- 29.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №33 (23 август)
- Рубрика: Иманга юл
Аллаһ Тәгалә Коръәндә беркем дә белә алмый торган биш яшерен әйбер турында әйткән. Шулар турында «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
– Коръәндә «Локман» сүрәсенең 34нче аятендә болай диелгән: «Дөреслектә, Кыямәт көне турындагы гыйлем Аллаһта, Ул яңгырны иңдерә, аналыкларда нәрсә булганлыкны белә. Бер җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген һәм нинди җирдә үләчәген белми. Дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәне белүче, яшерен нәрсәләрне белүче Зат». Кыямәт көненең төгәл елы, көне һәм сәгате; кешенең кайчан һәм кайда үлүе; яңгырның кайчан һәм күпме күләмдә явуы; кеше белән иртәгә нәрсә булачагы; баланың нинди кеше булып тууы турында без һич кенә дә алдан белә алмыйбыз.
Аллаһ Тәгалә Кыямәт көне турында «Мөлек» сүрәсендә: «Алар (кәферләр) әйтә: «Әгәр дә сез дөресен сөйләүчеләрдән булсагыз, бу вәгъдә ителгән Кыямәт көне кайчан була соң?» Син әйт: «Аның турында гыйлем бары тик Аллаһта гына, мин бары тик ачык кисәтүче кеше». Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребездән (с.г.в.) Кыямәт көненең кайчан киләчәге турында сорагач, ул: «Сораучыга караганда аның хакында соралган кеше әзрәк белә», – дип җавап биргән.
Яңгырны да бары тик Аллаһ Тәгалә Үзенең яудыра һәм Ул гына аның кайчан вә күпме күләмдә явачагын белә. Синоптикларның ялгышуына күптән инандык инде.
– Баланың кем булуын белмибез, дидегез. Хәзер баланың җенесен ана карынында вакытта ук УЗИ аркылы беләләр бит.
– Әйе, баланың җенесен ачыклау мөмкин хәл, тик алай да ялгышлыклар киткән очраклар күп. Әмма җенестән тыш, баланың авыру яки сау-сәламәт булып туачагы, тугач ничә көн яшәячәге, бәхетле яки бәхетсез булачагы – барысын да Аллаһ кына белүче.
– Димәк, табибларның куркыныч диагноз куеп: «Сезнең ике ай гомерегез калды», – диюләренә дә ышанырга кирәкми?
– «Локман» сүрәсендә: «Бер генә җан иясе дә иртәгә нәрсә эшләячәген белми», – диелә. Шушы аятьтән чыгып, бер адәм баласы да һәм шулай ук җеннәр дә, табиб, синоптик, астрологлар да киләчәктә нинди гамәл кылыначагын әйтә алмый. Мөселман кешесенә Аллаһтан яхшысын сорарга һәм бары тик яхшыга өметләнергә кирәк.
– Шулай да сихерче яки күрәзәчегә барып, алардан шифа алдым, диючеләр очрый бит.
– Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Кем дә кем күрәзәчегә барып, аннан берәр нәрсә турында сораса, аның кырык көн буе намазы кабул булмый», – дигән. Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Кем дә кем яшерен нәрсәләр турында сөйләүче «гарраф» яки киләчәк турында хәбәр итүче «кәһин» янына барып, аның әйткән сүзләренә ышанса, ул Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнне инкярь иткән була», – дигән. Дөрес, кайчак күрәзәче ниндидер фактлар турында дөрес әйтергә мөмкин. Ул бу мәгълүматны шайтаннар аркылы ала. Һәр кеше белән бер шайтан ияреп йөри. Ул шайтан кеше турында бөтен нәрсәне белә. Күрәзәче шушы шайтан аркылы кешенең үткән тормышы турында сөйли башлый.
