Туры сорауга туры җавап булсын иде

«Безнең гәҗит»нең 20нче июль санында (№28, 2022 ел) «Никах уку бәясен алдау билгеләү дөресме?» дип язылган иде. Гәҗитебезнең 27нче июль санында (№29, 2022 ел) Татарстан Диния нәзарәте биргән җавапта турыдан-туры булмаса да, моны дөрес дип аңлап була. «8 мең бирсәң, барам», – дип ничек әйтеп була? Әгәр бирмәсә?

Гаилә тормышын шундый күңелсезлекләр белән башлагач, алга таба нәрсәгә китерер соң ул? Берәү 8 мең сум сорый, икенчесенең нәфесе зуррак булып, 80 мең сораса? Моннан бит фетнә чыкмый калачак түгел.

Христианнарда ставка бар дип ишеткән идем. Венчание фәлән сум, чукындыру фәлән сум... Моның уңай ягы да бар, билгеле. Күпме кирәген алдан ук белеп торасың. Тик безгә, мөселманнарга, монысы ук кирәк түгел инде. Бар гөнаһ, бар савап, бар, Аллаһы Тәгалә риза булырмы моннан, дигән сорау. Никах уку, балага исем кушу, мәеткә җеназа укуны үзенең якын кешесе башкарырга тиеш, дип язылган. Ул вакытта муллага коммуналь түләүләр, мәчет ремонтлау бурычы гына кала. Ә болар өчен мулла булу мөһимме соң? Муллага әйтмичә генә балага исем кушсак, никах укысак, вафат булган кешене озатсак, зур бәйрәмнәр үткәрсәк, дөрес булырмы соң? Ә аларны үткәрергә кирәк (пәйгамбәребез г.в.с. шулай кушкан). Аннан соң мәчеткә килеп: «Хәзрәт, теркәп куй, без инде балага исем кушу мәҗлесе үткәрдек», – дип әйтәбезме?

Җавапта: «Бүгенге көндә халыкның дини белеме түбән булу сәбәпле...» – диелгән бит. Ә кайчан югары булды соң ул? Элек тә булмадымы доганы «әл-пи-ти-си», дип укулар? Әле хәтерлим, мин бәләкәй чакта әби-бабайлар: «Сәнәккә охшаган фәлән хәреф, уракка охшаган фәлән хәреф», – дип укыйлар иде. Габдулла Тукай да әйткән бит: «Күп укыдык мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә...»

Бездә мәҗлесләрдә хәерне йорт хуҗасы өләшә. Ә кунаклар, безнең дә хәер бар, диләр. Шул вакытта мин сорыйм: «Бармы хәер бирердәй мохтаҗ кешегез?» – дим. Андыйлар була да, бирәбез дә. Ә күпчелек очракта инде: «Юк, мәчеткә җыйыйк», – диләр. Күп вакыт башка кешеләргә күпме бирәләр, имамга да шуның кадәр үк бирәләр. Кеше биргәндә үземнең дә бервакытта да бирми калганым булмады. Булды-булмады, дип язуымның сәбәбе шул – әле имамлыктан чыкканыма дүрт кенә көн. 93нче яшем белән барам.

Финанс проблемаларына килгәндә, тулысы белән килешәм. Бар ул шушы авылда туып, район, шәһәрләрдә яшәп, шушы авылның мәчетенә ярдәм итүче байлар. Без дә мәчетебезгә зур ремонт ясадык. Акчаны авыл буйлап кеше саен кереп җыеп йөрдек. Мәҗлесләрдә җыелганны да куштык, депутатыбыз да бераз ярдәм итте. Шулай итеп җитәрлек акча җыелды. Зарланудан файда юк. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Алга таба да шулай булып калыр инде ул. Хөкүмәт югарылыгында агрофермаларга йөкләмә биреп булмыймы икән ул – уңышны җыеп алгач, гошер формасында булса да мәчетләргә өлеш чыгарырга? Мин моны авыл исеменнән яздым. Шәһәрдә, бәлки, аерма бардыр.

Тик мин Коръән укыган өчен бәяләрне алдан билгеләп кую белән һич тә килешә алмыйм. Гомумән, хәерне сорап алу белән килешмим. Бу яхшылыкка китермәс.

Салих хәзрәт ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии