«Хәләл» тамгасыз азык хәраммы?

«Хәләл» тамгасыз азык хәраммы?

Бүгенге көнгә кадәр шушы ипине ала идем, тәме дә бәясе дә очсызрак иде. Бүген килсәм, «Хәләл» тамгалы ипи китергәннәр, тәмен белмим, тик бәясе кыйммәтрәк, инде нишләргә дә белгән юк. Хәләлен алмасам – гөнаһтан куркам, алсам – пенсиям аз, даруларга җитмәс, – диеп икеләнеп торучы әбекәйгә ни дияргә дә белмәдем. Белмәдем, дию, бәлки, дөрес тә түгелдер, чөнки үзем өчен җавабым бар, тик һәр кеше үзенең белеменә, акылына таянып, үз соравына үзе җавап тапса күпкә отышлы булыр иде дип уйлыйм. Чыннан да, кичәге бер-ничә төрдәге ипи бүген яннарында «Хәләл» тамгалы ипи ятканлыктан гына хәрамга әйләндеме? Әйләнсә, ни өчен һәм бу кемгә кирәк яки отышлы? Шул хактагы фикерләремне язарга ниятлим. Аллаһым үзе ялгыш фикерләрдән аралап, дөрес юлны табарга булышса иде!

Аллаһы Тәгалә кешене камил итеп яратты, һәм аның табигатен, аңа нәрсәнең файда, нәрсәнең зыян китерәсен белүче дә тик Ул гына. Шуңа күрә безләргә үзенең изге китабы аша тыюларын, рөхсәтләрен җиткерде. Димәк, Ул тыйган нәрсәләр – ризыкмы, эш-гамәлме һ. б. барысы да кеше өчен зыянлы. Хәрам азык тән сәламәтлегенә зыян салса, хәмер бөтенләй акылны ала. Шулай булгач, бу нәрсәләрдән катгый тыелу тиеш. Дәлил буларак, Майдә сүрәсенең 1-5нче аятьләрен, Терлекләр сүрәсенең 18-20нче аятьләрен карасак, барын да аңларбыз. Шушы аятьләрдән чыгып фикерлик әле: «Хәләл» тамгасы булмаган ипиләр сыннарга атап пешерелгәнме, йә булмаса, уклар белән бүленгәнме яисә китап әһелләренең пешергән азыгы хәраммы? Һич юк! Димәк, Аллаһының биргәненә шөкер итеп, бисмилла итеп, ипинең кайсын ашасак та гөнаһ булмас, Иншә Аллаһ. Акчабыз да янга калыр һәм без мөселманнарның дини хисләреннән акча эшләргә омтылучы шома кешеләргә дә хәрам мал тупларга юл куймабыз. Алайса соңгы елларда «Хәләл» тамгалы ни генә юк: печенье-перәннек, крем-шампуньнар, кондитер әйберләр һ. б санап бетергесез һәм һәрчак кыйбатрак. «Хәләл» бренды, дия-дия чиктән чыктылар бугай, эшмәкәрләр дә, дини хөкемдарлар да. Менә тагын бер мисал: «Пестричинка» кибетендә ике төрле пакетта сатылучы бер үк тавык түшкәсе, бер үк һава сулап, бер фабрикада үстерелгән. Үтә күренмәле пакеттагысының килосы 123 сум торса, «Хәләл» тамгалы пакеттагысының бәясен 135 сум куеп, абруен күтәргәннәр. Ә «Биш йолдыз» кибетендә килосы 114 сум торган түшкәнең бәясе, хәләл пакетка салгач, 143 сумга әйләнгән. (20. 10. 2016 көнге бәяләр). Бу гадел булмаган бәяләр турында матбугатта язалар, радио сөйли… Имеш, мулла бисмилла әйтеп тора, аз партия, кул көче һ.б. Шуңа бәя кыйммәт. Ни генә булмасын, тавыкның өчтән бере кадәр хак кую акылга сыймый. Төрле кибетләргә таралучы йөзләгән килограмм иттән, килосына 12-29 сум өстәмә табыш, аена гына да күпме меңнәр китерә бит. Бисмилла әйтеп торучы бичара мулла миллионер булгандыр?! Ай-хай, шикләнәм…

Яшәеш шул хәтле акча, мал җыюга, кулланучылыкка әйләнде, акыллар томаланды, күңел күзе сукыр. Ничек тә, нинди юллар белән булса да күбрәк һәм җиңелрәк юл белән акча эшләү ысулларын табу, куллану – алгы планда. «Хәләл» стандарт оешмасы килешү төзегәндә халыкның хәлен аңлап, өстәмә бәянең күләмен үзгәрүсез итеп билгеләргә тиештер бит. Килешмәсәләр, «Хәләл» тамгасын бирмәскә. Ярый, бәлки, хәлле кеше алсын да, ди, ә соңгы тиенен унга бүлүче пенсионер ни эшләргә тиеш? Ашарына алса, даруына җитми, дару юк икән, сәләмәтлегенә куркыныч арта. Әмәнәт итеп бирелгән җан-тәнебезне саклау беренчелрәк бит.

Кардәшләр, азык табу, куллануда Аллаһының берничә аңлатмасын исебездә тотсак иде. Ачык хәрамнар билгеле: аракы, дуңгыз ите, бугаз каны, үләксә, ерткыч җанвар ите, потларга атап чалынган мал һ.б.лар, болар Коръәндә бар, эзләгез – табарсыз. Шул галәмәтләр күренми икән, бисмилла әйтеп аша, Аллаһ күңелдәгесен дә белүче, кичерүче, тик исраф кылма. Бодайдан – спиртны, сөттән катыкны эзләп азапланма, артыгын кыланучылардан булма!

Акчагызны, азык-төлек һ. б.га исраф итмәгез, башкалар малын ашамагыз, нәфәка, сәдака ысулын дөрес кулланыгыз. Ягъни, нәфәка – ире тәрбиясендә хатыны, балалары, олыгайган әти-әнисе дигән сүз. Сәдакаңны иң якын мохтаҗ туганыңа бирүдән башла. «Тәкъдирдә язылган булса» («Б. Г» 19. 10. 2016) язмасындагы апаның: тол хатыннар ризыгын, ятимнәргә пешерәсе итне илтеп, гөнаһлы булдым, диюе монда урынлы һәм гыйбрәтле булыр.

Авырайтмагыз, җиңеләйтегез, Аллаһ сезгә авырлык теләми, диелде. Шулай булгач, фикерләп, чагыштырып, җиңел хәерле юлны сайлау зарур. Бу – хәятебезгә дә, ахирәтебезгә дә файдалы юл булсын.

Йомгаклау сүзем болай. Хәрамның золымлысы, золымсызы була. Золымсыз хәрам Аллаһы Тәгалә белән бәндәсе арасындагы эшләр. Ялгышыпмы, башка сәбәпләрдәнме кылынган, тыелган эшләрне, тәүбә итеп, шуңа кире кайтмасагыз, Аллаһ кичерүче. Ә золымлы хәрам – бәндә белән бәндә арасындагы хәрам, инде монысын беркайчан да Аллаһ Тәгалә кичермәс, бер-берегезне гафу иткәнчегә кадәр. Моны онытмасак иде! Барыбызга да дини белем туплауны һәм ялгышларыбызның кичерелүен теләп

Алмаз МИНҺАҖ,

Кайбыч районы

Комментарии