Кайчан һәм кайда үләчәгебез дә билгесез. Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте белән кешедән үлем килү вакытын яшерде. Адәм баласы дөньяга сынау өчен туа, бу – Аллаһның билгеләгән кануны. Әгәр дә Ул һәр кешегә дә кайчан үләчәге турында хәбәр итсә, сынау кануны юкка чыгып, кешенең дөньяда яшәвенең мәгънәсе калмый. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгаләгә үзе теләп буйсынмый, ә мәҗбүри рәвештә Аңа гыйбадәт кылып яши башлый. Ә Аллаһка кешенең мондый рәвештә гамәл-гыйбадәт кылуы кирәк түгел. Ул бары тик кешенең ихластан кылынган гамәлләрен генә кабул итә.
– Кеше үзенең үлеменә кайчан әзерләнә башларга тиеш?
– Көн саен, һәр минут һәм секунд саен үлемнең кайчан да булса җитәчәген аңлап яшәргә тиешле без. Үлемгә әзерләнү ул ахирәттә җәннәткә керергә һәм җәһәннәмнән котылырга ярдәм итүче гамәлләрне кылуны аңлата. Аллаһ кушкан фарыз гамәлләрне үтәү һәм хәрам гамәлләрдән тыелу үлемгә әзерләнү ул.
– Кешедә тоемлау, сиземләү дигән әйбер дә бар. Кайчак мәрхүм туганнарың төшеңә кереп, сине кисәтергә мөмкин. Моны ничек аңлатырга?
– Мондый күренешләр бихисап. Иң мөһиме – төшеңә мәрхүм туганың кергән икән, аны яхшыга юра һәм аның рухына дога кыл яки сәдака бир. Без үлгән кешеләрне онытмасын өчен, шундый искәртү ул. Кеше бу дөньядан киткәч, үзенә берничек тә ярдәм итә алмый. Без, бу дөньяда калган кешеләр, мәрхүм әти-әниләребезгә, туганнарыбызга булыша алабыз. Моның өчен бу дөньяда изге эшләр эшләргә кирәк. Без аларны төштә күрсәк, димәк, алар бездән ярдәм көтә. Исән кешеләр мәрхүмнәргә ярдәм итә ала, ә мәрхүмнәр исәннәргә ярдәм итә алмый.
ЫШАНУ – ГӨНАҺ
Астрология, йолдызнамә белән шөгыльләнү генә түгел, ә экстрасенслар янына бару, күрәзәчеләргә ышану, йолдызнамә уку, астрология буенча китаплар сатып алу да тыела! Газеталардан үз йолдызнамәсен эзләүчегә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен җиткерәбез: «Кем багучы янына килеп, нәрсә булса да сораса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый».
Йолдызнамәләргә ышанган кешене кяфергә дә тиңләү бар, чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) бу уңайдан болай дигән: «Кем сихерче һәм багучыга барып, аларга ышана, шул имансызлык белдерде дигән сүз».
Астрологиягә ышану, йолдызнамәләр төзү дингә каршы килә. Багучы һәм астрологлар киләчәкне беләбез, дип әйтергә ярата. Чынлыкта алар – проблемалардан котылу өчен ялган мөмкинлек кенә.
Шулай итеп, астрология һәм йолдызнамә ялганга нигезләнгән, аның бернинди дә фәнни нигезе юк. Астрологларның, сихерчеләрнең кешеләрне ышандырыр һәм гамәлләренең «фәнни» булуларын раслар өчен компьютерны кулланулары фокус күрсәтүченең эшенә генә охшап кала.
Кодс шәһәре Университетының фикһ нигезләре буенча профессор, доктор, мөфти Хасамаддин ибн Муса Афан әйтүенчә, тарихта астрологларның сүзләре ялганга чыккан вакыйгалар күп булды. Мәсәлән, Габбасидларның хәлифе әл-Мотасим Аммурияне басып алырга теләгән. Астрологлар аңа бу вакытта сугыш башламаска киңәш итәләр. Аның өчен уңышсыз вакыт, диләр. Ләкин ул астрологларны тыңламаган һәм җиңүгә ирешкән.
(«Татар-Ислам» сайтыннан)
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии