Ишек ачканчы, керергә рөхсәт ал

Ишек ачканчы, керергә рөхсәт ал

Җир йөзенә Аллаһ Тәгалә җибәргән пәйгамбәрләрнең һәммәсе дә бер дин белән килгәннәр, аның асылы – бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып яшәү. Диннең нигезендә әдәп-әхлакка корылган шәригать хөкемнәре ята. Адәм баласы шул хөкемнәрне, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп яшәсә, Аллаһның ризалыгына ирешә. Үтәмәсә – йә гөнаһ, йә мәкруһ гамәл кылган була. Кызганыч, ул кагыйдәләрнең бик күбесен без хәзер йә бөтенләй белмибез, йә өлешчә генә беләбез. Кайчакта, белсәк тә, Ислам әхлагының гади генә кагыйдәләрен дә үтәмибез.

Язмамның төп темасына күчкәнче, үз тормышымнан бер мисал китерим. Беркөнне, өйдә үзем генә чакта, нәфел намазы укырга ниятләдем. Намаз укырга керешүем булды – өйгә кемнеңдер кергәне ишетелде һәм хатын-кыз тавышы: «Исәнмесез! Керергә ярыймы?» – дип эндәште. Мин аңа җавап бирсәм яисә гыйбадәтемнән бүленсәм, намазым бозылачак иде, шул сәбәпле, карашымны намазлыктан күтәрмичә, тавыш-тынсыз гына намазымны укып бетердем, ә ул хатын ишек төбендә басып торды. Шулай итеп, икебез дә уңайсыз хәлдә калдык: мин, өйнең хуҗасы буларак, килгән кешене тиешенчә кабул итә алмадым, ә йомыш белән килгән әлеге хатын, минем тарафтан хөрмәт күрмичә, ишек катында аптырап шактый озак таптанып торырга мәҗбүр булды. Һәм моның сәбәбе – чит кеше өенә керү әдәбенең үтәлмәвендә. Ә ул әдәп нидән гыйбарәт соң?

Аллаһ Тәгалә Коръәндә бу хакта болай дип әмер итә: «Әй иманлы бәндәләр! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча һәм ул өйләрдәге кешеләргә сәлам бирмичә кермәгез! Шулай эшләсәгез, бу сезнең өчен хәерле». («Нур» сүрәсе, 24:27). Ягъни чит кешенең өенә кергәнче, ул өйнең ишеген ачканчы башта шакып рөхсәт сорарга, сәлам бирергә, рөхсәт алгач кына ишек ачып керергә куша Аллаһ. Шушы ук сүрәнең 61нче аятендә дә чит өйгә сәлам биреп керү кирәклеге хакында нәсыйхәт бирелә. Ислам динендә сәлам бирү – иң кимендә «Әссәләәмү галәйкүм!» дип әйтеп, мөселман кардәшләреңә иминлек теләү була.

Әгәр өй эченнән сиңа җавап бирүче булмаса, нишләргә? Аллаһ Раббыбыз андый очракны да искә ала: «Әгәр ул өйдә һичкем булмаса, яки сезгә рөхсәт бирелмәсә, ул өйгә кермәгез! Әгәр сезгә: «Китегез!» – дип әйтсәләр – китегез. Китеп баруыгыз сезнең өчен гөнаһтан чиста калу булыр». (24:28).

Пәйгамбәребез (с.г.в.), әлбәттә, үзенең сәхабәләрен шушы әдәпкә өйрәткән. Бу хакта күп хәдисләр бар. Мәсәлән, ул әйткән: «Керергә рөхсәтне өч тапкыр сорарга кирәк. Әгәр сиңа рөхсәт итсәләр – кер, рөхсәт бирмәсәләр – кермә, борылып кит». Бервакыт аның өенә бер сәхабә рөхсәт сорамыйча килеп кергәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең ярдәмчесенә ул кешене кире урамга чыгарырга һәм рөхсәт сорап керергә өйрәтергә куша.

Керергә рөхсәт сораганда, сәлам биргәч, үзеңнең исемеңне дә әйтү тиешле. Җәбир исемле сәхабә бервакыт Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ишеген шакый. Аллаһның илчесе (с.г.в.) шул чакта: «Кем ул?» – дип сорый. Җәбир аңа: «Мин», – дип җавап бирә. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) аның шундый җавабы ошамый, ул өй эченнән: «Мин, мин!» – дип кабатлый.

Аллаһның илчесе (с.г.в.) башкалар өчен әдәплелек үрнәге була. Беркөнне ул бер якын сәхабәсенең ишек төбенә килеп сәлам бирә, исемен атый һәм керергә рөхсәт сорый. Ләкин аңа җавап бирүче булмый. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шулай рөхсәт соравы өч тапкыр кабатлана, бары шуннан соң гына ишек ачыла һәм аңа керергә рөхсәт бирелә. «Ни өчен башта ук рөхсәт бирмәдең?» – дип сорагач, өй хуҗасы: «Әй Аллаһның илчесе! Синең миңа күбрәк сәлам бирүеңне теләдем!» – дип җавап бирә.

Инде аңлашылганча, кеше өенә керер өчен, ишекнең тышкы ягында торганда ук рөхсәт алырга кирәк: «Әссәләәмү галәйкүм! Мин – фәлән кеше. Керергә ярыймы?» Өйгә капыл гына килеп кереп, анда карарга ярамаган нәрсәне күреп, «күз зинасы» дигән гөнаһ кылырга мөмкин. Ә бу кечкенә гөнаһ түгел. Гомумән, чит кеше өенең эченә рөхсәтсез күз төшерү тыела. Мәсәлән, шундый хәдис бар: ниндидер кеше түгәрәк тишек аркылы Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өй эченә карый. Бу вакытта Аллаһның илчесе (с.г.в.) кулына тимер тарак тотып, чәчен тарап утыра. Соңыннан Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа әйтә: «Әгәр мин синең тишектән карап торганыңны белсәм, шул тарак белән һичшиксез синең күзеңне төртеп тишкән булыр идем! Әнә шундый карашлар аркасында рөхсәт сорарга әмер ителде дә инде!»

Әбү Һүрайра исемле сәхабәсенә Аллаһның илчесе (с.г.в.) әйтә: «Әгәр ниндидер кеше синең өеңә рөхсәтсез керсә, ә син аңа таш белән атсаң һәм күзен чыгарсаң, сиңа гөнаһ булмый».

Югарыда әйтелгәнчә, әлеге әдәп-әхлак кагыйдәләре борынгы заманнардан ук килә. Муса (г.с.) заманында да шул ук әдәп булган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөйләве буенча, Аллаһ Тәгалә Үлем фәрештәсен Муса пәйгамбәрнең (г.с.) җанын алырга җибәрә. Үлем фәрештәсе кеше кыяфәтендә килә һәм рөхсәт сорамыйча гына Мусаның (г.с.) өенә керә. Муса пәйгамбәр (г.с.) аны танымый һәм рөхсәтсез кергәне өчен күзен сугып чыгара.

Чит өйгә рөхсәтсез кергән яки аның эченә рөхсәтсез караган кешене күзсез калдыру тиешле булгач, бу гамәлләрнең нинди зур гөнаһ икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә безнең халыкта тәрәзәләргә пәрдәләр элү, урам яктагы тәрәзәләр каршындагы җир кишәрлеген рәшәткә белән әйләндереп алу гадәткә кергән. Мондый чаралар йорт хуҗаларын да, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне дә гөнаһтан саклый.

Хәзерге вакытта шәһәр җирендә үзеңнеке булмаган фатирларга рөхсәтсез кереп булмый, алар бикләнә. Әмма авыл җирләрендә капкалар, өй ишекләре иртәдән кичкә кадәр бикләнмичә тора, шуңа күрә ул өйләргә теләсә кем килеп керергә мөмкин. Әгәр ул югарыда аңлатылган әдәпне үтәмәсә, гөнаһлы була. Ә инде өйнең хуҗабикәсе үзе генә вакытта аның янына чит ир килеп кереп, шул хатынга карап торса, гөнаһы тагы да арта. Шуңа күрә, үз ире өйдә булмаса, хуҗабикә ишек артыннан керергә рөхсәт сораган ир-атка шуны әйтергә һәм рөхсәт бирмәскә тиеш. Чөнки үзара чит булган ир белән хатынның ябык бүлмәдә ялгыз калулары шәригатьтә гаепләнә. Ул хатын гаурәтләрен капламаган булса, аңа тагын гөнаһ өстәлә. Соңгы елларда авыл җирләрендә дә мөселманнар ишекләргә электр кыңгыраулары куя башладылар.

Тормыш булгач, төрле йомыш белән еш кына күршеләрнең, башка төрле кешеләрнең өйләренә керергә туры килә. Аллаһның ачуыннан, гөнаһ җыюдан саклана торган кеше өчен әлеге әдәп кагыйдәсен үтәү һич тә авыр түгел. Әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп яшәү безне Кыямәт Көнендә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәфәгатен алырга лаеклы итә.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии