Һәркемнең үз фәрештәсе

Әссәләмүгаләйкүм рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, мөхтәрәм милләттәшләр! Сәламәтлек, рәхмәт һәм бәрәкәт телим дигәнне аңлата бу сүзләр. Фәрештәләребезгә дә, Аллаһы Тәгаләбезгә дә шулай сәлам бирәбез. Фәрештәләребез – тән сакчыларыбыз. Кая гына барсак та, нәрсә генә эшләсәк тә, уң ягыбызга һәм сул ягыбызга сәлам бирергә кирәк. Кайвакыт, куркыныч хәлләргә юлыгып, исән калсак, Аллаһ саклады, дибез, ә фәрештәләребезгә рәхмәт әйтергә онытабыз. Мин үзем, егылып, исән-сау калсам да, барысына да рәхмәт әйтәм. Һәр кешенең үз фәрештәсе бар. Күбебез Аллаһка табына, догасыз эш башламый, Коръән укый, намазын да калдырмый, мәчеткә йөри. Беребезнең дә чирдән бушаганы юк. Ярый әле Аллаһы Тәгалә чиренә карата шифасын да биргән.

Бөтен нәрсә дә аның ризалыгы белән барлыкка килә, диләр. Мин үзем, бөтен нәрсә дә түгелдер, дим. Күп вакытта ул кешенең үзеннән, тормыш шартларыннан да тора. Чирне сихер белән дә кертәләр. Нәрсә белән генә сихер ясамыйлар: ризык белән дә, ут, тизәк, бәвел, көзге, чиркәү шәме, дога, хач, тагын әллә ниләр… Сихер ясау – бетми торган зур гөнаһ. Бер көн белән генә яшәмибез бит. Бүген болай булса, иртәгә – тегеләй. Бүген бөтен нәрсәбез дә булса, иртәгә берсе дә булмаска мөмкин. Гөнаһлар аркасында балалар, туганнар интегергә мөмкин. Бу – чир булып та, кайгы-хәсрәт булып та әллә ничә буынга барырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләдән кичерү сорагыз, золым ияләре! Кешеләр, акылыгызга килегез! Без бит хайваннардан акыл белән аерылып торабыз. Җеннәр турында да ниләр генә язмыйлар. Имеш, тегеләр бәдрәфләрдә, мунчаларда җыелалар. Дөрес түгел бу. Андый нәрсәләр кеше күзенә күренмиләр. Димәк, язганнары ялган.

Мөселман календарьларында эт-мәче, башка төрле сурәтләр булган йортка фәрештәләр керми, дип язалар. Мин моның да дөреслегенә шикләнәм. Һәр кешенең үз фәрештәсе бар. Гөнаһларын кичергәч, Аллаһы Тәгалә хәтта элек әшәкелек кылучыларга да фәрештә җибәрәдер дип уйлыйм мин. Бер намаз укып кына, ураза тотып кына гөнаһлар кичереләдер димим. Әйбәт күңелле, изге ниятле кешеләрнең генә догасы кабул буладыр. Ураза да шулай, эчкерсез ният белән генә тотылса – кабул була. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, диләр. Кешеләр, аптыраганнан, күрәзәчеләргә йөри. Үзегезне үзегез өшкерсәгез, файдасы күбрәк. Үзегезне дә, өйне дә, ризыкларны да өшкерергә кирәк. Шифасын Аллаһы Тәгалә үзе бирер. Мин үзем доганы болай кылам: «Әтисе һәм улының сәламәтлеге өчен, әнисе һәм кызының сәламәтлеге өчен, барлык изгеләрнең исемнәре өчен, үземә, улыма, кызыма, әнигә, туганнарыма сәламәтлек телим». Бүгенге авыр чорда сәламәт булмасаң, яшәп тә булмый. Көн туса, һәр нәрсәгә бәяләр арта. Хәзер 100 сумга бернәрсә дә алып булмый, тисә, ипи белән сөт кенә тия. 1000 сумга әле бераз азык-төлек алырга була. Көн саен кибеттә 1 мең туздырырлык булсын иде дә, юк шул. Мин менә 8 мең сум пенсия алам, шуның 4 меңе түләүләргә китә. Зарланып кына дөнья үзгәрми шул.

Бу дөньяда яшәү, таң ату, кич булу, яңгыр яву, ел фасылларының алмашынып торуын күрү үзе бер могҗиза бит. Һәр көннең кадерен белеп яшик.

Динә ГАЛИЕВА,
Мамадыш районы

Комментарии