Машина эченә догалык асып кую ширек саналамы?

Машина эченә догалык асып кую ширек саналамы?

Машинаны кабызганчы бер мәртәбә «Әлхәм» һәм җиде тапкыр «Ихлас» сүрәсен укысаң, ниятләгән җиреңә хәвеф-хәтәрсез генә барып җитәсең, диләр. Догалар алар һәрвакыт яклаучыбыз, саклаучыбыз – моны һәркем белә. Үз авызың белән укыган доганың файдасы тияр дә, әгәр укый белмәсәң? Укый алмасам да, сакласын, дип, машинаңның алгы тәрәзәсенә берәр шәмаил генә элеп куйсаң? Аның файдасы бармы? Бу һәм юлга кагылышлы башка сораулар белән Казан шәһәренең «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә мөрәҗәгать иттек.

– Мәхмүт хәзрәт, ишетеп белүемчә, юлга чыккан мосафир кешеләргә ярдәм итү, әйтик, аларны ашату саваплы гамәлләрнең берсе булып санала диләр. Бу сүз дөресме?

– Беренчедән, мосафир кем ул дигән сорауга җавап бирәсе килә. Мосафир ул – үзенең яшәгән өеннән, авылыннан, шәһәреннән чыгып киткән, якыннарыннан, ниндидер авырлык булганда ярдәм итә алырдай кешеләре яныннан аерылып юлга чыккан бәндә дигән мәгънәне үз эченә ала. Мондый кеше сәфәре вакытында аеруча да ярдәмгә мохтаҗ булып кала. Мохтаҗ кешегә ярдәм итү аек акыл белән караганда да бик саваплы гамәлләрнең берсе. Коръәндә язылганнарга һәм Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең сүзләренә таянып әйткәндә, юлда булган кеше Аллаһы Тәгаләнең хөрмәтле, дәрәҗәле кешесе булып санала. Ул кешегә Аллаһ кайбер боерыкларын да җиңеләйтә. Мәсәлән, Рамазан аенда ураза тоту – фарыз диелгән. Тик кайбер кешеләргә ураза тотмау рөхсәт ителә. Аларның бер төре дә – мосафир. Ник дигәндә, җавабы билгеле: сәфәрдә ураза тоту кыенрак булырга мөмкин. Болай да авырлык эчендә калган мосафирга, авырлыгын арттырмау өчен, ураза тотмау рөхсәт ителә. Моннан да күрә алабыз: Аллаһы Тәгалә мосафир кешегә җиңеллек күрсәтә, билгеле бер боерыкны өстеннән төшерә. Пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләренең берсендә әйтә: «Сәфәр ул газапның бер төредер», – ди. Шуңа күрә газап эчендә авырлыкта калган кешегә ярдәм итү бик саваплы гамәлләрнең берсе. Мосафирның дәрәҗәле бер кеше икәнлеген аңлаткан хәдисләр шактый. Шуларның берсендә пәйгамбәребез әйтә: «Догалары кире кагылмаган, теләкләре кабул булган өч төр кеше бар. Аларның берсе – әти-әнинең догасы, балаларына багышлап әйтелгән теләкләре, икенчесе – рәнҗетелгән кешенең догасы, өченчесе – юлда калган мосафир булган кешенең догалары. Алар һичшиксез кабул була». Димәк, әгәр безнең юлыбызга теләкләре кабул була торган бер кешене очрату насыйп булды икән, ул кешенең хәер-догасын алырга ашкынырга кирәк. Ә мосафирны ашату мәсьәләсенә килгәндә, берәүнең малы бар икән, Аллаһ биргән ризыктан ул ятимнәргә, мескеннәргә өлеш чыгарып кына калмыйча, юлда калган мосафирларны ашатырга, аларны тук итәргә омтылырга тиеш. Пәйгамбәрдән (с.г.в.) берсе килеп сорый: «Әй Мөхәммәд пәйгамбәр, Ислам динендә иң хәерле гамәлләр ниндиләр икән, шулар турында миңа хәбәр ит әле?». Пәйгамбәребез әйтә: «Ислам динендә иң хәерле гамәлләрнең берсе – ач калган кешеләрне ашату. Икенчесе: таныган һәм танымаган, белгән һәм белмәгән кешегә сәлам бирү. Каршыңа очраган кешегә: «Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи», – дип, сәлам бирү дип әйткән. Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин бит. Шуңа мосафир булган бер кешене күргәндә, исәнләшеп: «Ашыйсың килмиме, әйдә, мин сине тукландырыйм», – дип эндәшү бик саваплы бер гамәл булып саналыр.

