Чемоданнар тулып бетәрме?

Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин соңгы елларында шушы сүзләрне еш кабатлый башлаган иде бит. Чыннан да, без мәңгелек юлга чыга торган чемоданнарыбызны, багажыбызны барларга вакыт табабызмы соң? «Безнең гәҗит»нең узган елгы 49нчы, 50нче саннарын укып чыккач (15 декабрь, 22 декабрь, 2021 ел), шундагы бер-ике мәкаләгә кайтаваз рәвешендә җавап язарга булдым. Анда безнең татарлар, мөселманнар турында сүз бара. Бу турыда минем үз фикерем бар. Барлык ялтыраган әйбер алтын булмаган кебек, барлык татарларның да мөселман түгеллеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Кем ул мөселман, дигәнгә мин җавап та язып тормыйм. Бу турыда йөзләгән китап бастырылган. Шулай ук, кем соң ул татар кешесе, дигән сорауга да бертөрле генә җавап биреп булмый. Кем генә юк үзен татар дип, күкрәк киереп йөрүчеләр арасында. «Безнең гәҗит»нең 49нчы санында «Күңелне рәнҗеткән ифтар» (15 декабрь, 2021 ел), 50нче санда «Ул шәһәр, заводларны бер татарлар гына төзедемени?» (22 декабрь, 2021 ел, авторы Рәйсә Локманова) дигән мәкаләләрне укыгач, моңа мин тагын бер инандым. Әйе, кем генә юк татарлар, мөселманнар арасында.

Үз гомеремдә миңа бик күп Коръән, ифтар ашларында катнашырга туры килде. Ир-атлар белән генә үткән мәҗлесләр гадәттә бик тыныч уза. Сәгать ярым, иң күбе ике сәгать Коръән укыла, вәгазьләр сөйләнә, тыныч кына ашап-эчеп, тиз генә таралышып та бетәләр. Хуҗаларга артык мәшәкать тудырмыйча гына. Ә менә хатын-кызлар җыелган урында (кайвакыт ирләр белән бер өстәл артына утырган вакытлар да була) Коръән мәҗлесе базарга әйләнә дә куя. Әйтеп, кисәтеп торасың, Коръән укыганда бераз шауламый торыгыз инде, дип. Мәдрәсәләрдә дин белеме алмаган, үзлегеннән укып өйрәнгән әби-апаларның дилбегәне яшьләргә бирәсе килми. Хәзерге яшьләрнең күбесе мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә укып белем алалар, гарәп алфавитын танып, дөрес итеп укыйлар. Коръән укып, ашап-эчкәч, тотыналар инде өстәлләрдә калган ризыкны пакетларына тутырырга. Хуҗаларның рөхсәте булса бер хәл әле, күп очракта сорап та тормыйлар бит. Ифтар ашларында да шундый ямьсез күренешләрне бик еш күрергә туры килә шул.

Ә хәзер Рәйсә Локманова мәкаләсенә күчик.

«Әйтер сүзем һаман шул Хәтер көнен үткәрергә теләүчеләргә», – дип сүзен башлый ул. «Узган эшкә салават, диләр татарларда. 500 ел элек үткәнне ни өчен актарырга? Бездә башка эш беткәнме әллә?» Әзһәр Гатауллин белән килешүен белдерә. «Безнең дәүләтебез Русия, безгә аерым дәүләт кирәк түгел», – ди. «Татарстанның үсешенә, нефть, газ, заводлар, шәһәрләр төзелешендә бары татарлар гына катнашканмы?» – дип сорау куя.

Пәри башка, җен башка, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Менә сез шул пәри белән җенне бер итеп күрсәтмәкче буласыз. Сезнең кайда, кайчан ишеткәнегез яки укыганыгыз бар татарларның Русиядән аерылабыз, дигәннәрен? Яки барлык завод-фабрикаларны татарлар гына төзеде, дигәнне? Минем укыганым да, ишеткәнем дә юк. Ә менә патша заманында да, СССР вакытында да барлык зур төзелешләрдә татарларның актив катнашулары тарихи факт. Хәтер көнен искә алмаска дигән сүзләр – безнең өчен оят. Оят кына да түгел, татар халкы өчен бу фаҗига. Чөнки мондый ахмак сүзләр бик еш ишетелә башлады. Шушы урында безгә килеп ирешкән риваятьләргә тукталыйк әле.

Хәзрәти Рәсүл кабере өстенә шәех Әхмәт бара. Шунда Рәсүлебез кабереннән бер ишарә килә. «Өммәтләремнең Аллаһы Тәгалә хозурына барырга бер нәрсәләре дә юк. Намаз укымыйлар, ураза тотмыйлар, истигъфар кылмыйлар. Гайбәт сазлыгына баттылар, балалары ата-аналарга игътибар итмәс булды, уен-көлке мәҗлесләрен артыграк күрәләр. Ике васыять җибәрдем, игътибарга алучы булмады. Бусы өченчесе – соңгысы».

Җәбраил фәрештә әйткән: «Рәсүлүллаһи галәйһи вәссәләм, синсез җир йөзенә ун мәртәбә иңәрмен», – дигән. Иң беренче бәрәкәтне алырмын, аннан шәфкатьне, оятларын, аталарның гайрәтләрен, галимнәрнең гыйлемнәрен, патшаларның гаделлеген, ләззәтне, тәүбәне, истигъфарны һәм унынчы – Коръән Кәримнең карасын (язуын) алырмын. Бары ике генә калды: истигъфар һәм Коръән Кәрим».

Менә шушы риваятьләр белән танышкач, һәм дә дөньяда, Русиядә ниләр булып ятканын күреп, белеп торгач, күңелләр сүрелеп китә шул.

Барысы да туры килеп бара. Нинди генә оптимист булсаң да, дөреслекне танырга туры килә. Булган әйбернең, байлыкның, акчаның бәрәкәте бетте. Оят, намус, зәвык, шәфкатьлелек төшенчәләре онытыла бара. Ир-атларның җәмгыятьтә тоткан урыннары икенче планга күчә бара. Адым саен галим (безнең Русиядә бигрәк тә), берәр калкуырак урынга типсәң, аннан галим килеп чыга. Ләкин аларда гыйлем дә, белем дә юк. Бездәге түрәләрнең һәр икенчесе фәннәр кандидаты яки докторы. Бернинди мәгънә юк. Икътисад, күтәрелү түгел, инде артка тәгәри башлады. Бу бит барлык илләрдә дә шулай. Барысы да сугышка әзерләнә. Монда кемнедер оялтып, гаделлеккә чакырып маташу бернинди нәтиҗә бирмәячәк. Барысына да үзебез гаепле, барысын да үзебез югалтып барабыз. Акча кортына әйләндек. Ата улны, ана кызны белми торган замананың җитүе шушыдыр, мөгаен. Ләкин гафу үтенеп, тәүбәгә килергә күпмедер вакытыбыз бар бит әле. Истигъфар бар, Коръән Кәримнең язуы бар. Димәк, бөтенләй бетеп җитмәгәнбез.

Бик зур сынау алдында торабыз. Үзебездән башлыйк! Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлектән файдаланып калыйк. Шәт, бу сынауларны үтеп чыгарга насыйп булыр. Бер Раббым, үзеңә тапшырдык.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии