Ихласи Миргазиян

Ихласи Миргазиян

Зәңгәр күкне болыт каплаганда да, нур сипкәнен гаепләп, кояшны хөкем иткәннәре булмады әле, минемчә. Бәлки булмас та дигәндәй, ноябрь аеның 8нче көнендә башбирмәс Фазыл ага Абдулла улы Вәлиәхмәтов туган авылы Карабашның 360 еллыгын һәм дә кендек каны тамган нигезендә бар иткән Һади Атласи музее-китапханәнең 20 еллыгын оештырды: «Авыл көне» итеп ике этапта үткәрде.
Беренче этапта мәктәп балаларын да җәлеп итеп, ветеран җырчыбыз профессор Миңгол ага Галиев мастер-класс үткәрде. 
Өйлә намазыннан соң чакырылган кунаклар, олылар-яшьләр, хакимият атамалылар катнашмаса да, Карабашның мәдәният сараенда бәйрәм иттеләр. Катнашмаса да, хакимият үз өлешен керткән иде инде. Нәрсәдәдер гаепләп, татар тарихын фотодокументлар рәвешендә китапларга төпләп, киләчәк буын өчен мәңгеләштерүче Фазыл аганы судка бирделәр. Дөньяда иң гадел суд пенсионер Фазылдан 30 мең сум түләткән дә иде. 
20 ел элек, 2004нче елгы ноябрь аеның 11е көнне «Миргазиян» мәчете буласы хәрабәнең 10-12 квадрат метрлы янкормасында беренче мәртәбә намаз укылган көн. Намаз укучыларның исемнәрен «Ихласи Миргазиян» атамалы китабымда теркәгән дә идем. Менә алар: Миргазиян хәзрәт, Әзһәр хәзрәт Вәлиуллин, Рәшит Тимершин, Әбрар ага, Рәфкать Хөсәенов. Шулардан Әзһәребез исән, яше 82дә, илгә гомер бакый бил бөккән, Чернобыль җәһәннәменнән дә аны читләштермәгәннәр, Миргазиян хәзрәт вафатыннан соң имам вазыйфасын үтәде, гарипләнде, хәзер пенсиядә. Сугыш чоры баласы буларак Татарстаныбыз тарафыннан беркем дә, шул хисаптан Әзһәр дә танылмады. Танылмаса да аттай эшләде, ачка үлмәде. Бөек Җиңү бар, җиңүче каһарманнар бар, ә балалары, җиңелүчеләрнекеннән аермалы буларак, юк рәвешендә калды. Рәшит ага Тимершин дә, Рәфкать Хөсәенов та шулай ук эшләүчеләрдән, коммунизм төзүчеләрдән, Әлхәмдулиллаһ, исәннәр. Миргазиян хәзрәтебез, Әбрар ага, урыннары җәннәттә булса иде, Раббыбыз хозурында. Ноябрь аеның 13ендә үткәннәрне искә алып, үлгәннәрнең рухларына багышлап мәчетебездә дога кылдык.
Безне оештыручы, мәхәлләбезне мәчетле итүче Миргазиян хәзрәтебез борынгы татар җирләре булган Самара төбәге Кияүле районы Яңа Ерман авылында 1930нчы елны дөньяга килә. Ундүрт яшеннән машина йөртә, соңрак төзелештә эшли, дүрт бала үстерә. Ят мохитта балалары урыслаша. 1972нче елда, татарлыкка зарыгып, гаиләсе белән Казанга күченә. Ләкин өметләре акланмый. Казанның үзенең дә йөзе кырысланган, теле урыслашкан, халкы аракы дәрьясында йөзә-йөзә коммунизм «төзи». Мәктәпләр инде 1964нче елда ук ябылган була. 
Түрәләребез ни кылсалар да, Җир анабыз Раббыбыз кодрәте илә әйләнүдән туктамый. 90нчы еллар якынлаша. Миргазиянга теләктәшләр дә табыла: Гагарин урамындагы йортның подвалында намаз укулар башлана. 
Көтмәгәндә Мәрзиясе – хәләл җефете бакыйлыкка күчә. Күчә дә: «Миргазиян, онытма: 111, онытма», – дип кабатлап төшенә керә. Ни хәл бу, дип гаҗәпләнә дә, таныш имамы Мәгъдәнур хәзрәт киңәше илә үзе яшәгән Декабристлар урамында йортлар санын карап китә. 112нчесе дә, 113нчесе дә табыла, ә 111нчесе юк та юк. Юк икән, дип, «Дом обуви» тукталышындагы йортның ишек алларына керсә, кайчандыр тирә-яктагы йортларны җылыткан, чүп-чар белән тутырылган, мине чүпкә күмә алмассыз дигәндәй, башын күккә чөйгән торбалы, ишексез-тәрәзәсез ташландык пар казаны бинасы (котельная) хәрабәсе икән. «Менә нәрсә мине көтеп торган икән. Торбасына ай куй да, әзер манара ич, кочаклап алырдай булдым», – дип шатланып сөйләгән иде хәзрәтебез. 
2001нче ел, 21нче апрель. Кыргый базар чоры. Миргазиян хәзрәт оештырган 10 кеше мәхәллә әһелләре теркәлергә мөфтияткә мөрәҗәгать итәргә ниятли. Ике елга сузылса да теркәләләр. Хәрабәнең хуҗасын табу эше түрәләрнең бусагаларын дүрт ел диярлек таптау эпопеясына әйләнсә дә, пар казаны бинасын аларга «безвозмездное пользование»гә бирәләр. 
2005нче елның май ае. Төзи башладык. Дәүләттән бер тиен ярдәм булмаса да, шул ук елны бинабызның бер өлеше тәравих намазларын укырлык дәрәҗәгә җитте. Әмма, бернәрсә дә, бигрәк тә олы яшьтәге, гарип Миргазиянга ыгы-зыгылар, каршылыклар, «брат»лар, куркытырга тырышулар эзсез узмаган икән. Башбирмәс хәзрәтебез хәлсезләнде. Икенче хатыны Фәния абыстай аны култыклап мәчете янына алып килә. Бусага аркылы атлап кереп сәҗдә кылырлык та хәле калмаган була инде. «Егылмас өчен агачка терәлгән килеш тып-тын гына күзен дә алмый мәчеткә карап тора иде», – дип хәтерли хәзрәтебезнең мәчетеннән мәңгегә аерылуына шаһит булган мөэминәбез Әлфия ханым Әбрарова. 2005нче елның җәендә, 75 яше тулырга, хаҗга барырга санаулы көннәр калганда вафат булды. Мәрзиясе янәшәсендә җирләнде. 
Йә Раббым, урыннарын җәннәттә кылсаң иде ошбу изге җаннарның.
27нче ноябрь, 2017нче ел. Тарихыбызга кара тап булып төшкән көн бу, минемчә. Әйе, сугыш булгач, бар җиңүчеләр, бар җиңелүчеләр. Әмма җылы кәнәфидә утырып, мәктәпләрдә халкыңның ана телен – татар телен рәсми рәвештә укытмас өчен дәррәү кул күтәрү Татарстаннан башка илдә кешелек дөньясы тарихында шундый каралыкта болыт бар микән? 
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре 

Комментарии