– Юлга чыкканда нинди дога укылырга тиеш һәм укылган доганың хикмәте нидә?

– Мосафир кеше үзенең сәфәрен күзаллап, аңа алдан әзерләнә башлый. Үзебез белән акчабыз да булырга тиеш, ким дигәндә өч көнлек ризыгыбыз да, өстебезгә кия торган киемнәребез дә. Әмма шуннан тыш кеше үз күңелен дә Аллаһ белән бәйләргә омтылсын. Әйтеп киткәнебезчә, сәфәр ул билгесезлек, анда алдан планлаштырмаган, күзалламаган төрле хәлләр, бәла-казалар да булырга мөмкин. Сәфәре вакытында булачак хәлләрдән үзен имин итәргә теләгән кеше Аллаһны онытмаска тиеш. Ягъни, сәфәргә чыкканда: «Бөтен нәрсә Аның кулында бит, хәерле, имин сәфәр булсын, сәфәремдә миңа яхшы кешеләр очрасын, яман кешеләрдән сакланырга насыйп булсын!» – дип, кеше күңелен Аллаһ белән бәйләргә бурычлы. Пәйгамбәр (с.г.в.) һәрдаим өеннән чыгып киткәндә «Бисмилләһ» дип әйткән, шулай дип әйтергә башкаларны да өндәгән. Хәдисләрнең берсендә әйтелә. Кем дә кем юлга чыгар алдыннан: «Әгузү билләһи минәш-шайтанир-раҗим, бисмилләһи тәвәккәлтү га-ләлләһи. Ләә хәүлә вә ләә күввәтә, иллә билләһил галийиль газыйм», – дип әйтсә, юлда аңа бернинди зарарлы әйбер тәэсир итә алмас дип әйтелә. Икенче бер хәдистә шушы доганы укып юлга чыккан кешегә бернинди шайтан-пәриләр дә яман нәрсә эшли алмас, дип әйтелә. Ягъни, акыллы кеше ким дигәндә, «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип, чын күңелдән шушы сүзне әйтеп, сәфәренә чыгарга тиеш.

– Үзең дога укый белмәсәң, машинада магнитола аша догалар тыңлап бару гына да ярамыймы?

– Машинада, поездда яки самолетта сәфәргә чыкканда магнитофон, телефон аша Коръән аятьләрен, файдалы вәгазь-нәсыйхәтләрне тыңлау, әлбәттә, бик фазыйләтле гамәл. Ләкин: «Мин магнитофоннан гына дога кабыздым, шул җитә», – дип уйлау да дөрес түгел. Магнитофоннан, җиһазлардан догалар тыңлау әҗер-саваплы булса да, әлбәттә, әйткәнебезчә, иң ким дигәндә, Аллаһка тапшырдым, Аллаһы Тәгалә минем юлдашым булсын, дип, татарча булса да әйтү бик тиешле бер эш.

– Машинада Коръән тыңлап барганда сыер, дуңгыз фермалары яныннан да үтеп китәргә туры килә. Билгеле булганча, нәҗес, пычрак булган урында Коръән укылырга тиеш түгел. Бу очракта машина йөртүчегә нишләргә?

– Шәригать күзлегеннән чыгып, әлеге сорауга җавап биргәндә, Коръән укылырга ярамаган ике урын бар: бәдрәф эче һәм мунча эче. Анда ниндидер догаларны яңгыратып әйтү, ишетелерлек дәрәҗәдә әйтү гөнаһ булып санала. Әмма анда да күңелдән әйтү берничек тә тыелмый. Ә инде машинада Коръән укылганда ферма яныннан яки берәр төрле тизәкле җирдән узып барасың икән, магнитофонны сүндереп куюда хаҗәт юк, бу берничек тә гөнаһ булып саналмаячак.

– Мәхмүт хәзрәт, хәзерге вакытта машина йөртүчеләр үз машиналарына дисбеләр һәм догалыклар асып куярга ярата. Болай асып йөрү ул дөрес гамәлме?

