Изге эштә өлешсез калма!

Хөрмәтле якташлар! Шушы җирлегебездәге тормыш-көнкүреш хәлләренә битараф булмаган һәрберегезгә игътибарыгызны сорап эндәшәбез.

Бер төркем кардәшләребез бик мөһим һәм зур эшкә алынды – мәчет төзелешенә. Районыбыз хакимияте урынны Җәлил бистәсенең, Түбән урамында (п.г.т. Джалиль, ул Нижняя) билгеләде. Бу сәбәпсездән килеп чыккан эш түгел. Беренчедән, эшләп килүче мәчетебездә бүгенге көндә намаз укучы кардәшләребезгә урын җитми башлады, икенчедән, бистәбезнең шактый зураюы сәбәпле, күпләребезгә анда барып җитүе дә кыенлашты. Шулай итеп яңа мәчет төзелеше бик урынлы, бик вакытлы һәм бик әһәмиятле.

Мәчет – Аллаһ йорты, кемнең дә булса шәхси мәнфәгатьләре өчен төзелми. Өлкәннәргә күңел тынычлыгы һәм көрлеге бирүче, сабыйларыбызга-яшьләребезгә ата бабаларыбыздан бөек мирас булып калган изге динебезне өйрәнергә, Аллаһыбызның берлегенә, барлыгына, ышанып, бәхетле тормыш корып, тәүфыйклы-иманлы бәндәләр булып яшәргә хак юлны күрсәтүче бердән-бер урын ул. Шактый катлаулы дөньяда югалып калмаска, ялгыш юлларга кереп бәхетсезлеккә тарымаска, адәм баласына ныклы кыйбла кирәк. Әлбәттә, ул кыйбла – гасырлар агымында халкыбызны исән алып калган, бердәнбер ышанычлы хак дин – изге Исламыбыз.

Шушы җирлектә Аллаһының рәхмәте белән хәвеф-хәтәрсез эш алып барып, табыш алып, гаиләләрен тәэмин итүче һәрбер кешенең изге эшебез – мәчет төзелешенә өлеш кертүенә өмет итәбез. Кайда, кем булып эшләвенә, нинди милләттән, нинди диндә булуына карамастан, һәркемнең, үз мөмкинлекләренә карап, күңеле кушкан күләмдә ярдәм күрсәтүе бик мөһим.

Һәр барчабызга, изге гамәлләребез күп булып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы насыйп булсын.

Банковские реквизиты организации (в том числе название банка, расчетный счет, корреспондентский счет, БИК)

Местная мусульманская религиозная организация Мухтасибат Сармановского района Централизованного религиозной организации Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан

ПАО «АК БАРС» Банк г.Казань

р\с 40703810705210005358

Кор.счет: 30101810000000000805

БИК 049205805

Комментарии