- 29.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Рамазан аен һәр мөселман эчке бер куаныч белән көтеп ала. Кешенең иманы, Аллаһка ышануы көчле булган саен уразасы да җиңелрәк һәм ләззәтлерәк була бара.
Рамазан ае җиткәнен хәтта ураза тотмаучылар да күреп-сизеп торалар. Мәчет тирәсен үзенә күрә бер җанлану, күңеллелек биләп ала. Һәр көнне авыз ачарга җиде йөзләп кеше йөри. Җыелган халыкка мөгаллимәләребез файдалы вәгазьләр сөйли, нәсыйхәтләрен җиткерәләр.
Ә яшь кызларыбыз табын әзерли. Авыз ачкач ризыкларын җыештыра, намаз бүлмәләрен тәртипкә китерә.
Ифтар мәҗлесләренә кунакка бик күп шәһәрдәшләребез махсус чакыру белән дә киләләр. Мәктәп укытучылары, тәрбиячеләр, китапханә мөдирләре, хакимият, загс хезмәткәрләре, микрорайон рәисләре, трампарк-автобус хезмәткәрләре кунак булып киттеләр инде. Балалар бакчасы мөдирләре, табиблар, телевидение, радио-матбугат хезмәткәрләре дә авыз ачарга киләчәкләр. Рамазан ае – бөтен халык өчен бәйрәм, рухи чистарыну, бер-беребезгә яратып якынаю ае ул.
Хәзрәтләребез ястү намазы алдыннан ислам дине нигезләрен, дөрес яшәү рәвешен аңлатып дәресләр үткәрә.
Унтугыз сәгать сабыр итеп ураза тоткан, Аллаһның тәмле ризыклары, татлы җимешләре, чишмә сулары, аш-пылаулары белән авыз ачкан мөселманнар рәт-рәт булып тәравих намазына басалар. Моңлы Коръән аһәңеннән күзләр яшьләнә, җаннар сафлана, йөрәкләр тынычлана, уй-фикерләр, өметләр бары бер Аллаһка юнәлә. Аллаһ каршында торуның татлы мизгелләре… «Йә, Раббым, тоткан уразаларымны кабул ит. Тәүбәләремне кабул итеп, гөнаһларымнан пакьла, ай буе ураза тотар өчен җиңеллек, көч-куәт, сабырлык бир. Бөтен мөселман кардәшләребезнең гөнаһ-хаталарын кичер».
Ике сәгатькә якын барган намаздан соң халык ташкыны урамга чыга. Мәчет ишегалдындагы хозурлыкны сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Ямь-яшел утлар балкып тирә-юньне сихри нурга төрә, яшел чирәм өстендә алмалары сыгылып торган алмагачлар, зәңгәр чыршылар, туя агачларын күргәч җәннәт почмагыдай тоела.
Урамда «Рамазан таксилары» көтеп тора. Алар һәрберебезне өебезнең баскыч төбенә кадәр алып кайтып куялар.
Аллаһ Тәгалә безне шулкадәр хөрмәтли, ярата. Әз генә изге гамәлебез өчен дә тутырып-тутырып Үзенең нигъмәтләрен бирә. Бары Аллаһ Тәгаләне тыңларга гына кирәк. Елга бер генә тапкыр килә торган Рамазан уразасы безне чистарта, нәфескә каршы торырга, сабыр булырга өйрәтә.
Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм әйтте: «Калебләрегезне (йөрәкләрегезне) ачлык белән нурландырыгыз, нәфесләрегезгә сусау белән каршы торыгыз. Җәннәт ишеген ач тору белән шакыгыз. Ач тору һәм сусау Аллаһ Тәгаләгә иң сөекле гамәлләрдән булып санала.»
Хөрмәтле кардәшләребез! Дөньяда да, ахирәттә дә уңышка ирешергә телибез икән, нәфесләребезне тәрбиялик. Аллаһ Тәгалә кушкан уразаларыбызны тотыйк, намазларыбызны укыйк. Үзебезнең нәфесләребезгә кол булудан туктап, бердәнбер кодрәтле Аллаһның гына колы булыйк.
Роза ЛАТЫЙПОВА.
Түбән Кама Җәмигъ мәчете хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе.
ТАМГАЛАР
Комментарии