– Машинага тагыла торган «Аятел көрси»ләр, шәмаилләрне, тәсбихләрне дөрес ният белән асканда, аның файдасыннан башка зарары юк. Бүгенге көндә кайсыбер хәзрәтләр аларны элү ширек, ягъни Аллаһка берәр нәрсәне тиңдәш кылу дип әйтсәләр дә, бу бик дөрес түгел, бар да кешенең ниятеннән тора. Ягъни, әгәр дә бер кеше машинасына «Аятел көрси» һәм дисбе элеп, бу әйберләр миңа Аллаһы Тәгаләне искә төшерсен, машинама утырганнан соң «бисмиллаһ» дип әйтергә тиешлегемне исемә төшерсен, дип аса икән, яки болай гына: зиннәт өчен, матурлык өчен генә машинасына элә икән, шушындый ниятләр белән эшләгәндә аны ширек дип әйтү бик ялгыш бер нәрсә. Бу эшне эшләүчеләрне мөшрикләр дип әйтүне, гафу итегез, ахмаклык дип саныйм. Күптән түгел бер кеше белән аралашырга туры килгән иде. Безнең мәчеттә сатыла торган бер догалык-бөтине алып килде дә: «Хәзрәт, бу ширек түгелме соң?» – ди. Минәйтәм: «Син авырганда дару эчәсеңме?» «Әйе», – ди. «Ә нигә син дару эчәсең соң, Аллаһтан гына сорамыйсың? Шифа бит Аллаһ кулында, син, димәк, аны онытасың да, даруга таянасыңмыни?» «Юк инде, хәзрәт, шифа Аллаһтан дип беләм, даруны файдасы бар дип эчәм», – ди. Кешенең Аллага тапшырып дару эчүе ширек булмаган кебек, төрле фазыйләтле догалар язылган бөтине асу да берничек ширек була алмый. Берәр әйбер ширек булмасын, Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоелмасын өчен, безнең эчке күңелебездәге ниятебез дөрес булырга тиеш. Әгәр дә бөти элгән чагында: «Бу бер сәбәп кенә, ә бит саклаучы-яклаучы Аллаһы Тәгалә үзе», – дип эшли икән, ул берничек тә ширек була алмый. Пәйгамбәр (с.г.в.) вакытында ибне Гомәр – аның шәкертләренең берсе, Коръәннән аятьләр язып, шуны укый белмәгән балалар янына куя иде. Шушы аятьнең бәрәкәте, аять эчендә булган Аллаһның рәхмәте балаларны сакласын өчен. Укый алмаган балалар янына догалар язып кую – бу пәйгамбәрнең (с.г.в.) шәкертләренең эшләгән эшләре. Шушы мәгълүматны кырыйга куеп, аятьләр язылган әйберне кырыңа куеп саклауны ширек дип әйтү үзеңне Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәкертләреннән дә тәкъварак, акыллырак, динне дөресрәк аңлыйм дип әйтүгә тиң. Бу дөрес фикер түгел. Без пәйгамбәребездән һәм аның шәкертләреннән дә динне дөресрәк аңлый алмыйбыз. Динне иң дөрес аңлаучылар – пәйгамбәребезнең шәкертләре. Аннан соң, мәсьәләнең икенче ягына күз салыйк: Коръәндә бик зур, озын догалар да бар бит, кеше аларны укып бетерә алмый. Мәсәлән – «Ясин» сүрәсе. Аны Коръәннең йөрәге дип йөртәләр. Әгәр дә бер кеше: «Мин һаман саен «Ясин» укып йөри алмыйм, – дип, – аны кесәмә куйыйм әле, бу сүрәнең бәрәкәтен, Аллаһның рәхмәтен алырмын, Аллаһ миңа үзенең сакчылыгын насыйп итәр», – дип, шушы эшне эшли икән, бу эш берничек тә ялгыш була алмый.

– Бу әйбернең икенче ягы да бар бит әле. Мәсәлән, машинага дога элеп куйдың да, эш бетте түгел. Кемдер баш очында әнә шул догалык эленеп торуга да карамастан, тәмәке тарта, берәр машинаны узып киткәндә сүгенеп тә җибәрергә мөмкин… Шуңа күрә догалыкларны бизәү әйберсе буларак машинага кую чынлап та ярый торган эшме соң?

– Бер кешенең машинасында дога язылган асылма бизәк бар, ди. Ул Аллаһ исемнәре язылган бу язуны мәсхәрә итеп, тәмәке тартып, сүгенеп утыра икән – ул гөнаһлы була. Әмма догалыкны зиннәт өчен дип кенә асып та, бәндәнең күңелендә кимсетү, мәсхәрә итү нияте булмаса, ул гөнаһ булалмый. Ә инде гөнаһ эшләү-эшләмәүгә килгәндә, машинаңда ниндидер шәмаил эленгәнме-юкмы, гомумән тәмәке тарту, сүгенү кайда гына булса да, ул – гөнаһ, аермасы юк. Кеше аңларга тиеш: янәшәбездә Аллаһны искә төшерә торган әйбер бармы юкмы, Аллаһ барыбер гел безнең белән.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии