадыштан килгән бу ападан, ник еладыгыз, дип сорагач, «Күңелем тулды, гөнаһлардан арынганда елата икән шулай», – дип кенә җавап бирде. Монысы бер гаҗәп, күрәселәр алда булган икән әле. Бер мәлне халыкның бер өлеше тотынды җирдән таш җыярга! Бала-чагасы да җыя, өлкәннәр дә калышмый.

Яшел Үзән районының бер авылыннан килгән Ләйлә Хәмзина исемле ханымнан сорап куйдым:

– Нәрсәгә кирәк бу таш?

– Теләкләр чынга ашсын дибез, сәламәтлек сорыйбыз бу ташлардан. Истәлек булып та калсын дибез инде…

Намаз укылганнан соң, халык кибетләргә туктап, үзенә кирәкле әйберләрне алу белән шөгыльләнде.

– Орешки – морешки, угощаемся! Орешки, орешки! Пенсионерам без очереди! Ахмед добрый человек! Вечерний базар – дешевле товар! – дип җылы яктан күченеп кайтканнар акценты белән сөйләшүче сәүдәгәр капчык-капчык чикләвеген сатты.

Кайту юлына чыккач, юлда «Дәваланырга булышыгыз» дигән язу тотып утыручы җылы як кешеләре күренде. Дүрт саны да төгәл булган, «Нинди авыруыгыз бар?» дигән сорауга җавап бирә алмаган бу ханымнарның чирне сәбәп кенә итеп, алдашып, шулай хәер сорашуы кызгану түгел, нәфрәт тудырды. «Булышыгыз» дигән сүзләр язылган катыргы кәгазьләр дә, аларга язган фломастерларның төсләре дә, язучының имзасы да нәкъ бер үк иде. Димәк, Изге болгар җыенын кемдер үз бизнесын үстерүдә кулланырга ашыккандыр.

Болгарда Ислам академиясе бер ел эчендә төзелеп бетәчәк, диләр. Моңа бик уңай карыйм – безгә югарыдан ниндидер акча керүе, шундый дини белем йорты төзелүе бик хуп һәм күркәм күренеш. Ләкин…

Безнең Казанда РИУ дип аталган Русия Ислам университеты бар иде. Хәзер ул институт дәрәҗәсенә төште. Башкалада урнашкан Ислам университетын да нормаль кондициягә китерә, югары дәрәҗәләргә ирештерә алмадылар кебек. Ә хәзер менә әллә кайдагы Болгарда академия салалар. Нәрсә булачак соң ул? Кем укый анда, кем укытачак? Студентлар килсен өчен, уку йортына авторитет кирәк, аны ничек булдырырлар? Сораулар күп, җавап бирүче булмады. Мин академия салынуга каршы түгел – төзелеш өчен Русия акча бирә, төзелеш оешмасы яртысын урлап, яртысын төзелеш өчен тотарга мөмкин – алай дип карасаң, яхшы, әлбәттә. Салып куйсыннар, хет мәдрәсә булып эшләр. Кемдер акча бирәм дип әзер тора икән, ул акчадан баш тарту ахмаклык булыр иде. Ләкин монда бит башка ягы да бар. Мәсәлән, православларның да шундый уку йортын ачмакчы булалар. Ул Казан үзәгендә булачак, Зөя каласында түгел. Ә мөселманнарныкы ник Казанда салынмый, ник Болгарга ук урнаштырыла?

Икенче мәсьәлә дә килеп баса. Билгеле булганча, заманында Болгар җыенын Тәлгать хәзрәт Таҗетдин башлап җибәргән иде. Вакытлар узып, дәүләт белән Таҗетдинның идеяләре берләшкәч, бу дәүләт дәрәҗәсендәге чара булып уздырыла. Шуңа күрә Болгарда төзеләчәк академияне дә шул ук Таҗетдин контрольдә тотмас микән дигән шик бар. Мөфти Тәлгать Таҗетдинның кызык чыгышлары шактый җитәрлек булды: попларның кулын үбүе, чиркәүләрдә иконалар алдында башын иеп йөрүе һәм башка шуның ише сәерлекләре арта бара бит. Әлбәттә, Тәлгать хәзрәт Ислам динен әллә ничегрәк итеп күрсәткән кеше буларак, аны хуплап булмый Академия башында алыштыргысыз Таҗетдин хәзрәт булса, ул яңа уйлап чыгарган әйберләре белән, поплар кебек, бөтен җирдә су сибеп йөрсә, Татарстандагы исламга ышаныч тәмам югалып бетмәсме?

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Спас – Болгар – Казан

Комментарии