«Табылдык хуҗасын бер ел эзләү хәерле»

«Табылдык хуҗасын бер ел эзләү хәерле»

Үзем тапкан мал түгел, читләрнеке жәл түгел. Менә шул җөмләгә буйсына бүген халык. Хуҗасыз калган малны күрдеме – кесәсенә салырга ашыга ул. Кемнеңдер соңгы акчасына алынган телефонымы ул, көн-төн эшләгән хезмәт хакы салынган акча букчасымы – күпләрне кызыксындырмый. Ә бит Ислам динендә бу – караклыкка тиң. Аяк астында яткан акчаны алырга ярыймы? Табылдыкның хуҗасын ничек эзләргә? Бу сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Рөстәм хәзрәт, сер түгел: һәркемнең үз гомерендә бер тапкыр булса да аяк астында яткан акча-фәләнгә тап булганы бар. Күпләр як-ягына карап, аны кесәсенә дә салып куя. Юлдагы табылдыкны алу рөхсәт гамәлме?

– Әгәр кеше юлда, урамда яки берәр бинада хуҗасыз әйбергә тап булса, аны үзеңә калдыру өчен алырга ярамый. Әгәр дә ниятегез табылдыкны хуҗасына кайтару икән, бу очракта алу саваплы гамәл. Табылдыкның хуҗасын эзләүнең бик күп ысуллары бар хәзер. Әйтик, аны шул ук социаль челтәрдәге төркемнәргә игълан таратып табарга мөмкин. Табылдыкка тигән кеше автомат рәвештә бурычлыга әверелә һәм ул тиз арада милек хуҗасын табарга тиеш була.

– Күпме эзләп тә, хуҗасының эзенә төшә алмаса?

– Әгәр кеше актив рәвештә милек хуҗасын эзли, тик таба алмый һәм ул табылыр дигән өмет юк икән, аңа бу милекне хәйрия максатында кулланырга кирәк. Әйтик, мохтаҗларга бирергә, мәчеткә илтергә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр хуҗасы булмаса, Аллаһ Тәгалә малын үзе теләгән кешесенә бирер», – дигән. Бер ел дәвамында югалган әйбернең хуҗасы күренмәсә, тапкан кеше аннан үзе файдалана ала. Әмма сүз зур суммадагы акча турында барганда, аны мәчеткә илтү, ятимнәр йортына тапшыру яхшырак булыр.

– Ә хуҗасы аннан соң табылса?

– Милек хуҗасы табыла икән, аны алган кешегә компенсация түләргә кирәк булачак. Әгәр милек хуҗасы малының мохтаҗларга яки мәчеткә тапшырылуыннан канәгать булса, аңа бу эш өчен, иншәАллаһ, бүләге булыр.

– Кемнеңдер кесәсеннән төшеп калган кәнфит кебек ризыкны тапкач та аның хуҗасын эзләргә кирәкме?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлда яткан хөрмә җимешен күргәч: «Әгәр дә мин бу җимешнең бүген кем өчендер ашалачак бердәнбер ризык икәнен белмәсәм, мин аларны, әлбәттә, ашар идем», – дигән. Ризыкка мохтаҗлык булмаган очракта, табылган ризыкка тимәү хәерле.

– Димәк, аны тапкан кеше мохтаҗ булса, фәкыйрьлектә яшәсә, аңа гөнаһ булмас?

– Әйе. Мохтаҗ кешегә табылган зур күләмдә булмаган акчаны үзенә калдыру да рөхсәт ителә.

– Акчаның төп максаты нидән гыйбарәт? Юлдагы табылдык – кеше өчен сынау түгелме?

– Әлбәттә. Бу – кешенең тәкъвалыгын сынау. Аллаһы Тәгалә: «Балаларыгыз да, малларыгыз да сезгә сынау», – дигән. Бер яктан – җәза, икенче яктан дәва. Акчаң булгач, проблемалар да күбәя. Чит кеше акчасын үзләштерү белән аларның саны тагын да арта.

– Югалткан әйбереңне табу бүген чынга ашмас хыял кебек. 1000 тәңкә акчаң төшеп калса, аны барып эзләүдән файда юк, китереп бирүче дә булмаячак. Хәтта телефоның төшеп калса да, аның турында хәбәр итүче табылмас. Нигә шулай икән?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдис-шәрифендә: «Сыер, дөя кебек югалган зур хайваннарга кагылмагыз. Алар бүрегә дә каршы тора алалар. Ә менә бүре ашый ала торган сарык кебек хайваннарны алыгыз, иясен эзләгез. Әгәр ул кешенең игътибарын җәлеп итми торган таяк, бау шикелле генә вак әйбер булса, аны үзегезгә алып куллансагыз да була», – дигән. Әйтик, телефон табылды ди. Аның хуҗасын эзләп табу кыен түгел. Хуҗасы үзе үк чит номердан үз телефонына шалтыратыр. Шул очракка кадәр табылдыкны үзеңдә саклап йөртү хәерле. Тик хәзер җиңел акча эзләүчеләр күбрәк. Бу динебез сай булуга килеп терәләдер. Кеше әйберен үзләштерүне караклыкка тиңлибез. Ә караклар саны көннән-көн арта.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында караклар булганмы?

– Булган. Әйтик, Мәгъзүмия исемле хатын-кыз караклык кылган. Аны тотканнар. Шәригать кануны буенча каракның уң кулын кисәләр. Мәгъзүмия бик бай хатын булган. Әмма бай да булган, урламыйча да тора алмаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа хөкем чыгарырга тиеш булган. Мәгъзүмиянең туганнары, арадашчы буларак, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тәрбиясендә үскән Зәеткә чыккан: «Зәет, Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән сөйләш әле, болай булмый бит. Мәгъзүмия бик югары дәрәҗәдәге хатын, аның кулын кисәргә ярамый. Ничек тә моны булдырмыйча калырга иде», – дигәннәр. Зәет: «Йә Рәсүлуллаһ, шундый-шундый хатын урлап тотылган, аңа бер җиңеләйтү булмас микән?» – дигәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) ачуланган: «Син Аллаһы Тәгалә хөкеменә шәфәгать сорыйсыңмы?». Халыкка чыгып: «Әгәр дә кызым Фатыйма урласа, аның да кулын кисәм», – дигән. Шуннан соң Мәгъзүмиянең кулын чапканнар.

 

 

СОРАГЫЗ!

Кем дип укысаң дөрес?

Коръән укыгач, ирләр булсынмы, хатын-кызлар булсынмы берәүләр Адәм галәйһиссәләм улы дип укый, икенчеләр Габдулла улы яки кызы дип. Кайсын әйтсәң дөрес була икән?

Галимә МИФТАХОВА,

Апас районы

Сезнең соравыгызга «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирде:

– Әгәр дә кешенең әтисе билгеле булмаса, әнисе белән нисбәт кылыныр дигән сүз бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Гайсә Мәрьям улы дип әйтә. Моннан аңлашылганча, баланы анасының улы яки кызы дип әйтү дөресрәк булыр. Бу атасы билгеле булмаган очракта. Ата дигәндә, биологик ата турында сүз бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бала – ятакныкы», – дигән. Ә ятак хуҗасы – ата һәм беркемнең дә моны яшерергә хакы юк. Халык телендә Габдулла улы, кызы яки Адәм баласы дип әйтү дә дөреслеккә туры килә, чөнки Коръәндә: «И, Адәм балалары, һәр мәчет янында зиннәтләнегез», – диелгән. Габдулла улы дип әйтү – Аллаһны таныган бәндә өчен генә кулланыла.

БУ КЫЗЫК

Ни кылсаң да – үзеңә

Бер фәкыйрь байның ишегенә теләнеп килде. Бай исә аны таш атып куалап җибәрде. Шунда фәкыйрь бай аткан ташны алып куенына салып ант итте:

– Әй, баеган муллыкта яшәүче кеше, бу ташны үзеңә кайтарып атмаганчы аны кулымнан ташламыйм.

Шуннан соң күп вакыт үтте. Тормыш тәгәрмәч сыман әйләнде, шул байның гаепләре табылды. Ул мәхкәмәдә оттырды. Шунда байның бөтен милеген тартып алдылар, үзен таш атылып үтерелүгә хөкем иттеләр.

Милеге тартып алынган байны таш атуга билгеләнгән вакытта шушы фәкыйрь дә килеп җитте. Ул да таш атмакчы булып күптән куенында сакланган ташны чыгарды. Шунда ул уйланып калды һәм таш белән җәзаланачак адәмгә якынлашып шулай диде:

– Хәтерлисеңме, син мине, фәкыйрьне, таш атып куалаган идең, бу көндә исә таш ату чираты миңа җитте. Әмма мин синең кебек һичнәрсәсе булмаган адәмне таш атып рәнҗетмәм.

Шушы кыйссадан нәтиҗә шулдыр: фәкыйрь гәрчә юксыл булса да начарлык белән кайтармады. Бай исә үз кылганыннан үкенүгә калды. Менә ни өчен борынгылар юкка гына: «Нәрсә генә кылсаң да – үзеңә кыласың», – димәгән.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии